Шахзат Разметовтан яңа җыр: «Кыр казлары белән кайтырмын, Җиңү яулап туган җирләргә...»
Шахзат Разметовның «Кайтырмын» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Җырның сүзләрен Зөлфирә Сәфәргалиева, ә көен җырчы үзе язган.
«Бигрәкләр дә авыр булды, иркәм,
Карап синең күзләреңә,
Кулларыңны кат-кат кысып тотып,
Сау бул, бәгърем, хуш, дияргә.
Хушлашулар ник соң авыр икән?
Вәгъдә бир, бәгърем, көтәргә.
Кыр казлары белән кайтырмын,
Җиңү яулап туган җирләргә...»