news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәясәтче Украинадагы конфликтның күпме дәвам итәчәген әйтте

news_top
Сәясәтче Украинадагы конфликтның күпме дәвам итәчәген әйтте
"Татар-информ" архивы

Россия политологы Сергей Марков Украина конфликтының кайчанга кадәр дәвам итәчәге турындагы сорауга җавапның «начар» булуын әйтте. 

Ул үзенең «Телеграм» каналында, Көнбатыш ныгыды һәм «конфликтны бик озак дәвам итә ала», дип язган. Россиянең ресурслары да дистә еллар каршылык алып барырга җитәрлек: илнең икътисады бирешмәде, тормыш дәрәҗәсе дә аз гына төште.

Шулай ук Марков Украинаның мобилизацияләнгән потенциалына да игътибар юнәлтә. «Әгәр фаразлап карасаң, Украина Кораллы Көчләренең бер елга югалтулары якынча 100 мең, димәк, 10 елда Украина нибары 1 миллион кешесен генә югалта ала (халыкның 3 проценты). Шуңа күрә бәрелеш шулай 10 ел да, 20 ел да бара ала», – диде сәясәтче.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар