Торак-коммуналь хуҗалык белгече Дмитрий Бондарь, кар көрәмәгән очракта, шәхси йорт хуҗаларына штраф салулары мөмкин булуын искәртә. Бу турыда «Радио 1» яза.
Бондарь билгеләп үткәнчә, хокук бозуларның берсе – янгын гидрантларына керү юлларында кар өемнәре булу. Моның өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салына.
«Әгәр кар бик күп явып, көрәлмичә торса, моңа тикшерүче хезмәтләр игътибар итүе мөмкин. Күпчелек очракта борчылуның төп сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы», – дип аңлатты белгеч.
Шулай ук, аның сүзләренчә, карны махсус билгеләнгән урыннарга түгел, ә юлга чыгару да хокук бозу булып санала. Бу гамәл хәрәкәткә комачаулау дип бәяләнә һәм 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф салына.
Бондарь ассызыклаганча, штрафлар нигездә махсус хезмәтләр эшенә комачаулаган өчен салына, диелә хәбәрдә.