news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәхси клиника Чаллыда яшәүче ир-атка ярты миллион түләячәк

news_top

Чаллыда яшәүче ир-ат шәхси клиникадан 520 мең сум чамасы акча түләттергән. Ул медицина хезмәтләренең тиешенчә күрсәтелмәве турында судка мөрәҗәгать иткән. Ир-ат сүзләренчә, шәхси клиникада дәвалану ярдәм итмәгән генә түгел, сәламәтлегенә дә зыян китергән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Ир-ат үзе тоткан чыгымнарны, киләчәктә сәламәтлеген торгызуга кирәк булачак акчаны, әхлакый зыян өчен компенсация һәм таләпләрен ирекле рәвештә үтәүдән баш тарткан өчен штраф түләттерүне сораган. Дәгъваның гомуми суммасы 5 миллион сумнан арткан.

Суд билгеләгән экспертиза нәтиҗәләре буенча, клиника эшендә берничә җитешсезлек ачыкланган. Аерым алганда, медицина документларын алып баруда, тикшерүләр үткәрүдә һәм дәвалауда кимчелекләр булган. Бу пациент таләпләренең бер өлешен нигезле дип тану өчен сәбәп булган.

Шул ук вакытта экспертлар медицина ярдәменең вакытында һәм квалификацияле күрсәтелүен, диагнозның дөрес куелуын, ә дәвалау ысулының пациентның клиник хәленә туры килүен билгеләгән. Бу хәл судның дәгъва буенча соңгы карарына йогынты ясаган.

Суд дәгъваның бер өлешен канәгатьләндермәгән. Беренчел кабул итү бәясе, тикшерүләргә, табибларга күренүгә һәм даруларга тотылган чыгымнарның шактый өлеше – барлыгы 198 мең сумнан артык акча кире кайтарылмаган. Моннан тыш, таксига тотылган чыгымнарны каплау таләбе дәлилләр булмау сәбәпле кире кагылган.

Киләчәктә дәвалануга тотылачак акчаны түләттерү таләбе дә канәгатьләндерелмәгән. Экспертиза үткәрелгән вакытта пациентка күрсәтелгән медицина хезмәтләренең нәтиҗәләрен бетерү өчен өстәмә медицина ярдәме кирәк булмавы ачыкланган.

Нәтиҗәдә, суд дәгъваны өлешчә канәгатьләндереп, клиникадан якынча 520 мең сум түләттерү турында карар чыгарган, дип хәбәр иткән ведомствоның матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар