Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шаяра торган әйбер түгел» – Алмаз Мирзаяновның концертлары Зөлфирәдән башка үтәчәк

news_top_970_100
«Шаяра торган әйбер түгел» – Алмаз Мирзаяновның концертлары Зөлфирәдән башка үтәчәк
"Татар-информ" архивы

Алмаз Мирзаянов Чаллы шәһәрендә үзенең юбилей концертын куйды. «Чаллыда минем кендек каным тамган. Нәкъ шуңа да беренче юбилей концертымны шунда куясы килде», – дип аңлаткан ул беренчеләр рәтендә Чаллыны сайлавын «ВКонтакте» челтәрендә. 

«Һәр чыгышны көчле кул чабулар белән кабул иттегез. Бүләкләргә күмдегез», – дип, тамашачысына рәхмәт сүзләре язган Алмаз. Постыннан аңлашылганча, якын арада Алмазның концертлары Зөлфирәсеннән башка гына үтәчәк. Ул яшь әнигә ял бирергә булган. 

«Беренче концертта «терәк булам» дип, Зөлфирә дә батырланып килгән иде. Концерттан соң: «Иртәрәк икән әле, тернәкләнгәчрәк йөрермен. Программаң болай да бай, тулы», – диде. Шаяра торган әйбер түгел, өйдә булсыннар, тынычлыкта торсыннар», – дип язган Алмаз. 

Яңа гына әти-әни булган пар концерттан искиткеч матур бүләкләр белән кайтып киткән. Бәби өчен савыт-саба да, берсеннән-берсе матур күлмәкләр дә, уенчыклар һәм башка кирәк-яраклар да бүләк иткәннәр Мирзаяновларга. Бер тамашачылары  хәтта кызларының исеме – «Нәзирә» дип язылган торт пешереп алып килгән. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100