Моннан берничә еллар элек һинд биюе ансамбленең җитәкчесе булып йөргән чакларым. Сценарийлар язып, концертлар алып барам. Казанда бер бәйрәм дә бездән башка үтми. Чыгышларыбыз күп булса да, берсе бигрәк тә истә калды...
Сабантуй бәйрәме. Без мәйданчыкта концерт куябыз. Төрле коллективлар катнаша. Әмма һәммәсе дә бию коллективлары: халык, бал биюләре. Ә без – һинд биюләре белән. Концертны ДК директоры алып барырга тиеш иде. Ләкин ул каядыр юкка чыкты. Теләсәң-теләмәсәң дә программаны миңа алып барырга туры килде.
Шулай, бәйрәм гөрли, биючеләр үз чираты белән чыгыш ясыйлар. Халык, шашып, кул чаба. Шулвакыт минем яныма өлкәнрәк ир кеше килеп басты:
– Сеңлем, «Шахта» җырын башкарсагыз иде, – ди.
Мин югалып калдым:
– Абый, – минәйтәм, – бездә бит җырлар юк, биюләр генә.
– Шул бию арасына «Шахта» җырын да кушсагыз була бит инде...
– Юк, булмый, – дим. – Бездә аны җырлаучылар юк.
– Эх, сезнең бу сикерүләрегез кемгә кирәк? – Абзыйның күзләрендә яшь күренде.
Аның күңелендә ниләр кайнаганы йөзенә чыкты.
– Без бит шул «Шахта» җыры белән үстек, яшәдек, хәтта Донбасста шахтер булып күмер кистек. Сез шуны беләсезме?
Әйе, мин аның үтенечен үти алмадым шул, үти алмадым...
Абзый, үпкәләп, китеп барды.
Шул «Шахта» дигәннән, тагын бер нәрсә искә төште.
Еш кына мин дәү апага кунакка бара идем. Бик олы яшьтә иде ул. Кичләрен озаклап сөйләшеп утырабыз. Ул да «Шахта» җырын бик яратып җырлый. Аның өчен җырның үз тарихы бар. Еламыйча сөйли алмый иде үзе:
– Шул җырны җырлап, авылыбыз белән егетләребезне Донбасска, шахтага озаттык. Безнең абый да шунда китте. Безгә бүләкләр, күлмәклекләр алып кайткалады. Көтеп кенә тора идек. Тик менә берсендә, кайта дип торганда, ул кайталмады. Җырлап киткән җыры гына калды:
Шахталарга син төшәрсең,
Җырлап күмер кисәрсең.
Әмма мине бик сагынсаң,
Бик саргайсаң нишләрсең?..
Сагышлы да, кайгылы да, фаҗигале дә, тарихлы да, үкенечле дә, шул ук вакытта горур да булып яңгырый ул җыр безнең халык тарафыннан!