news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәхси мәгълүмат интернетта таралмасын өчен нишләргә?

news_top

Үзең турында мәгълүматны эзләү системаларыннан бетерергә һәм шәхси мәгълүмат таралуын чикләү өчен өч законлы ысул бар. Алар: «право на забвение», шәхси мәгълүматны эшкәртүгә бирелгән ризалыкны кире алу һәм үз сурәтеңә хокукны яклау. Бу хакта NEWS.ru басмасына юрист Ольга Федюнина сөйләгән.

Аның сүзләренчә, кеше эзләү системасы операторына мөрәҗәгать итеп, үзе турында мәгълүматка илтә торган сылтамаларны эзләү нәтиҗәләреннән алып ташлауны таләп итә ала. Бу мәгълүмат искергән, дөрес булмаган яки закон бозып таратылган очракларга кагыла. Эзләү системасы гаризаны 10 эш көне эчендә карарга тиеш.

Шул ук вакытта сылтаманы эзләү нәтиҗәләреннән бетерү мәгълүматның сайттан тулысынча юкка чыгуын аңлатмый. Моның өчен ресурс хуҗасына аерым мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип аңлаткан Федюнина.

Шәхси мәгълүматларны яклауның тагын бер ысулы – сайт яки сервис белән куллануны туктатканнан соң, аларны юкка чыгаруны таләп итү. Мондый хокук «Шәхси мәгълүматлар турында»гы 152нче федераль законның 21нче маддәсендә каралган. Оператор таләпне 10 эш көне эчендә үтәргә тиеш. Бу кагыйдәләрне бозган өчен Административ хокук бозулар турында кодексның 13.11нче маддәсе нигезендә штрафлар каралган.

Юрист шулай ук кешенең үз сурәтенә хокукын яклау турында искәрткән. Россия Гражданлык кодексының 152.1нче маддәсе нигезендә, кешенең фотосурәтләрен һәм видеоязмаларын аның ризалыгыннан башка бастыру тыела. Кеше фотога яки видеога төшерүнең төп объекты булмаган очраклар гына искәрмә булып тора.

Цифрлы эзне контрольдә тоту өчен Федюнина үз исем-фамилиягезне, телефон номерыгызны һәм электрон почта адресыгызны кулланып, эзләү системаларындагы мәгълүматны «инкогнито» режимында тикшерергә киңәш иткән. Озак вакыт кулланылмаган аккаунтларны көйләүләр аша яки сервис операторына тиешле таләп җибәреп бетерергә кирәк.

Моннан тыш, белгеч шәхси һәм техник элемтә чараларын аерырга киңәш иткән. Моның өчен язылуларга теркәлү максатында аерым электрон почта адресы һәм виртуаль SIM-карта булдырырга, шулай ук Telegram көйләүләрендә телефон номерын күрсәтүне чикләргә кирәк, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар