Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шаяртмакчы булган». Яшь егет бергә яши торган кызын атып үтергән

news_top_970_100
«Шаяртмакчы булган». Яшь егет бергә яши торган кызын атып үтергән
https://pixabay.com/

Амур өлкәсенең Большеозерка авылында 23 яшьлек егет 18 яшьлек кызны атып үтергән. Яшьләр Центральная урамындагы зур булмаган фатирда яши. 15 гыйнварда кич белән егет үзенең ау мылтыгын чистарта. Шул чакта бүлмәгә кыз керә. Егет мылтыкны кызга төзи һәм «Кулларыңны күтәр!» ди. Ул тәтегә баса һәм көтмәгәндә атып җибәрә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Баштарак хәбәр ителгәнчә, егет җинаять урыныннан качып киткән һәм фаҗигане бәхетсезлек очрагы дип күрсәтмәкче булган. Ләкин хокук саклаучылар бу белешмәне расламаган.

«Егет җинаять урыннан качмаган, ул яшәү урынында тоткарланды. Ул танышлары аша полициягә мөрәҗәгать иткән», – дип аңлаткан Россия Тикшерү комитетының Амур өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат чаралары белән элемтә буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Алексей Лубинский.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре башына атып яраланган кыз мәетен тапкан. Шунда ук ау мылтыгы да булган. Фатирның торышы һәм мәрхүмәнең ярасы үлемнең криминаль характерда булуын күрсәтә.

Сорау алган чакта, мәрхүмә кыз белән яши торган егет үтерүгә катнашы булуы турында күрсәтмә биргән. Эскпертизалар билгеләнгән. Большеозеркада яшәүче ир-ат сак астына алынды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100