Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәхнәләрдән төшми торган актриса булыр иде»: Зифа Нагаева Иркәнең әнисе белән очрашкан

news_top_970_100
«Сәхнәләрдән төшми торган актриса булыр иде»: Зифа Нагаева Иркәнең әнисе белән очрашкан
социаль челтәрләр

Җырчы Иркәнең Уфада узган концертында тамашачысына сюрприз ясап, әнисен сәхнәгә чыгаруы турында язган идек. Миңлебәдәр апа үзе дә гомер буе артист булу турында хыялланган, тик сәхнәләргә менәргә мөмкинлеге генә булмаган. Ниһаять, олыгайган көнендә, кызы аның бу теләген чынга ашырган.

Миңлебәдәр апаны Уфа тамашачысы искиткеч җылы кабул иткән. Иркәнең үзенә караганда да күбрәк алкышлаганнар бугай әле. Җырчының концертын карарга килгән автор-башкаручы, Иркәнең бик күп җырларының авторы Зифа Нагаева да Миңлебәдәр апага зур бәя биргән.

«Дуслар, әгәр дә сез әлегә кадәр укымаган булсагыз, Иркәнең социаль челтәренә кереп укыгыз әле. Иркәнең әнисен, тиктән генә утыртып, үткәннәрен сөйләткән мизгелләре бар. Театрлар да, романнар уку да кирәкми. Аның тормышын китап укыган кебек сүтәсең.

Безнең Сәвия апа Сираевалар кебек сәхнәләрдән төшми торган җырчы һәм актриса булыр иде ул, үз вакытында ул тормышыннан чыгып киткән булса. Рәхмәт сезгә, Миңлебәдәр апа, йөрәгемә якын итеп, һәр тамашачының сөюен үзем аша сезгә үткәрәм», – дип җылы сүзләр белән күңелен күтәргән Зифа Нагаева Миңлебәдәр апаның.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100