Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шахтерга түләү яхшы булган, ә татарлар «акца» ярата»: Шахтерлар Сабан туеннан репортаж

Сабантуйларның ниндиләре генә юк! Федераль, федераль авыл, Ык буе, Көньяк, театрларныкы. Менә шуларга былтыр шахтерларныкы да өстәлде. Кемерово өлкәсе – Кузбассның зурлыгы буенча икенче урындагы шәһәре Новокузнецкида узган икенче Шахтерлар Сабан туенда «Интертат» та булды.

news_top_970_100
«Шахтерга түләү яхшы булган, ә татарлар «акца» ярата»: Шахтерлар Сабан туеннан репортаж
Новокузнецк шәһәре хакимияте һәм ТР Президенты матбугат хезмәте һәм автор фотолары

Татарлар шахтага ник киткән?

Новокузнецк – Кемерово өлкәсендә зурлыгы буенча икенче урында булган шәһәр. Өлкәдә татарлар бик күп... һәм бик аз. Күп, чөнки монда «минем татар танышларым юк» дигән кешене очратып та булмый диярлек. Аз, чөнки рәсми саннар буенча, Кузбасста 40 мең, Новокузнецкида 8 мең татар яши – бу гомуми халыкның 1 проценты.

Бирегә татарлар ник килгән, дигән сорауны күп кешеләргә бирдем. Төрле сәбәпләре бар. Тарихи – бу төбәкләр безнең борынгы ватаныбыз, тикмәгә генәмени гербыбызда барс. Икътисади – шәһәр төзелеше өчен җибәргәннәр. Фаҗигаи – татарларны бу якларга махсус җибәргәннәр, таратканнар. Губернаторлары патриотик сәбәпләрен атады. Әмма иң дөресе Урмай егете, инде 20 еллык стажлы шахтер Хәйдәр Сахровныкы кебек тоелды. «Шахтерларга түләү яхшы булган. Ә татарлар акца ярата», – диде ул цыкылдатып.

Хәзер шахтерларга «хезмәт хакы әйбәт» диләр – 70-80 мең түлиләр икән, уртача хезмәт хакы 30 мең. «Татарстан бик әйбәт яши, без алай түгел, Татарстан чәчәк ата», – диләр кайтып-китеп йөрүчеләр. «Шахтер пенсиясе әйбәт», - дигән сүз дә озак – 20 елдан артык эшләгәннәргә генә кагыла икән, аларга «Путинныкы» өстәлеп, 25-26 мең түләнә, стажың егерме елга тулмаса – 16-17 мең. Яшелчә, җиләк-җимеш 20-30 процентка кыйбатрак, калган әйбер шул бәя, 1 бүлмәле фатир 1,5 млн. Ә Мәскәүгә бер якка самолет 15 мең тора. Шулай итеп, Булат кебек шахтага киткән егет Мәйсәрәсенә зәңгәр шәл алып кайта ала инде анысы, әмма шуннан артыгына шахтер акчасы җитмәячәк. Шуңа да соңгы елларда Новокузнецкида халык кими бара икән – 1992 елда 60е мең булган, хәзер 544 мең.

Сабантуй шәһәрнең үзәгендәге Театр мәйданында узды. Төп оештыручы – Лениногорск хакимияте. «Үз республикабызның дәрәҗәсен, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне анда яшәгән татарларга һәм анда яшәүчеләргә күрсәтергә кирәк», - диде бәйрәм турында шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов. Быелгы Сабантуй Россия халыкларының милли мирасы Еллыгы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде.

Сабантуй булачак мәйданга бер көн алдан да барып килгән идек. Анда зур фонтан, совет заманнардагыча итеп ясалган зур театр, шуның каршысы сәхнә итеп ясалган. Зур итеп Татарстан символы – лалә чәчәкләре куйганнар. Русча һәм татарча «Шахтерлар Сабан туе» дип язылган. Фонтан яннарында да шундый ук зур банерлар. Лалә күреп куандым, әмма татар бәйрәме икәне бер җирдә дә язылмавына кәеф төште. Нигә инде шартлатып язып куймаска татар бәйрәме бу дип! Шулкадәр куркыныч микәнни соң татар сүзен язу?

Әзерлек - «готовность номер один»!

Сабантуй мәйданы янында Новокузнецк тимерчеләренә багышланган һәйкәл. Шахтерлар шәһәре генә түгел, металлургларныкы да. Металлургия комбинатында эшләп кап-кара кыяфәткә кергән ике кеше – берсе сөңге кебек очлы лом белән каядыр төртә, икенчесе зур кашык кебек әйбер күтәргән – кайнар тимер агыза бугай. Шундый эссе көн инде, аларны күргәч, тагын да кыенрак булып китте: ай-яй эсседер монда!

Сабантуйның рәсми ачылышына кадәр мәйданны берничә урадым. Мәйдан янында төрле милләт халыкларының мәдәниятен күрсәткән мәйданчыклар оештырылган. Фотозона кебегендә керә-керешкә татар һәм рус милли киемнәрендәге егет һәм кыз сурәте. Менә шунда гына «татар киеме» икәне язылган.

Үзебезнең Татпотребсоюзлар шунда: зур казан алып килгәннәр, шурпа пешерәләр икән. «Килерсең!» – дип чакырдылар, рәхмәт төшкерләре. Симез сарык шулпасы тирәсендә кайнашкан пешекче абзыйны күреп, сөенеп куйдым – яшибез икән әле! Сигез сарык кына китте, диләр. Әмма шурпа язмышы минем өчен фаҗигаи тәмамланды, ул хакта беләсегез килсә, укуыгызны дәвам итегез.

Мәйданга килгәндә тугыз иде. Төп кунаклар – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кемерово губернаторы Сергей Цивилев унда килергә тиеш. Сәгать аермасын исәпкә алганда, Казанда биш була инде, ә Айдар Фәйзрахманов артистларын тезеп бастырган иде инде. Болар иртән ничәдә торгандыр! Себернең эссе кояшы баш түбәләрен кыздыра гына, ә тегеләр репетиция ясый. Минемчә, бар да яхшы кебек инде, әмма Айдар абыйлары әле тегесенә, әле монысына риза түгел бугай, кат-кат эшләтә... Айт-два! Айт-два!!! Бөтенесе дә милли киемнәрдән! Алла эсседер инде боларга! Без ничек тә чыдарбыз, сез чыдагыз, кызлар-егетләр... Күп калмады инде, түзгән кадәр түзсәгез, түзгән кадәр генә түзәсе кала дип, аларга сабырлык теләдем. «Әзерлек – готовность номер один!» дип шартлатып русча команда бирделәр егетләргә-кызларга. Моннан да катырак әзерлек була аламы икән инде?

Кардәш шорлар ничек яши?

Бәйрәм башланганчы шор халкы вәкилләренең палаткасына кердем. Бер читтә тиредән ясалган чум, шор киемнәре, аю башлары. Шор милли киемендәге олы яшьләрдәге бер апа һәм бер яшь кенә кыз кунакларны каршы алырга әзерләнә. Апа һәр үтеп-сүтеп йөргән кунакны шор телендә сәламли. Теге кыз зур бәлешме шунда тоткан – кунакларны милли ризык белән каршы алачаклар икән. Бәлеш дип белеп әйтүем түгел, эчлексез иде бугай ул, бәлеш формасындагы ипи бугай. Курмек атамалы булып чыкты. Бераз кулайсызрак кыз - бәлешне ике подноска куеп тоткан. Апа шуның өчен кызны орышып та алды, аны да бераз кызганып алдым. Ничава-ничава, эшләгәнең милләт өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен…

Шор халкы вәкилләре

Фото: © Рәмис Латыйпов

Шор апасы бик ачык чырайлы иде. Светлана Дудкина – шор халкы берлеге рәисе булып чыкты. Як-ягына карана-карана (башлана бугай!) үз халкы турында сөйләде. Шорлар – төрки халык, 14 мең тирәсе, үзләрен «тадарлар» дип йөртәләр икән. Шул татар инде. Пединституттагы галим Андрей Чудояков 1970 елларда шор халкының кафедрасын ачуга ирешкән, анда шор теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытканнар. Уникаль күренеш – башлангыч белем булмаган, ә югары белем бирелә башлаган. Әмма вакыт узу белән бу кафедрага килүчеләр беткән, кафедра ябылган. Шор теле Телләр үзәгендә генә укытыла икән.

Безнең галимнәр тырышты, шахта хуҗалары ярдәм итте, без хәзер 3 класслар өчен дәреслек әзерлибез. 1, 2 класслар өчен инде әзер. 1 класстан укытыла башлый, - дип куанып сөйләде ханым. Менә бит!

«Киләләр, киләләр!»

Ул арада «киләләр, киләләр!» дигән тавышлар ишетелде. Машиналар килеп туктады, алардан чыккан кунаклар башта мәйданга керү хутында торган имамнар, православ руханилар белән очрашты. Аннары мәртәбәле кунакларны җырлап-биеп, чәкчәк биреп, башларына түбәтәй кидереп каршы алдылар. Аннары китте-китте... Адым саен диярлек кунакларны татарча җыр-бию белән каршы алалар, теләкләрен җиткерәләр. Апалар Рөстәм Миңнехановка ни дә булса әйтеп калырга, яшьрәкләре фото-видеога төшерергә тырыша. Дөрес, яшь дигәнем 40 яшьләрдәге ханымнар инде...

Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Цивилевны татарча җырлаттылар да, биеттеләр дә апалар. Сарылдылар гына инде – куллары үрелә генә Президентка. Бер дә Цивилевны тотмыйлар! Әллә инде тотып арганнар, әллә инде үзебезнекен күбрәк яраталар. Ирексездән, күптән түгел Равил Шәрәфиев бер интервьюсында әйткән сүзләр искә төште. «Әле бит андагы кешеләр тавык ашаган куллары белән кочып, төрткәләп, костюмыңны да пычратып китә», дигән иде. Бу апаларны сүгәргә теләвем түгел, яратуларын да аңлыйм, әмма һәр кеше тота башласа, күпкәрәк китәр кебек, бетмәс микән ул... «Бу кеше кая барадыр, мин әбиләргә кайтам» дигәндәй булдым үзем дә кеше арасыннан араланып көч-хәл белән йөргәндә. Андагы халык, андагы халык!!!

Шор халкы вәкилләре мәртәбәле кунакларга шор халкының милли киеменең бер элементын – милли пута (кур) бәйләде: «Безнең иң яраткан, иң көтеп алган бәйрәмебез – Сабантуй», - диде ул. Сергей Цивилев зур гәүдәле – путаны бер генә әйләндерделәр. «Миңа моны өч тапкыр урарга була», - дип көлде Рөстәм Миңнеханов. Апа җавапсыз калмады. Путаның артып калган өлешен күрсәтте дә – «Бу безгә – шор иленә юлны күрсәтә», - ди.

Булдыгызмы әле бездә? Шерегешта булдыгызмы? – дип сорый апа. (Шерегеш – курорт, шорлар күпләп яши торган бистә).

Юк, – ди Цивилев.

Акча юк! – дип сәбәбен аңлатты Рөстәм Миңнеханов.

Апа монысына да җавап тапты – Сабантуй алдыннан Кузбасс белән Татарстан арасында төзелгән килешүне телгә алды. Килешү төзелгәч, акчасы да табылыр дигәндер инде.

Шор апасы саубуллашканда миңа әйткән сүзләрне кабатлады. «Безгә татарлар дип әйтсәгез дә була!» Әфганстандагы татар кардәшләребезне таптык дип куанган идек, менә Кузбасста да татарлар пәйда булырга тора дип куандым.

Сабан туе губернаторга нигә ошый?

Сабан туе чын татарча җырлы-моңлы театраль күренештән башланды. Рәхмәт оештыручыларга! Алайса шатырдатып бары тик русча гына башлыйлар еш кына читтәге Сабантуйларда, башкалар үпкәли күрмәсен дип, «Калинка» биетәләр, татар бәйрәме икәнен белми дә каласың. Татарча башланып кына калмады, шактый дәвам итте татарча, фольклор ансамбль, эстрада җырчылары рәхәтләнеп тамашачыларның күңелен ачты. Мин «Исәнмесез» булыр да, шатырдатып русча гына дәвам итәр дип уйлаган идем, рәхмәт, алай булмады, рәхәтләндереп татарча да, русча да алып бардылар.

Шахтерлар Сабан туеның үзенчәлеге – бәйрәмгә чит төбәкләрдән һәм төрле илләрдән шахтерлар чакыралар. 50 кешелек шахтерлар парадына башлыча татарлар килгән. Беренче итеп Донбасс шахтерларын чыгардылар. Абузовлар династиясе – Рәшит һәм аның улы Ринат беренче булып чыктылар. Рәшит Абузов – Луганскиның Алчевск шәһәре «Таң» татар милли-мәдәни үзәге җитәкчеләренең берсе. Ә Хәлим Вергасовның 40 еллык стажы бар икән. Коми өлкәсен Воркута шәһәреннән Садертдиновлар династиясе вәкилләре шахтада гомуми 206 ел эшләгән. Кыргызстан һәм Казахстаннан дүртешәр шахтер килгән иде. Луганск Халык Республикасы җитәкчесенең Татарстан Президенты һәм Кузбасс губернаторына тәбрикләү хатын укыдылар. «Чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм... Бу бәйрәмдә Луганск делегациясе катнашуы ике арадагы дуслыкның ныгуына китерер дип өметләнәм», - диелгән Леонид Пасечникның Рөстәм Миңнехановка адресланган котлавында.

Сүз уңаеннан, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән сөйләшкән идем, ул Шахтерлар Сабан туе киләчәктә Донбасста үткәрелергә дә мөмкин, ди. Билгеле, әлеге вәзгыятьтә нинди дә булса сөйләшүләр алып бару турында телгә алу да урынсыз, әмма бу Сабантуйга Донбасс вәкилләре зур игътибар белән карый икән. Быел Донецк төбәгендә Сабантуйлар булмаган, Луганскиның кайбер торак пунктларында Сабантуйлары мәдәният йортларында, алдан игълан ителмичә һәм күп халык җыймыйча билгеләп үтелгән.

Аннары губернатор белән Президентны сәхнәгә чакырдылар. Сергей Цивилев ни өчен Сабан туеның ошавын әйтте:

Чөнки бу хезмәт кешесе бәйрәме. Чөнки бу барлык милләтләр бәйрәме. Бу бәйрәм безгә рухы белән якын. Шуңа без аны бик шатланып уздырабыз, – диде губернатор.

Аннары Кузбасс төбәгенә татарларның ничек килеп төпләнүе турында сөйләде. Татарлар күпләп килүе 1930 елларда, 1930 елларда СССРда Кузбассны «икенче Донбасс»ка әйләндерү турында карардан соң башлана.

Мин Татарстанда булганда сөйләгәннәр иде. Ул вакытта авыр заманнар булган. Һәм бары тик күп балалы гаиләләрдәге балалар гына ике имза белән Кузбасска килгән. Кузбасс төзергә, шахтада эшләргә! Бу хакта сез яхшырак сөйлисез, - дип ул микрофонны Рөстәм Миңнехановка бирде.

Фото: © tatarstan.ru

«Бу гаиләләр өчен матди ярдәм булган. Алар үзләрен генә түгел, Татарстанда калган туганнарына да ярдәм итә алган. Бу шахтага киткән кешеләр яшәгән урыннар өчен дә ярдәм булган», - диде Рөстәм Миңнеханов. Кылт итеп искә төште – Булат та бит Мәйсәрәгә зәңгәр шәл алып кайткан. Матди ярдәм бит инде. Дөрес, мулланың өен яндыруны ярдәм дип әйтеп булмый инде авылга, әмма Мәйсәрә ягыннан караганда, зыянына караганда файдасы күбрәк булгандыр.

Татарстан Президенты сәламләү сүзен татарча башлады.

Татарстан Президенты Россиянең көчле сәнәгать төбәгендә «үзебезнең иң яраткан матур Сабантуй бәйрәмен» уздыруны зур горурлык дип атады. «Безнең үзебезнең сәнгатебезне, мәдәниятебезне күрсәтә алабыз. Татарстанда 30 процент кына татарлар яши. Төрле төбәкләрдәге татарларны күрергә без бик шат», – диде Татарстан Президенты. Ике өлкә җитәкчесе күптән түгел генә Кузбасста киләсе елда Федераль Сабантуй уздыру турында килеште. Аннары ике төбәк җитәкчесе милли гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә хезмәт куючыларга бүләкләр тапшырды.

Россия рекорды һәм татар бәйрәме

Шахтерлар Сабан туенда Россия рекорды куелды. Төрле халыкларның милли киемнәрдәге иң зур әйлән-бәйлән уены узды. Оештыручылар 1100 кеше дип әйттеләр, алып баручылар әйтүенчә, бу - Россия рекорды. Сабантуй башланганчы ук алар фонтан тирәли тезелеп баскан иде, шахтерларга һәм хороводка багышланган русча җыр башлангач, алар биеп әйләнә башлады. Аннары алып баручы «Рекорд куелды!» диде. Бу бик күп сандагы милли киемнәрдәге кешеләр Сабантуйга үзенчәлекле төсмер өстәде. Бөтен халыклар да милли киемнәрдән йөри башласа, искиткеч булыр иде. Әмма милли кием кояш күзенә лупа киеп кыздырганны исәпкә алып тегелми никтер – күпләренә кыен иде бугай.

Новокузнецкида беренче Сабантуй 2017 елда гына узган. Ә мондый зур масштабта шәһәрдә беренче уза. Шәһәр кешеләре әйтүенчә, аларның бу кадәр кеше җыелганын күргәннәре дә булмаган. Татарлар бәйрәм итә белә инде! Шәһәрнең рәвешенә карап, шулай дип өстәп тә була әле – бәйрәм итә дә белә татарлар, эшли дә белә... Ник дисәгез, шәһәр читендә дүрт түбәле йортлар, аларны газлаштыра башлау турында быел гына карар кабул ителгән. Бөтенесе дә күмер ягалар, моңа өстәп, котельнялар, металлургия заводлары – кышын шәһәрдә төтен исенә чыдарлык түгел, ди. Дөрес, Новокузнецкины начар хәлдә дип әйтеп булмый, яшәрлек диләр, әмма татарча - бер-береңнән уздырырга дип яшәү юк инде монда.

Булганның кадерен белмибез дип без еш әйтәбез, биредәге татарларның мөнәсәбәтен күргәч, Сабан туеның да кадерен белмибез дияргә була. Ул мондагы татарлар өчен шулкадәр кирәк әйбер, аларның дәрәҗәсен бу Сабантуй бик күтәргәндер. Ә биредә яшәүчеләр арасында татар милли бәйрәменең ни икәнен бөтенләй белмәгән кешеләр искиткеч күп иде. Уеннарын әйткән дә юк! Көрәшче Муса Галләмов сөйләп торды әле: аңа танышы сөйләгән - капчык киеп чабышу оештырылган урынга килгән кешеләр «бу уенга күпме акча түләп керәсе?» дип сораганнар икән... Бушлай икәнен белгәч, гаҗәпләнгәннәр...

Татпотребсоюз 4 мең кешелек шурпа пешергән иде дигән идем бит. Бу да бик гаҗәп тоелган кешеләргә, «угощение» дип язылса да, ышанмыйча: «чынлап та бушлаймы?» дип бер-берсеннән сорыйлар. Аннары ашау өләшеп торган кооператорларга әйткән дә әле берсе: «Сез татарлар бит. Бушлай ашатырсыз да, эшләтерсез аннары, сез татарларны белмәссең», – ди икән.

Кузбасс батыры Муса

Новокузнецкидагы Шахтерлар Сабан туенда Муса Галләмов Баш батыр калды. Безнең егетләр шәп көрәшә инде! Бер-бер артлы алып салып кына тордылар үзләренә каршы чыкканнарны. Бөтен үлчәүләрдә дә диярлек татарстанныкылар, 65 кг үлчәүдә генә Алтай республикасыннан Батыр Нечышев җиңеп чыкты. Калганнар - Искәндәр Мортазин (75 кг), Илдар Гыйниятуллин (85 кг), Булат Мусин (100 кг), Муса Галләмов (абсолют категориядә). Муса финалдагы көрәштә Булат Мусинны чистага салды. Башта тигез диярлек бардылар – Муса файдасына өчкә ике, аннары Муса «прямая стойка» алымы белән җиңде. Азактан әйтте инде – бу аның «фирменный» стиле икән, гәүдәгә зуррак булгач, шул ысул белән ыргыта икән көндәшен.

Җиңгәч, егетләр йөгерешеп чыкты мәйданга, батырны күккә чөйделәр. Муса үзе, ашыга-ашыга футболкасын салып, мәйдан читенә ашыкты. Җиңгән очракта үзенең футболкасын җанатарына бирергә вәгъдә иткән икән. Мусага Татарстан Президенты бүләген - «Лада Гранта» бирделәр. Сабантуйдан кайткач, «Болгар радиосы» эфирына килгәч, Мусаны «кыстылар» – килешеп сөйләшү булмадымы, янәсе. Юк, ди. Әмма кайчак сөйләшү була ди – җиңеләчәген белгән егетләр каршы чыкканда «каты салма», дип әйтә икән. Бүләк ничек бүленә дигән сорауга да җавап бирде – җиңүче машина кадәр машина белән кайтып китә (дөресрәге сатып), ә җиңелгәнгә берни калмый булмасын өчен, призның бер өлешен көндәшкә калдыру гадәте дә бар икән көрәшчеләрдә.

Лениногорск башлыгы Рәгать Хөсәенов белән самолетта сөйләштек: Татарстан Президенты һәр көрәшчене диярлек танып белә, ди. Монысы куанычлы хәл, билгеле. Татар көрәшен күрсәтергә, көрәшчеләрне, көрәшне танытырга, кирәк, дигән фикердә район башлыгы.

Сабан туен беләләрме һәм ул кирәкме?

Сабан туен җирле халык белгәнме? Мин бик күп кешеләр белән шул хакта сөйләштем.

Муенына баласын утыртып килгән бер егет белән сөйләштем. Артур Ледомскийның әтисе Ринат исемле татар булып чыкты, үзенең татар улы булганы белән моңа кадәр бер дә кызыксынмаган. Бу бәйрәмнән соң ул бәйрәм, татарлар белән кызыксыначагын әйтте.

Бәйрәмнәр оештыручы Евгений Лукьяненко «Сабантуй – язгы кыр эшләре бәйрәме», дип кенә белә, нинди дә булса халыкныкы икәнен Татарстан делегациясе катнашуы нәтиҗәсендә генә белгән. Новокузнецкидан Кирилл Шелепов бу бәйрәмнең «югары дәрәҗәдә һәм позитив» булуын билгеләп үтте. Ул моңа кадәр күбрәк рус культурасы белән генә таныш булуын, ә бу бәйрәмнең этник бәйрәм икәнлеген генә белгәнлеген әйтте.

Олыракларның барысының да диярлек татар танышлары бар, алар Сабантуй - милли бәйрәм икәнен белә. Яшьрәкләр белми инде. Сабрина исемле бер яшь әни танышларыннан гына бу хакта белгән. «Шәһәрдә мондый бәйрәмнәр бик аз бездә. Гаҗәп, шулкадәр кешелек бәйрәм булганы юк», - ди ул. «Матур, кызыклы бәйрәм», - дип бәяләде Алина Лепилова. Наташа Баянзина «Прикольный», дип куана.

Сабантуйга ни җитми? Сабан туена, минемчә, татарлык җитеп бетми кебек. Татарстанда еш кына «Сабантуй – Татарстанның акчасын туздыру» дигән фикер ишетергә туры килсә, читтәге татарлар бу сүзне ишеткәч, гаҗәпләнеп һәм нәүмизләнеп калалар. Безнең өчен ул адым саен Сабантуй... Ә алар өчен Татарстан килеп бәйрәм оештырып бирүе – зур дәрәҗә.

Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев белән дә шул хакта сөйләштек.

Сабантуйның хәзерге вакытта әһәмияте йөзләгән тапкыр арта. Безнең шундый мәшәкатьле вакытыбыз. Халыкларны, диннәрне берләштерергә кирәк вакытта җитәкчеләр халык арасында. Сабантуй рухны күтәрә, берләштерә, киләчәккә өмет уята. Бу – безнең төп бәйрәм. Татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау өчен идеология рычагы. Акча китә дигәндә... Минемчә, Сабантуй башлыча спонсорлар хисабына уздырыла. Уздырырга кирәк, бәлки тагын да күбрәк спонсорларны җәлеп итәргә кирәктер, - диде ул.

Рөстәм Ямалиев Сабан туен файдалырак итәр өчен өч әйбер кирәк, ди. Беренчесе – бизнесменнар өчен түгәрәк өстәл. Милли милли йөзен саклап калу Россия татарларының аксакаллар шурасы, аннары яшьләрне җәлеп итү өчен, алар өчен дә өстәмә чаралар уздыру.

Аның фикерен безнең янәшәдә басып торган Алтай крае татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Әминев тә хуплады. «Халыкара масштабтагы бәйрәм, ул мораль, рухи яктан зур күтәрелеш бирә, традицияләргә кызыксынуны арттыра, татарлар өчен аралашу мөмкинлеге тудыра. Татарның авторитетын күтәрә, губернаторларның мөнәсәбәте безгә җитдирәк була, игътибар арта, милли проектларны яклау җиңелрәк була», - ди.

Кирилл Шепелов – рус халкы киеменнән. Ул Сабан туеның татар бәйрәме икәнен белмәгән дә.

Фото: © Рәмис Латыйпов

«Сабантуй ул безнең татар халкын күрсәтә. Без мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклый алачакбыз. Без бергә булырга, татарларны күрсәтергә тиеш. Башка милләтләр безгә икенче төрле карый башлый. Алар безгә болай да хөрмәт белән карый, ә Сабантуй ул безнең дуслыкны күрсәтә», – ди Новокузнецк татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, Новокузнецк татары Гөлсинә Гайнетдинова.

Гөлчәчәк Абдуллина шәһәрдә татар апалары ансамбле барлыгын Сабантуйда белгән – татарча җырлаган ханымнарны күреп, яннарына килгән, аны да җырларга чакырганнар. «Сабантуй татарларга очрашу, аралашу мөмкинлеге бирә. Эштә барысы да руслар, алар миңа элек Гуля дип әйтәләр иде, хәзер Голсина дип әйтә башладылар, безне хөрмәт итәләр», – ди ул.

Шурпаны кем ашаган?

...Менә шундый Сабантуй. Мин бөтенесен күрергә теләп, күпсанлы кешеләр белән очрашып, матбугат үзәгендә хәбәрләр язып оешып килеп җиткәнче шурпадан җилләр искән иде инде. Бары тик бер читтә еламсырап торган чуаш милли киемендәге апалары гына шурпа булганын хәтерләтеп тора: «Шурпа беткә-ә-ән!» дип сыктыйлар. Еларсың да, бик өреле, бик симез итле шурпа иде шул. Мактаулы сигез бәрән ите аягын селеккән... Минем әлсерәгән кыяфәтне күргәч, Татпотребсоюз вәкилләре, кызганып, хәзинәдә барын – лимонад тоттырды. Шешәсе бармакларны өтеп пешереп алды - чүт кулдан төшереп җибәрмәдем. Шурпа ук түгел инде анысы, әмма кайнарлыгы буенча аннан һич тә ким түгел иде, билләхи газыйм!

Гурьев районыннан Чуваш-Пай авылыннан килгән чуаш апалары булып чыктылар. Сабантуйны бик югары бәяләделәр. «Төрле милли костюмнар кәефне күтәрә. Татарстаннан шундый дәрәҗәле делегация килүен бик югары бәялибез», - диде чуваш авылы старостасы Нина Зыкова. Быел яз авылларында Агатуй бәйрәмен уздырганнар. «Өлкә күләмендә уздыру өчен безнең халык саны аз», – диде Нина апа, безгә кызыгып, бераз күңелсезләнеп... Алар мине күреп куанды, мин аларны күреп шатландым. Ни дисәң дә, 4 сәгать аерма булган җирдә күршеләрне күрүе бик рәхәт булды миңа да.

Татарстанда бар да алга киткән һәм без инде шушы алга киткән күренешкә ияләнгән дә. Үзеңдәге хәлне бәялим дисәң, читкә барып кара шул. Һаман шул «Зәңгәр шәл»дәге Булат истән чыкмый бит. Мин аннан киммени дип, истәлекле бүләк эзли башладым - файдасыз бит, әй. Шәһәрнең үзенчәлеген чагылдырган берни дә юк! Яшәсен Татарстан – безгә килгән кунаклар өчен ни генә тәкъдим ителми: күчтәнәче дә, сувенир бүләкләре дә. Болар да эшли алыр иде, билгеле. Рәхәтләндереп шахтерлар паркы ачып булыр иде, туристлар өчен импровизацион шахталар, без бит инде чит төбәктән килүчеләр – күрсәтегез инде миңа шул металлургия заводын! Юк, монда Җиңү паркына алып бардылар (алар икәү булып чыкты), анда танк тора икән, икенчесе – бетонланган мәйдан һәм патриотик язулар. Тагын кая барып була дигәч, чиркәү тәкъдим иттеләр. Безнең Татарстанда чиркәүләр текәрәк – Казан Изге Ана иконасы соборы бар. Бездә барыбер кунакларга күрсәтер әйбер күбрәк кебек тоелды миңа. Менә шулай, Сабантуйның да кадерен белеп торасы икән ул.

Миннән Булат чыкмый икән. Шахта төбәгенә кадәр барып, өч көн йөреп зәңгәр шәл табып булмады, зәңгәр оекбаш белән зәңгәр футболка гына таптым. Барыбер йөзгә кызыллык китерерлек бүләкләр түгел бит инде?

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 29 июнь 2022
    Исемсез
    Видеоблогер бармы?
  • 28 июнь 2022
    Исемсез
    Ярый эле Арчаларга йоклэмэгэннэр, купме акчанымэче кутенэ ыргытып кайтырлао иде, ашап эчеп, э монда Кенэрдэ купер салырга акча таба алмыйлар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100