Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәясәтчеләр Украина белән килешү төзелү ихтималы турында ешрак әйтә башлады

news_top_970_100
Сәясәтчеләр Украина белән килешү төзелү ихтималы турында ешрак әйтә башлады
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Украина, Россия һәм Көнбатыш сәясәтчеләре тынычлык килешүенең мөмкин хәл булуы турында ешрак фикер алыша башлады, дип яза «Телеграм»да «База» каналы.

Бу темага кагылышлы иң мөһим фактлар:

Ноябрь башында Украина Кораллы көчләре (ВСУ) башкомандующие Валерий Залужный сугышның «тупик»ка керүен – алга барып булмый торган дәрәҗәгә җитүен белдерде. The Economist басмасына биргән интервьюсында ул фронттагы хәлне «тупик» дип бәяли. Залужный аңлатканча, Украина һөҗүменең озак еллар дәвам итәргә мөмкин булган позицион сугышка әйләнү куркынычы барлыгын әйтә. Башкомандующий сүзләренчә, бу хәлдән чыгу өчен, Украинага инновацион хәрби технологияләр кирәк, әмма алар әлегә юк.

Залужный биргән интервьюдан соң, Көнбатыш басмалары Залужный белән Зеленский арасында бердәмлек югалу турында яза башлаган. Украина Президенты башкомандующий фикере белән килешмәвен һәм фронттагы хәлләрне уңышлы тәмамланырга мөмкин хәл дип санавын белдерә. Әмма «Bloomberg» басмасы язуынча, президент офисында Украинаның хәрби һәм сәяси җитәкчелеге арасында бүленеш билгеләре күрмиләр. Украина Президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Зеленский һәм Залужныйның көн саен диярлек аралашуын һәм соңгы айларда аларның сөйләшүләрендә бернинди үзгәрешләр дә булмавын әйткән.

Бу язмалардан соң Владимир Зеленский Россия белән була алган сөйләшүләр турында аерым сөйләде: «Хәзерге вакытта Россия белән аралашу мөмкин түгел, бу киләчәк буыннар мәсьәләсе», – дигән Украина президенты. Ул шулай ук Европа Берлеге һәм АКШ вәкилләренең Киев белән Россия арасында булырга мөмкин булган сөйләшүләр турында фикер алышу булганлыгы кире какты. «Беркем дә, өстәл артына утырыгыз һәм нәрсәнедер бирегез дип, басым ясамый», – дигән Зеленский.

Шул ук вакытта Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков «Россия Украина белән сөйләшүләргә әзер» дип белдерә. Әмма Ушаков сүзләренчә, соңгы айларда Украина делегациясеннән яңа элемтәләргә хәтта ишарәләр дә булмаган. Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Киев режимына яу кырында җиңеп чыга алмауларын аңларга вакыт» дип белдерде.

Россия белән Украинаның соңгы турыдан-туры сөйләшүләре 2022 елның мартында Төркиядә узды. Очрашуда Тышкы эшләр министрлары Сергей Лавров һәм Дмитрий Кулеба катнашты. Сөйләшүләрдән соң РФ Саклану министрлыгында «Киев һәм Чернигов юнәлешләрендә хәрби активлыкны киметү» турында белдерделәр. Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, «гомумән алганда, операциянең беренче этабының төп бурычлары үтәлгән».

Россия гаскәрләре Киев өлкәсеннән киткәч, Украинада Россия хәрбиләре тарафыннан масштаблы хәрби җинаятьләр кылынуы турында белдерделәр. Россиядә барлык гаепләүләрне кире кагалар, Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Бучадагы кадрларны «Россиягә каршы провокация» дип атады. Россия белән Украина арасында рәсми сөйләшүләр бүтән булмады.

ТАСС агентлыгы да бу темага язып чыкты. АКШ һәм Европа түрәләре Украина белән Россия арасында тынычлык урнаштыру өчен сөйләшүләр башлау һәм Киевка компромисска ирешү өчен нәрсәдән баш тартырга туры киләчәге турында фикер алыша башлаган, дип язды басма. Бу хакта агентлык NBC телеканалына сөйләгән Америка түрәләре сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.

Бу мәгълүматлар буенча, Америка һәм Европаның рәсми затлары, конфликтны тәмамлау өчен, Киев белән «тыныч кына» сөйләшә башлаган. Бу сөйләшүләр вакытында Украинага «килешүләр төзү өчен нәрсәдән дә булса баш тартырга туры киләчәк» дигән мәсьәләләр дә күтәрелгән. Мондый сөйләшүләр узган айда ук булды, дип билгеләп үтә телеканал.

Бу түрәләр билгеләгәнчә, мондый сөйләшүләр конфликтның «тупик»ка керүен һәм Көнбатышның Киевка ярдәм күрсәтә алмаячагын тану булып тора. Рәсми затлар «ел ахырына кадәр вакыт калды» дип әйтә, аннан да соңга калса, тынычлык урнаштыру турында сөйләшүләр турында фикер алышулар ашыгыч булачак, диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100