Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәяхәтләргә чыгымнарны ничек киметеп була?

news_top_970_100
Сәяхәтләргә чыгымнарны ничек киметеп була?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сәяхәттә экономияләүнең төп ысулы – юлламаны 1 яки 2 көн алдан алу түгел, ә якынча 1 ел алдан сатып алу. Шулай итеп, бөтен дөнья буйлап сәяхәтләргә чыгымнарны киметеп була. Бу хакта «Татар-информ»га икътисадчы Денис Ракша сөйләгән.

«Елга 1 тапкыр барлык зур дөнья туристлык күргәзмәләре уза. Һәм бу чараларда тулы лотлар сатыла, мәсәлән, кунакханәләрдә урыннар, самолетка билетлар. Сатулар туроператорлар арасында бара, алга таба бу туроператорлар шул ук турларны алдан сатып алучыларга сата. Шулай итеп, алар сәяхәтчеләрдән алдан түләү алып куялар. Туроператорларның акча бәясе бу очракта бик нык төшә, һәм алар зур ташламалар бирә ала», – дип аңлата икътисадчы.

Денис Ракша әйтүенчә, икенче ысул да бар, ләкин ул экстремаль кешеләргә генә туры килә.

«Билетларны очып китәргә 2 сәгать кала сатып алу – бу, әлбәттә, шулай ук экономияләү ысулы, тик ул кая һәм ничек очу барыбер булган «экстремалларга» гына туры килә», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100