news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шаян тамашачы Индира ханымга Рафис Кәлимуллин концертында бию көе куймаганнар

news_top
Шаян тамашачы Индира ханымга Рафис Кәлимуллин концертында бию көе куймаганнар
Фото: видеодан скриншот

«Әнвәр Нургалиев белән биедем, Ришат Төхвәтуллин белән биедем, Илсөя Бәдретдинова белән биедем», – дип, бармакларын бөкли-бөкли саный торган Индира апаның бу исемлегенә хәзер Рәфис Кәлимуллин да өстәлгән.

Башкортстанның Шаран авылында яшәүче Индира ханым татарча концертларны калдырмый, күрәсең, ул эстрада артистларының социаль челтәрдәге сәхифәләрендә еш күренгәләп ала. Үзен Һинд сәясәтчесе Индира Ганди исеме белән атаучы ханым Рафис Кәлимуллин концертында да көтелмәгән хәл китереп чыгарган, тик бу юлы аңа бию көе генә куймаганнар.

Сәхнәгә менеп баскан «Индира Ганди», гадәттәгечә, башта артист белән кочаклашырга тотына. «Бөтен артистлар үбеп чыкты инде үзеңне», – ди бу ханымны кочагына алган Рафис, елмаеп. Аннары, бүләген тапшырып, Индира ханым биеп җибәрә, аңа бию көе куеп өлгерәләр. Шул мизгелдә Рафис Кәлимуллин музыканы бик тиз генә туктата.

Бу юлы Индира апага да, Рафис Калимуллинга да алып баручы Марсель Мәхмүтовның «тидер-тидер титә-титә»сенә биергә туры килә, залда утыручы тамашачы күңеленә концертның шушы иң гади мизгеле хуш килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар