Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәхси хуҗалыкта тана, сыер, бия яки кәҗә асрау өчен субсидияне ничек алып була?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр өчен заявкалар кабул итә.

news_top_970_100
Шәхси хуҗалыкта тана, сыер, бия яки кәҗә асрау өчен субсидияне ничек алып була?
https://pixabay.com/

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан аңлашылганча, шәхси хуҗалыклар өчен субсидияләргә түбәндәге юнәлешләр буенча эшләүче шәхси хуҗалыклар өмет итә ала:

сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, товар һәм нәселле таналар һәм бер  мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар  сатып алуга, өч яшьтән зуррак  бияләр тотуга, савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм кәҗә бәтиләре  тотуга чыгымнар өлешен  каплау өчен.

Заявкалар арасыннан сайлап алу 2022 елның 29 мартыннан 2022 елның 28 апреленә кадәр үткәрелә. 

Субсидияләр алуга сайлап алуда катнашу өчен шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы граждан «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасының (алга таба – сервис) http://subsidiya.tatar.ru яки http://subsidiya.tatarstan.ru рәсми сайтында я «Минем субсидияләр» мобиль кушымтасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталында www.gosuslugi.ru шәхси кабинетны авторлаштыра, моның  өчен «Электрон рәвештә  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кулланыла торган мәгълүмат системаларының мәгълүмати-технологик хезмәттәшлеген тәэмин итүче инфраструктурада идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы» мәгълүмат системасында расланган исәпкә куелу язмасыннан файдаланырга  кирәк. 

Шәхси кабинетны мөстәкыйль ачу һәм (яки) Сервиста заявка бирү өчен техник мөмкинлекләр булмаган очракта, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы граждан райондагы авыл хуҗалыгы идарәсенә яки Башкарма комитетка үзенең шәхси  кабинеты аша   шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы граждан исеменнән  заявка бирү өчен мөрәҗәгать итә ала.

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру максатларында субсидияләрнең максималь ставкалары түбәндәгечә арттырылды:

  • таналар һәм бер  мәртәбә бозаулаган  яшь сыерлар  сатып алу өчен бер баш терлеккә 60 мең сумга кадәр;
  • нәселле таналар һәм бер  мәртәбә бозаулаган  яшь сыерлар сатып алу өчен бер баш терлеккә 70 мең сумга кадәр;
  • сөтчелек юнәлешендә кимендә 8 баш  сыерга мини-фермалар төзү өчен  - 600 мең сумга кадәр һәм кимендә 5 баш сыерга - 300 мең сумга кадәр.

Заявкаларны сайлап алу турында мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырыла: https://agro.tatarstan.ru/otbor-prodolzhaetsya-5710129.htm

Тулырак мәгълүматны (843) 221 76 54 телефоны аша алырга  мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100