Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шаян матч»тан соң Зиннәтулла Билалетдинов балаларга: «Сез безгә ешрак килергә тиеш»

13 февраль Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда «Шаян матч» узды. Әлеге уенда җиңүне «Ак Барс» яулады.

news_top_970_100
«Шаян матч»тан соң Зиннәтулла Билалетдинов балаларга: «Сез безгә ешрак килергә тиеш»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ак Барс» – «Нефтехимик» хоккей матчы «ШАЯН ТВ» телеканалы белән берлектә үтте, шуңа да ул «Шаян матч» дип аталды. Боз сараендагы алып баручылар, дикторлар, комментаторлар, корреспондентлар ролендә «ШАЯН ТВ» алып баручылары булды. Фойеда да балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде. Матч башланганчы ук балалар музыка төркемнәре килгән тамашачыларны җырлар белән каршы алды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын да балалар башкарды.

Уен алканы символик рәвештә атудан башланды. Аны Арслан Сибгатуллин башкарды. Аны «театр һәм кино актеры, «Лучше всех!» һәм «Голос.Дети» телешоулары катнашучысы, күпсанлы халыкара һәм бөтенроссия бәйгеләр лауреаты» дип игълан итеп, бозга чакырдылар.

«ШАЯН ТВ» балалары нинди эшләр башкарды

Алка бозда – уен башлана. Матчтан туры трансляция «ТНВ» телеканалында гына түгел, «ШАЯН ТВ»дан да күрсәтелде. Комментаторлар арасында яшь алып баручы Аяз Әгълиуллин булды.

Тәнәфесләрдә күрсәтелә торган «Ак Барс Шоу» алып баручыларына да ярдәмгә «ШАЯН ТВ» балалары килде. Ассэль Сәлахова белән Ислам Хәбибуллин бу эшне бик оста башкарып чыкты. Программа барышында аларга «Ак Барс» уенчысы Вадим Шипачёв кызы Полина да кушылды. Ул көн дәвамында хоккей клубының социаль челтәрләрен алып барды һәм флэш-интервьюда булды. Зәйнәп Хөснуллина да уенчылардан интервью алды.

Фото: © «Ак Барс Шоу»дан скриншот

Шулай ук тәнәфесләрдә уен барышын анализлаучы эксперт Максим Пестушко да Кәрим Галиев белән бергә эшләде.

Фото: © «Ак Барс Шоу»дан скриншот

Амелия Нигъмәтуллина һәм Җәмил Хәбибрахманов, «Ак Барс» уеннарының алып баручылары белән бергә, матчтагы паузаларда төрле интерактивлар үткәрде. Боларның барысы да рус телендә алып барылды, шулай да боз сараенда татар телле мохит тудырган күңел ачу чаралары да аз түгел иде – уеннар, җыр, биюләр.

Уен Казанның «Ак Барс» хоккей командасы җиңүе белән тәмамланды, ә «Ак Барс» җиңгәннән соң, боз сараенда җиңү җыры – «Мин яратам сине, Татарстан!» яңгырый. Җырны «Лайки» балалар рок төркеме башкарды, аннан соң барыбер аны Салават Фәтхетдинов башкаруында да яңгыраттылар, җырчы үзе дә матчта иде.

«Безнең балалар үзләрен чын профессионаллар буларак күрсәтте»

Уен тәмамлангач, «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры – баш мөхәрриренең PR һәм интернет юнәлеше буенча урынбасары Адилә Биктимирова «Интертат» хәбәрчесенә балалар телеканалы һәм хоккей клубының берлектә эшләгән проектының уңышлы нәтиҗәсе белән бүлеште.

«Бүгенге матч, билгеле, «ШАЯН ТВ» каналы өчен зур дәрәҗә һәм тәҗрибә булды. Ә инде балаларга килгәндә, ул алар өчен тәҗрибә генә түгел, онытылмаслык зур вакыйга булды. Алар туры эфирда эшләде, 8 меңлек аудитория белән интерактив оештырды, алар белән җанлы әңгәмәдә булды, төрле бәйгеләр эшләде. «ШАЯН ТВ» каналының алып баручылары әлеге матчны төрле этапларда әйдәп барды һәм аның матур бизәге булып торды. Безнең балалар үзләрен чын профессионаллар буларак күрсәтте, сынатмады. Эфир аша караган тамашачылар да, аренада булган аудитория дә моны тагын бер кат күрде, инде беренче кайтавазлар да бар, социаль челтәрләр аша без күп кенә комментарийлар күрәбез, бу чараны шуңа карап та «уңышлы» дип әйтергә мөмкин», – дип сөйләде Адилә Биктимерова.

Ул «Шаян матч»ка әзерлек турында да сөйләде: «Әзерлек ягына килгәндә, бу – бик зур, масштаблы проект, шуңа күрә бөтен команда, җитәкчелек тә бу эшкә бик җитди карады, һәр ягын исәпкә алырга тырышты».

«Әлбәттә, бу – берлектә эшләнгән эш, «Ак Барс» хоккей клубына да зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. «Ак Барс» хоккей командасын «ШАЯН ТВ» каналы исеменнән җиңү белән котлыйбыз! Менә шундый ул – «Шаян матч», җиңүле дә уңышлы да, күңелле дә узды. Алга таба мондый чаралар күп булыр дип ышанабыз һәм яраткан командабызга алдагы матчларда да җиңүләр телибез», – диде ул.

Уеннан соң команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та, хоккейчылар да матчта балалар катнашуын ошатуларын әйтте. «Балалар гимнны җырлаганда дулкынландырды, миңа бик ошады. Сез безгә ешрак килергә тиеш», – диде балаларга Зиннәтулла Билалетдинов матчтан соңгы матбугат конференциясендә.

Матбугат конференциясен «ШАЯН ТВ»дан Әнвәр Хәертдинов алып барды. Сораулар беткәч, Зиннәтулла Билалетдинов Әнвәргә, елмаеп, татарчалап: «Булды? Киттек», – дип конференцияне тәмамлады. Тренер яшь алып баучының күңелен күрергә дә онытмады, аның эшен куәтләп, китәр алдыннан аны кочаклап алды.

Фото: © Матбугат конференциясеннән скриншот

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100