news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәхси автомобильме, әллә таксимы: кайсында йөрү арзанрак?

news_top

Халыкара автосервислар челтәре кызыклы тикшеренү уздырган. Ул шәхси автомобильдәме, әллә инде таксида йөрү отышлыракмы икәнен чагыштырган. Бу хакта «За рулем» сайты яза.

Мисал өчен Россиядә популяр булган 2012 елгы, автомат тартмалы һәм 1,4 литр двигательле Hyundai Solaris машинасы алынган. Клиентларның реаль мәгълүматлары нигезендә, техник тикшерү һәм ремонт буенча 1 еллык 95 төрдәге эшне санаганнар. Бензин – 142 мең сум, ОСАГО, салымнар – тагын 91 мең сум килеп чыккан.

Барлыгы: шәхси машинада йөрү елына 233 мең сумга төшкән.

2025 елда таксида йөрүнең уртача бәясе итеп 624 сум алынган. Әгәр эшкә елдагы барлык 247 эш көнендә таксида барсаң, елына 308 мең сум килеп чыга.

Тикшеренүчеләр, үз машинаң белән йөрү 75 меңгә арзанракка төшә, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Әмма такси ремонт һәм парковка мәшәкатьләреннән коткара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар