Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәхси клиникада түләүсез дәвалану тәртибе

news_top_970_100
Шәхси клиникада түләүсез дәвалану тәртибе
https://pixabay.com/

Шәхси клиникаларда түләүсез дәвалану мөмкинлеге турында Санкт-Петербург дәүләт университетының сәламәтлекне саклауны оештыру һәм медицина хокукы кафедрасы мөдире Игорь Акулин «Прайм» сайтына сөйләгән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Россиядә яшәүче кешеләр мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) полисы белән шәхси клиникага мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен клиника Медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүне гарантияләүнең территориаль программасына кертелгән булырга тиеш. Медицина оешмасының заявка бирү срогы ел саен 1 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Клиника ОМС буенча күрсәтә торган хезмәтләр оешманың сайтында, шулай ук төбәкнең Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды (ТФОМС) сайтында була. Татарстанның ТФОМС сайтын сылтама аша карап була.

Дәвалану өчен яшәү урыны буенча поликлиникадан юллама кирәк, дип аңлата Акулин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100