Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәхси сак оешмасының кораллы төркеме теракттан соң «Крокус»ка килмәгән

news_top_970_100

«Крокус Сити Холл»да теракт булганнан соң, дистәләгән кеше, гомерен куркыныч астына куеп, башкаларны коткарган. Шул ук вакытта сак хезмәте нишләгән, дигән сорау күтәрелә. Ишек төбендә билетларны һәм килгән тамашачыларны каршы алган сакчылар – 1 ир һәм 2 хатын-кыз шунда ук үлгән. Әмма бит бинада башка сакчылар да булган! Ни өчен алар каршылык күрсәтмәгән?

Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгы Александр Хинштейн ТАСС агентлыгына шул хакта әйткән. Ул «Крокус»ны саклаган «Крокус Профи» шәхси сак оешмасы арсеналында утлы корал булуын, әмма сакчыларның коралсыз һәм махсус чараларсыз гына эшләвен әйткән иде.

«Арсенал «Крокус»ның күрше бинасында гына саклана, әмма сакчылары коралсыз булган. Шунда ук тиз эш итү төркеме базасы да була, тик алар да теракттан соң килмәгән», – диде Хинштейн.

Дөрес, күрше бина 1 километр ераклыкта икән – билгеле, монда тиз генә барып, корал алып кайту турында сүз дә була алмый. Әмма сак хезмәтенең тиз арада килеп җитә торган төркеме ни өчен «Крокус»ка килмәгән?

«Крокус»ны саклаган шәхси сак оешмасының дистәләгән коралы, шул исәптән «ИЖ-71» пистолетлары һәм үзе корыла торган «Сайга-20КВ» кораллары да булган, диде комитеты башлыгы. «Крокус Профи» тулаем алганда 17 объектны саклый.

Генераль прокуратура концерт залын саклаган сак оешмасы эшчәнлегендә гаеп тапмаган: закон буенча, сакчылар утлы коралдан булырга тиеш, дигән таләп юк. Хинштейн, мондый чараларда утлы кораллы сакчылар булырга тиеш, дип саный.

Социаль челтәрләрдә, ни өчен «Крокус»ка полиция дә вакытында килмәгән, дип гаепләп язучылар бик күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100