Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәяхәтнамә: Истанбулда акчаны янга калдыру ысуллары һәм андагы иң матур урыннар

Истанбул – Европа белән Азия арасында урнашкан гаҗәп бай тарихлы, борынгы зур шәһәр. Турист булып килсәгез, шәһәрнең тарихы белән танышып, истәлекле урыннарга барып, кибет-базарлар буйлап йөри аласыз. Истанбулга безнең эрага кадәр 667 елда нигез салынган, шуңа күрә шәһәрнең һәр почмагы, һәр бинасы тарихка алып кайта.

news_top_970_100
Сәяхәтнамә: Истанбулда акчаны янга калдыру ысуллары һәм андагы иң матур урыннар
Фото: © Зилә Мөбәрәкшина / «Татар-информ»

«Бәяләр котырып үскән»: Төркиядә бөтен нәрсә 3 тапкыр кыйммәтләнгән, яки Ничек отышлы барып кайтырга?

Группадашым Йолдыз белән Казаннан Истанбулның яңа аэропортына юл тоттык. Аэропортта югалып, адашып калу бик җиңел, чөнки ул Мәскәү аэропортларыннан да шактый зур. Чак кына без дә адашып кала яздык. Россиядән килгән кешеләр таралышып бетмәгән иде, халык кая бара – без дә алар артыннан атладык. Истанбулга барырга җыенучылар өчен бу язмада лайфхаклар, киңәшләр язып үтәсем килә. Болай да бәяләре 2-3 тапкырга арткан Истанбулда акчагызны чамалап тотарга туры килер. Чөнки бәяләр күз йомарлык кына артмаган, котырып арткан, дип әйтер идем…

Сәфәргә чыгар алдыннан «бик үк уңышлы вакытка туры килмәдек бит әле» дип, авыр сулап куйдык. Шулай да, «барабыз» дип максат куйганбыз икән, артка юл юк иде инде. Бәяләр «тешләсә» дә, без әсәрләрдән генә укып, сериаллардан гына карап белгән Истанбулны үз күзләребез белән карыйсы, тарихи урамнарда йөрисе, төрле төстәге йортларны күрәсе килде.

Яңа аэропорттан шәһәргә барып җитәр өчен 2 ысул бар: автобус һәм такси. Таксида гына да йөрүчеләр бар, алай нык җайлы: аэропорттан урам якка чыгуга утырасың да, отель төбенә кадәр илтеп куялар. Таксиның бәясе 1000 лирадан (безнең акчага 3330 сумнан) башлана. Бер момент – таксист сезне урау юллардан әйләндереп йөртеп, тагын да күбрәк акча сорарга мөмкин. Бик күп таксистлар туристларны алдый. Монда һәркем бер оялусыз үзенчә акча эшләп калырга омтыла.

Без исә дус кызым белән, берсүзсез, автобусны сайладык. Аэропорттан чыгу ягына таба барганда, HavaIst дигән язуны күреп алдык. Шуннан аэропортның иң аскы катына – парковкага кадәр эскалаторда төштек. Ишектән чыгуга автобуслар тора. Төрлесе төрле вакытта кузгала, төрле районга бара. Үз отелеңә кайсы район якын – шунысын табасың һәм билетыңны түлисең. HavaIst автобусында шәһәргә кадәр барып җитү 136 лира (460 сум) тора.

Акчаны ничек алмаштырырга?

Акча мәсьәләсенә килгәндә, Россия банклары карталары Төркиядә эшләми. Казанда булганда акчаны төрек лирасына алмаштыру теләге бар иде – лираны Казанда бер банк та сатмый булып чыкты. Долларны сатып алу да проблема – 2004 елда чыккан иске варианттагысы гына бар, диделәр. Аны Төркиядә кабул итәләрме, дигән сорауга банк хезмәткәрләре җавап бирә алмады. Тәвәккәлләмәскә булдык.

Кесәдә узган еллардан калган долларны аэропортта лирага алмаштырдык та, шул юл акчасына җитте. Кирәкле районга кадәр 1,5 сәгать чамасы бардык. Навигатор белән бер сәгатьләп эзли-эзли торгач, ниһаять, отелебезне таптык. Сүз уңаеннан, Төркия сим-картасын сатып алганчы, Россия сим-картасы белән йөрү отышлырак булып чыкты. Гугл һәм Яндекс навигаторлары гына эшләп бетермәде, адаштырып йөртте...

Отельгә урнашу белән, акча алмаштыру урыны – «Золотая Корона» ноктасын эзләп киттек. Бу кушымтадан бик күп турист файдалана, ышанычлы дип әйтәсе килә. Кушымта сезгә Россия акчасын төрек лирасына алмаштырып бирергә ярдәм итәр. Аның өчен интернетта «Озон карта» ачып, шул картагызга кирәкле сумманы күчерәсез. Алга таба «Озон карта»дан «Золотая Корона» кушымтасына шул ук сумманы лирада күчерәсез (1 лира якынча 3,5 сум тора). Бу эшне Россиядә үк эшләп куйган идек. Ә инде «Золотая Корона» нокталары Төркиядә бик күп җирдә бар. Анкета тутырдык та, безгә лираларыбызны бирделәр.

Әйе, уңайсызлыклар бар. Ләкин чыгу юлы да бар бит! Туристларга исә яраклашасы гына кала.

Истанбулда беренче тапкыр булып кайтканнан соң туган уйлар

Истамбул – бер яктан искитмәле, икенче яктан шау-шулы, пычрак шәһәр. Пычрак дигәндә, кешеләр күп йөргән җирләр, урта класс отельләрне телгә алыр идем. Шулай да, ул бик төрле: (монда беркемгә дә күңелсез булмаячак!) һәр район икенчесеннән аерылып тора, һәр районның үз мохите. Истанбулның үзәк җирендә – адым саен тарихи урыннар. Аларны күрер өчен шуннан ерак булмаган отельдә яшәвең әйбәт тә бит, отельләрнең бәяләре дә «тешли». «Островок» һәм «Яндекс.трэвел» сайтларыннан эзләдек. Бәяләр 1 атнага 1 кешегә 30 меңнән башлап... Эзләнә торгач, Фатих районыннан 8 төн өчен 1 кешегә 15 мең торган отель таптык һәм бронь ясадык. Бу суммага иртәнге аш та кергән иде.

Истанбулда рус туристлары күп булса да, русча сөйләшәләр, дип әйтеп булмый. Без гел төрекчә генә аралаштык. Инглиз телендә сөйләшсәгез дә, проблема булмас, аңларлар, дип әйтә алам. Асылда, Төркиядә шушы 2 тел кулланыла.

Элемтә һәм интернетның сыйфаты, тизлеге бик түбән. Хәтта отельдәге интернет та тотрыклы рәвештә эшләмәде. Төшке һәм кичке аш ашарга барган кафеларның вай-фае коткарды.

Төркиядә халыкның светофорның кызыл төсе янганда юл аша чыгуы – гадәти хәл. Юл аша чыгар өчен махсус төймәгә баскач та, җәяүлеләргә яшел төснең янганын бик озак көтәргә туры килә. Шуңа күрә күпчелек төрекләр ул төймәгә басып та тормый, машина юк икән, тота да чыга. Ә машина йөртүчеләрнең зебрада җәяүлегә юл бирмәве, шулай ук, гаҗәп күренеш түгел. Алар өчен зебра – берни түгел. Өлгерсәң чыгасың, өлгермәсәң – гафу ит. Торасың шунда.

Истанбулда опера, балет театры, академик театрга барып карыйсы килде. Әмма монда театр бик үсеш алмаган икән. Истанбулда төрек театрына XX гасырда гына нигез салына. Кадыкёй районында Süreyya Operası опера театры бинасын күрдек. Бинаның тышкы кыяфәтен карап, «опера театры» дип әйтергә тел бармады.

Истанбул – мультикультур шәһәр булуга карамастан, анда үзеңне чит, ят итеп хис итмисең. Татарлар һәм төрекләр менталитет ягыннан аерылып торсалар да, мәдәният өлкәсендә охшаш яклар бар. Төрекләрнең кунакчыл һәм ярдәм итәргә әзер булуларын да аерым билгеләп үтәр идем.

Сәфәребезнең көнен-сәгатен, барасы җирләребезне алдан планлаштырып куйдык. 8 көн эчендә шулкадәр күп урында булдык ки, социаль челтәрләрдән карап баручылар, 1 ай булдыгыз бугай бит, дип тә уйлады. 1 атна ялны Истанбулда ничек файдалы итеп үткәрергә? Истанбулның фотога төшә торган иң матур урыннары кайда? Бу сорауларга җавап түбәндә булыр.

Беренче көн: Солтанәхмәт мәйданы

Сәяхәтебезнең беренче көнен Солтанәхмәт мәйданыннан башларга булдык. Юкка гына түгел: бу урын шәһәрнең үзәгендә урнашкан, безнең отельдән трамвайда 8-9 тукталыш барасы. Сүз уңаеннан, без җәяү бик күп йөрдек. Көненә хәтта 20 чакрым йөргән чаклар да булды. Шәһәр эчендә йөрү өчен трамвайда хәрәкәт итү бик уңайлы. Теләсә кайсы җәмәгать транспортында йөрү өчен Istanbul kart картасын сатып алу кирәк була (бәясе – 50 лира, 167 сум). Нәкъ Казандагы транспорт картасы кебек. Бер тапкыр җәмәгать транспортында утырып бару 15 лира (50 сум) тора. Istanbul kartка тукталышларда терминал аша акча салып була.

Солтанәхмәт мәйданында безнең эрага кадәр һәм безнең эрада төзелгән корылмаларны, тарихи урыннарны күрергә мөмкин. Шундук әйтеп куйыйм, Истанбулда гүзәл архитектурага шаккатачаксыз. Мине бик нык гаҗәпкә салган күренеш әнә шул булды. Һәр бинаның төзелеше үзенчә, берсе икенчесен кабатламый.

Солтанәхмәт мәйданы Истанбулның үзәгендә – Фатих шәһәренең үзәк районында урнашкан. Бу урынны Зәңгәр Мәчетне төзеткән Солтан Әхмәт хөрмәтенә атап йөртәләр. Мәйдан 2 өлешне үз эченә ала: Айя-София музей-мәчете – Зәңгәр мәчет аралыгы һәм ипподром мәйданы, соңгысында исә Византия идарәсе чорында ат чабышлары һәм арбаларда йөгерүләр үткәрелгән.

Айя-София музей-мәчете

Айя-София – бөтен дөньяга билгеле Византия архитектурасы һәйкәле. Бинаның нык иске булуы күзгә чалынды һәм, аңа ремонт кирәк икән, дигән фикер калды. Музей-мәчет эчендә утлар балкый, ә гөмбәзе шулкадәр биек – башыңны күтәреп карасаң, башың әйләнеп китәр төсле. 537 елда Император Юстиниан вакытында төзелгән. Көн саен соборны 10 меңләп кеше төзегән. Аның бизәлешендә мәрмәр, фил сөяге һәм алтын кулланылган.

Биредә 900 елдан артык православ гыйбадәтханәсе булган. 1453 елның 29 маенда соборны Солтан Мәхмәт II җитәкчелегендәге Константинопольне басып алган төрекләр талый. Җиңелгән Византиянең төп гыйбадәтханәсен мәчет итеп үзгәртәләр, манаралар өстәп төзиләр һәм православие мозаикаларын штукатурлыйлар. Гөмбәзне Коръән сүрәләре белән бизиләр, диварларның берсендә михраб урнаштыралар. Православие чиркәүләре өчен ясалган шәмнәрне люстралар белән алыштыралар. Изге София соборын Айя-София дип атый башлыйлар.

Хәзер ул музей статусын да йөртә: 1985 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелә. Музей-мәчеткә ябык киемнән һәм яулыктан гына кертәләр. Дресс-кодны тикшереп торалар, яулыгың булмаса, кире боралар. Кемнең киеме һәм яулыгы юк – шунда ук сатып алырга мөмкин. Бина гаҗәп биек һәм борынгы. Эчен карар өчен аяк киемнәрен салырга кирәк булачак. Дөрес, бинага кеше шулкадәр күп кереп чыга, шунлыктан ковердан аяк киеме исе килә. Бинага керү – бушлай.

Зәңгәр мәчет (Солтанәхмәт мәчете)

Солтанәхмәт мәчете XVII гасырда (1609-1617 еллар) төзелгән. Мәчеткә якын килгәч, күземне алмый озаклап кына сокланып карап тордым. Искиткеч матур бина. Сез бу мәчеткә беренче күрүдән үк гашыйк булачаксыз. Ул Византия һәм ислам мәдәниятен берләштергән архитектура бинасы булып санала. Мәчет төзү инициаторы булып 19 яшьлек Солтан Әхмәт I тора. Мәчетнең эчке диварларын зәңгәр плиткалар бизи, шуңа күрә туристлар аны «зәңгәр мәчет» дип атый башлый. Мәчетнең ишек алды территориясе бик зур. Ә инде эчке ягын да карарга теләүчеләр намаз вакытыннан соң гына кереп карый ала. Дресс-код шундый ук: ябык кием кию һәм яулык бәйләү.

Тулаем алганда, мәчет интерьерында ак, яшел, соры, көрән, ак, зәңгәр, шәмәхә һәм башка төсләр дә кулланылган. Солтанәхмәт мәчетенең эчке диварларында гарәп каллиграфиясе үрнәген күрергә мөмкин. Коръәннән аятьләр, шулай ук, Аллаһның 99 исеме язылган.

Алман фонтаны

Мозаика белән бизәлгән сигезпочмаклы алман фонтаны ике халык арасында ныклы дуслык символы булып тора. Фонтан – 1898 елда Вильгельм ІІнең Истанбулга икенче сәфәре истәлегенә Германия империясеннән Госман империясенә бүләге. Аны төзү өчен барлык материаллар Германиядә эшләнгән һәм Истанбулга җибәрелгән. Төркиядә «фонтаннар» дип су колонкасын атаганнар. Немец фонтаныннан су 7 краннан аккан булган. Хәзерге вакытта фонтан эшләми, әмма матур архитектура объекты булып, туристларны үзенә җәлеп итеп тора.

Обелисклар

Алман фонтаныннан Мисыр обелискына якынлашабыз (Феодосий обелискы, Тутмос III обелискы дип тә йөртәләр). Мәйданда булган иң борынгы артефакт бу. Обелиск 390 елда Император Феодосий I идарә иткән вакытта урнаштырылган, шуңа күрә обелискны аның исеме белән дә атыйлар.

Солтанәхмәт мәйданындагы икенче биек обелиск – Константин обелискы. Ул Константин Багрянородный императоры хөрмәтенә аталган, безнең эраның X гасырында җир тетрәгәннән соң җимерелгән обелискны реставрацияләргә боерган булган.

Обелискларда борынгы мисыр язулары бар. Аларны без аңлый алмыйбыз инде, шуңа күрә бу обелискларны карап: «О, кара нинди борынгы!» – дип кенә әйтә алдык. Шуннан ерак түгел Елан колоннасы да бар. Ул борынгы Грециядә эшләнелгән булган. Кыскасы, Солтанәхмәт мәйданы – берничә культураны, чорны колачлаган зур территория. Ул һәйкәлләрдән әле дә борынгылык «исе» килә.

Солтанәхмәт мәйданыннан Төркия һәм Ислам сәнгате музее (Ибраһим-Паша сарае), Истанбул Археология музее, борынгы Константинополь заманында җир астында су цистерналары сакланган Базилик цистернасы музейлары шунда ук урнашкан. Бу музейларга керү түләүле. Чиратта кеше күп булу сәбәпле, кереп тормадык.

Гөлханә паркы

Солтанәхмәт мәйданын урап чыкканчы, аяклар арый төште. Ял итү өчен, ерак түгел урнашкан Гөлханә паркына юл тоттык. Бу – иң борынгы парк, ул Госманлы империясе заманында Топкапы сарае территориясенең бер өлеше булган. 16 гектарлы паркта меңәрләгән биек-биек агачлар, чәчәкләр утыртканнар. Апрельдә бу парк гел төрле-төрле төсләрдә чәчәктә инде: биредә миллионлаган лалә чәчәкләре утырталар. Шушы паркта йөргәндә, күңелгә уйлар килде: «Кем белә, бәлки, шушы сукмактан 100 ел элек Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура атлап йөргәндер, алар да шушы агачларга хозурланып, планнар, идеяләр белән янып, үз уйларына чумып, һава сулаганнардыр?»

Парк тирәсендә туклану нокталары тезелеп киткән. Җаның кайсына тели, шунда кереп ашый аласың. Бәяләре-е... Бәяләрен карый-карый, таудан төшкәнбез. Инде башка сайлау калмагач, тоттык та бер кафега кереп ашадык. Туристик җирләрдә 1 бардак (стакан) чәйне 20 лирага (67 сумга) саталар һәм ашау-эчү кеше күп булган җирдә кыйммәткә төшә. Шулай, туристлар дәүләт бюджетын баетып кайта...

Икенче көн: Адалар (Принц утраулары)

Затлы виллалар, сарайлар, берсеннән-берсе матур бакчалар күрәсегез киләме? Шау-шулы Истанбулдан бераз арынып тору өчен, тыныч, салмак тормыш хөкем сөргән Адалар утравына барырга киңәш итәм. Монда диңгез буендагы кафеларда бәяләр чагыштырмача арзанрак. Кафеларда телеңне йотарлык, балыктан әзерләнгән бик күп төрле ашлар бар! Утрауга килүчеләргә XIX-XX гасырлар чигендә төзелгән борынгы йортлар кызыклы булыр. Хәзер инде алар шәхси милек яки кунакханә булып санала.

Истанбулдан 35 чакрым ераклыкта урнашкан утрауларны Принц утраулары (Prens Adaları) дип атыйлар. Бер көнебезне Бөекада (Büyükada) утравын карауга багышларга булдык. Моның өчен трамвайда Эминёню тукталышына кадәр килеп, Турйол паромына утырдык. Билет бәясе – 80 лира (270 сум).

9 утрауның дүртесендә кешеләр яши. Туристлар өчен ачык булган шушы 4 утрауның иң зурысы – Бөекада (Büyükada) утравын сайладык.

Бу утрауларга Рим һәм Византия чорларында ссылкага җибәрелгән аристократлар, принцлар, королевалар яшәгән. Аларны шушында җәфалап тотканнар, дип язалар. Шуңа да утрауларны «Принц» дигән исем белән атый башлаганнар.

Бөекада (Büyükada) утравыннан тыш, Хейбелиада (Heybeliada), Бургазада (Burgazada), Кыналыада (Kınalıada) утрауларына барырга мөмкин, паром һәр утрау причалында тукталыш ясый. Туристлар өчен Седефадасы (Sedefadasi) утравының яртысы гына ачык, Кашикадасы (Кaşıkadası) һәм Яссыада (Yassıada) – шәхси биләмәләр булып тора. Сивриада (Sivriada) һәм Тавшанадасы (Tavşanadası) утрауларында бөтенләй кеше яшәми.

XIX гасыр уртасында утрауларга әрмәннәр, греклар, яһүдләр күченгән булган. 1846 елдан Истанбул шәһәре һәм утраулар арасында паром бәйләнеше җайга салына. Шул вакыттан утрауларда төрекләр яши башлый.

Истанбулдан Бөекада утравына 1,5 сәгатьтә барып җитеп була. Паромда барганда Төркиянең гүзәл күренешләреннән таң калачаксыз. «Ва-ау» да «ва-а-ау» дип, телефонга бертуктаусыз фото-видеолар төшердек. Шуңа күрә, матур фотоларыгыз булсын өчен, паромның икенче катына – түбәсез якка утырыгыз. Мәрмәр диңгезеннән сезне акчарлаклар озатып барачак. Әкияттәге кебек тылсымлы күренеш, ул матурлыкны тасвирлап бетереп тә булмас, иң яхшысы – үз күзләрең белән күрү. Паромда барганда да, утрауда йөргәндә дә бик көчле җил иде: чәчләр тәмам тузып бетте. Көн җылы дип, эссе кояшка алданырга ярамый, диңгез тирәсендә җилнең тынганы да булмады. Җил бәрмәсә генә ярар иде, дигән уйлар белән барып кайттык.

Бөекада утравында 7 меңнән артык кеше яши. Утрау музее, төрле диннәрдәге монастырьларга һәм чиркәүләргә барырга мөмкин. Без инде виллаларга шаккаттык. Шулкадәр затлы итеп төзелгән! Күренеп тора: байлар төзегән. Тагын сорау туа: утрауда велосипед һәм скутрда гына йөреп була, ничек төзеп бетергәннәр?! Бу йортларда җәйге сезонда ял итәргә киләләр икән, ягъни алар бездәге дача кебек тә булып тора. Әмма ул виллаларда ел әйләнәсендә рәхәтләнеп тыныч тормышта, диңгез ярына карап, үз көеңә яшәп була. Ка-а-айф инде!

Россия туристлары Иосиф Сталин тарафыннан Советлар Союзыннан сөрелгән революционер Лев Троцкийның җимерек дачасын күрә ала. Ул яшәгән йортны Çankaya caddesi 55 адресы буенча табарга мөмкин. 1931 елның мартында бинада янгын була, аннан соң ул торгызылмый, шулай да, биек койма аша йортның диварларын карап була. Троцкийның дачасын сатуга да куймакчы булганнар, музей да оештырырга теләгәннәр. Әмма ул бүгенге көнгәчә җимерек хәлдә тора.

Бу утрауда вакыт туктап калган кебек. Прәннекләргә охшаган йортлар наратлар үскән калкулыклар белән әйләндереп алынган. Урамнарда ташландык корылмалар да очрый, алар реставрацияләнмәгән.

Җирле халык әйтүенчә, кышын биредә тормыш туктап кала, җылы көннәр килгәч туристлар белән тула. Урамнарда кибетләр һәм кафелар гөрләп эшли башлый. Бөекадада транспорт юк, автомобильләрне күрмәдек. Монда халык җәяү, йә булмаса, велосипедта, скутерда йөри. Велосипедларны шунда ук арендага алырга мөмкин.

Утрауны 1 көн эчендә карап чыгып була. Истанбулга барып диңгездә коенып кайтмадым, дигәч тә аптырап калучылар булды. Истанбулда диңгездә коену урыннары юк. Анда минут, сәгать саен паромнар, метеорлар, круизлар килеп-китеп тора. Шуңа күрә коенырга җәен шушы утрауга килә аласыз.

Өченче көн: Долмабахче сарае

Долмабахче сарае Петергоф сараен хәтерләтте. Шундый ук зур, затлы, борынгы. Бермәлне үземне Рим яки Грециядә кебек хис иттем, чөнки биналар барокко стилендә төзелгән. Бу сарайда төрек солтаннары, җитәкчеләре яшәгән. Һәр бина, һәр бүлмә байларча эшләнгән: кыйммәтле ташлар, алтын-көмеш, бриллиантлар күзләрне камаштырды, Босфор буендагы Солтан капкасына, шулай ук, «чок гүзәл, машаллаһ!» дип карап тордык.

Долмабахче – Босфорның Европа яр буенда Бешикташ һәм Кабаташ причаллары арасында урнашкан район. Долмабахче районы үзенең архитектура һәйкәлләре һәм Долмабахче сарае, мәчете һәм сәгать манарасы белән билгеле. Алар барысы да XIX гасыр уртасында Солтан Абдул-Меджид I заказы буенча төзелгән. «Долмабахче» төрекчәдән «тулы бакча» дигәнне аңлата. Долмабахче биналарының гомуми мәйданы 4,5 гектар тәшкил итә. Сарайда барлыгы 285 бүлмә һәм 44 кабул итү залы бар.

Аңлагансыздыр, боларның бөтенесен карап чыгу өчен үзе бер көн кирәк. Сарайга керү билеты 650 лира (2200 сум). Туристлардан яхшы гына акча эшлиләр, дигән идем инде... Капкадан кергәндә, паспортыгызны тапшырып, бушлай аудиогид ала аласыз. Рус телендәге аудиогидны да сайларга була. Аудиогид, кайсы урында булуга карап, автоматик рәвештә үзе сөйли башлый. Наушник киеп, рәхәтләнеп тыңлап, карап йөреп була. Экскурсовод та кирәкми.

Долмабахче сарае 11 ел дәвамында – 1842 елдан 1853 елга кадәр төзелә. Сарайны бизәү өчен кыйммәтле материаллар – мәрмәр, алтын, көмеш кулланылган. Кайбер исәпләүләр буенча, декораторлар 14 тоннадан артык алтын һәм 40 тонна көмеш кулланганнар. Долмабахченың сарай интерьерларында декоратив-кулланма сәнгатьнең бай коллекцияләре саклана. Кунаклар борынгы коверлар, француз фарфоры, сәгатьләр һәм 750 шәмнән торган бәллүр люстраны күрә ала. Люстраны Англия королевасы Виктория солтанга бүләк иткән булган. Бакчаның сул ягында гарем биналары урнашкан, анда Солтан гаиләсе әгъзалары – аның хатыннары, балалары, кыз туганнары яшәгән. Традицион төрек мунчаларын, йокы һәм ял итү бүлмәләре, солтанның әнисе һәм аның варислары бүлмәләренең, кунакларны кабул итү залларының бай бизәлгән интерьерлары кызыклы.

Республика оешканнан соң, Долмабахче сарае илнең беренче Президенты Мостафа Кемал Ататөрк резиденциясе була. Ул, вафат булганчы, 1938 елга кадәр Долмабахчеда яши. Ататөрк үлгәннән соң, Долмабахче музей буларак эшли башлый. Бакча территориясендә Милли сарайларның рәсем музеендагы картиналар коллекциясенә сокланмыйча китә алмадык. Бер зур минус – бина эчләрендә фото-видеога төшерергә ярамый. Сакчылар карап, күзәтеп тора. Күрсәләр, кисәтү ясыйлар. Шуңа күрә кайбер туристлар, качып булса да, фотога төшерә. Мин дә шулар рәтендә идем…

Дүртенче көн. Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура эзләре буйлап...

Гөлханә паркында Гаяз Исхакыйлар искә төшкән иде, дигән идем. Аларның каберләре кайда урнашкан икән соң, дип, интернеттан карарга булдык. Эдирнекапы (Edirnekapı Şehitliği) зиратына ярты сәгатьтә җәяү барып җитеп була икән, дип, навигаторга ышанып, чыгып киттек. Навигаторның адаштырып йөрткәне турында да әйткән идем инде, 1,5 сәгатьләп адашып йөргәч, Алланың рәхмәте, зиратны таптык. Зиратка кадәр килеп җиткәч, каберләрне дә җиңеллек белән табарбыз дигән идек тә бит, зиратта сорарга кеше булмады. Ә андагы каберләр бихисап!

Үзебез эзләп карарга булдык. Каберташларның фотолары интернет киңлекләрендә бар иде, очрамасмы, дигән өмет белән, тирә-якка карап, зират аллеяләренә кердек. Йөреп арыгач, туктап, бер эскәмиягә утырдык. Алдан ук план кормагач, җирле татарлардан да белешеп куймаган идек шул. Шулай итеп, каберләрне үзебез таптык.

Без хәл алырга туктаган урыннан ерак түгел Йосыф Акчура кабере күзгә чалынды. Аның каберташы сукмак янында, Сөембикә манарасы формасында эшләнгән. Каберләрнең кайда урнашканын һәркем белә алсын өчен, геолокацияләрен билгеләдек.

Йосыф Акчура кабере координаталары: 41°01»55.6»N 28°55»48.6»E

Аннан соң, Гаяз Исхакый каберен дә таптык, дога кылдык. Гаяз Исхакый әсәрләрен мәктәптә һәм университетта укып, анализлап, сөйләп үстек. Төркиягә килеп, зиратын табып та, милләттәшләребезнең каберләрен таба алмасак, бик үкенечле булыр иде. Каберләрне таба алганыбызга бик сөенеп, канәгать булып кайтып киттек.

Гаяз Исхакый кабере координаталары: 41°01»50.2»N 28°55»54.9»E

Истанбулның Азия ягына сәяхәт

Истанбул – Европа һәм Азия тоташкан шәһәр. Күпчелек тарихи урыннар, отельләр Европа ягында булса, Азия ягында күбесенчә җирле төрекләр яши. Биредә шимбә көнне генә эшли торган Салы базары бар. Базарда арзан бәягә әйберләр алып була, диләр. Азия ягының Кадыкёй районында иң популяр урам – Бахарие (Bahariye Caddesi).

Кадыкей районы шәһәр тормышының җанлы атмосферасы, тарихи биналары, базарлары, төрле мәдәни чаралары һәм сәнгате, сәүдә үзәкләре, кафелары һәм диңгез ярындагы рестораннары белән Истанбулның иң популяр районнарының берсе булып санала. Бахарие урамы җәяүлеләр өчен. Анда кибетләр һәм кафелар урнашкан. Җирле сәүдә кибетләрендә бар нәрсәне сатып алырга мөмкин: сувенирлардан алып кием һәм бизәнү әйберләренә кадәр. Монда сез һәйкәл, ретро-трамвай, опера театры бинасын, әрмән һәм грек католик чиркәвен, зонтиклы кафеларны күрә аласыз. Иң ошаган урын – зонтиклы кафе булды, әлбәттә. Фотога төшү өчен матур урыннарның берсе.

Бишенче көн: Топкапы сарае

Топкапы сарае – 5 гасыр дәвамында төрек солтаннары яшәгән сарай. Бу сарайны караганнан соң: «Вәт яшәп караганнар, ә!» – дип, ис-акылыгыз китәчәк. Төрле-төрле музейлар бар. Анда гарәп каллиграфиясенең иң матур үрнәкләре, XIV-XX гасырда бастырылган Коръән китаплары (Казан басмасы очрамады), Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) савытын, сакал бөртеген күрә аласыз. Сарайга Гөлханә паркыннан менеп була, ул тауда урнашкан.

Топкапы – 4 сарайдан торган зур тарихи комплекс, аларның һәрберсендә истәлекле урыннар, мәчетләр һәм чиркәүләр бар. Масштабы буенча Топкапы сарае музей түгел, ә Истанбул эчендә аерым бер шәһәр буларак та кабул ителә.

Сарай территориясе якынча 700 мең квадрат метрны биләп тора, шуңа күрә Топкапы сараен карар өчен аерым бер көн кирәк. Йөргән вакытта Әхмәт ІІІнең иң затлы фонтанын, Изге Иринаның Византия чиркәвен, сарай ашханәләрен, Тәхет залын, Хәзинә сандыгын, сарай костюмы күргәзмәсен, гарем, Мәрмәр диңгезе, Босфор бугазына караган иң матур күренешләрне күрә алачаксыз. Керү бәясе – 750 лира (2500 сум). Кергән вакытта паспортны тапшырып, рус телендә аудиогид алырга мөмкин.

Алтынчы көн: Балат районы (төрле төстәге йортлар)

Бу район – төрле төстәге йортлар фонында фотога төшәргә хыялланучылар өчен! Бу районда биналар, чыннан да, төрле төсләргә буялган. Шунысы кызык: Балатта бүгенге көнгә кадәр шифер түбәле, балчыктан ясалган урта гасыр торакларын күреп була. Урамнар буйлап кер баулары сузылган, алар, мөгаен, беркайчан да буш тормыйдыр. Кыскасы, Балат районы – Истанбул шәһәренең туристик булмаган ягын күрергә теләүчеләр өчен. Биредә болгарларның Изге Стефан чиркәвен (Sveti Stefan Kilisesi), Изге Георгий чиркәвен (Aya Yorgi Kilisesi), грек лицеен (Kırmızı Lise) һ.б. архитектур һәйкәлләрне күрергә була.

Җиденче көн: Ортакёй районы

Истанбулның иң атаклы кварталларының берсе, территориаль яктан Бешикташ (Beşiktaş) шәһәр районында урнашкан. Ул Босфор яры буйлап сузылган. Районны Босфорда урнашкан күпер бүлеп тора. Күпернең исеме – «15 июль шәһитләр күпере» (15 Temmuz Şehitler Köprüsü). Күпер шулкадәр зур! Киноларда гына була торган күпер... Аның зурлыгын күреп шаккаттык. Төрле ракурслардан фотоларга төшердек. Районның символы булып Ортакёй мәчете (рәсми исеме – Büyük Mecidiye Camii) тора.

Бу районда Византия чорында ук яши башлаганнар. Истанбулны Госманлылар басып алганда, Ортакёй күпмилләтле район булып саналган. Бер территориядә грек, әрмән, яһүд һәм төрек халыклары вәкилләре яшәгән.

Ортакей мәчете 1854 елда ачылган. Мәчет стилистик яктан барокко юнәлешенә карый, шуңа күрә ул үзенең матурлыгы белән таң калдыра. Мәчеттә үзәк залның төп бизәге – бәллүрдән эшләнгән затлы люстра. Мәчет янында туклану урыннары, кафелар бар. Шулай ук Ортакёй Чаршысы (Ortaköy Çarşısı) базарында әйбер сатып алып була. Әйтергә кирәк, бу районны туристлар белеп бетерми ахры, монда кеше бик үк күп түгел иде. Бу районга паром белән дә, метро белән дә барып җитеп була.

Сигезенче көнне без Истанбулның иң озын һәм иң биек урамы – Истиклял урамында йөрдек. Мысыр (Мисыр) базарында бүләкләр алдык һәм сәүдә үзәгенә шоппингка бардык. Истиклял урамында бушлай музейлар да бар. Мәсәлән, Заманча сәнгать музее (Istanbul Modern) яки күргәзмәләр. Шулай ук, бу урамда Галата манарасы да урнашкан. Аның эченнән бик матур манзара ачыла, ди группадашым. Керү – түләүле. Бәясе – 750 лира… Без Галата манарасын тыштан карау белән генә чикләндек.

Lozan Mübadilleri Vakfı – Истиклял урамында урнашкан. Керү – түләүсез.

Ottoman Bank Museum бинасы янында. Керү – бушлай. Биредә төрле күргәзмәләр була. SALT Galata галереясе. Бинадан Истанбул биналарына, мәчетләренә матур күренеш ачыла.

***

Әлеге язма татар туристы карашыннан язылды. Истанбулда мин беренче тапкыр булдым һәм, гомумән алганда, шәһәрне бик ошаттым. 1 атналык хис-кичерешләр әле күп елларга җитәр, тиз генә онытылмас. Ә Истанбул шау-шулы тормышта кайнавын дәвам итәр…

Истанбулдан бүләккә нәрсә алып кайтырга: сувенирлар (магнит, открытка, брелок һ.б.), мозаикалы лампа, чәйләр, тәм-томнар (чикләвекле колбаса, локма, хәлвә, пәхләвә, пекмез, пишмание һ.б.), сыр, исле сабыннар, бизәнү әйберләре һ.б. Гранд базарда бәяләр «тешли», ә менә «Шок» яки «Мигрос» кебек супермаркетлардан алсагыз, яхшырак булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100