news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәхси йортта чыккан янгында 5 бала һәлак булган

news_top

Узган төндә Әстерхан шәһәрендә торак йортта янгын чыгып, 5 бала һәлак булган. Янгын чыкканда балаларның әнисе өйдә булмый. Тикшерү органнары бу коточкыч фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен җентекле тикшерү үткәрә, дип яза «Аргументы и Факты» сайты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын 2025 елның 20 апрелендә, төнге сәгать 2ләр тирәсендә, Әстерханның Киров районында урнашкан шәхси йортта чыккан.

Янгын сүндерүчеләр, утны сүндергәннән соң, йортта 4 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге дүрт баланың мәетен таба. Соңрак бишенче баланың мәете табыла. Ачыкланганча, янгын чыккан вакытта балаларның әнисе өйдә булмаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул күршеләрендә кунакта булган.

Фаҗига белән бәйле рәвештә Россия Тикшерү комитетының Киров районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлак булган балаларның икесе шул йортта яшәүче хатынның үз балалары, икесе – опекага алынган балалары, ә бишенче бала гаиләдә кунакта булган.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 22 апрель 2025
    Исемсез
    Тонге икедэ дэ ойдэ булмаган хатын, эни тугел, кубэлэк кенэ ул 😱😱😱😱😱
  • 20 апрель 2025
    Исемсез
    Монда опека органы җаваплы хезмәткәренә 20 ел, ана кешегә 10 ел, ата кешене эзләп табып, 5 ел төрмә тиеш. Ни өчен икәнен башы булган кеше үзе дә аңлар. башы булмаган кешеләр моны укып маташмый.
  • 20 апрель 2025
    Исемсез
    Мына кунактан кунакка гына Йоре инде хазер
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар