Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәхнә күтәреп тора алмас бу «талант»ны, ишелер»: җырчы Диләрәне тәнкыйтьлиләр

news_top_970_100
«Сәхнә күтәреп тора алмас бу «талант»ны, ишелер»: җырчы Диләрәне тәнкыйтьлиләр
Социаль челтәрләр

«Татар эстрада» төркеме үзен Диләрә дип таныштыручы яшь җырчының «Мин инде кияүдә» җырын тәкъдим итә. Тик төркемнең укучылары Диләрәнең «таланты»на бәяне үзе теләгәнчә бирмәгән. 89 комментарий арасында бер генә уңае да юк.

Җырчы Лилиана Илназарова: «Җаныкаем... Үзе ишетмәдеме икән», – дип язып куйган. Алга таба: «Кошмар», «Ахырзаман шушыдыр», «Сәхнә күтәреп тора алмас бу «талантны», ишелер», «Акча барын да хәл итә шул. Бузова татарча», «Коточкыч, сүзсез калдым», «Әстәгым, нинди телдә җырлый ул?», «Татар җыр сәнгатен шул дәрәҗәдә мыскыл итмәгез инде», «Үләм, күрәселәр бар икән әле», «Тямайны затмит бу җырчы», «Ник, аны шулай итсәң дә ярый идемени? Мин дә җыр яздырам болай булгач», «Күпме талантлар үзләрен күрсәтергә оялып йөри. Ә монда татар теле – ноль, ноталарга бөтенләй туры килми. Хурлык», – дигән комментарийлар китә. 

Җырны Гөлфия Шакирова сүзләренә Мирхәт Гайсин иҗат иткән.

Сез дә тыңлап карагыз әле Диләрәне. 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Сәхнәгә чыгаручысын тотып ярырга бу җыр микэн инде. Атказанган исемен алыр эле курер сез...
  • 26 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ай тамаша булган икэн бу. Тагын бер татар жырын бетеруче барлыкка килгэн. Аллага тапшырдык.....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100