Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәхәр ашамыйча ураза тотарга ярыймы?

news_top_970_100
Сәхәр ашамыйча ураза тотарга ярыймы?
Фото: © "Татар-информ"

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында сәхәр ашауның фазыйләте аңлатыла.

Сәхәр ашамыйча гына ураза тотарга ярыймы?

Сәхәр җәһәтендә 2 хәдис бар.

Рәсүлебез (аңа Аллаһының сәламе булсын) Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сәхәрне ашагыз, анда бәрәкәт бар», – ди. Бәрәкәтнең мәгънәсе бик киң. Бәрәкәт ул – саулык-сәламәтлек, ризык, иминлек тә.

Башка бер хәдисендә рәсүлебез: «Китап әһелләренең уразасы белән мөселманнар уразасының аермасы – сәхәрдә», – ди. Ягъни башка диннәрдә дә ураза бар. Әмма аларда сәхәр дигән нәрсә юк икән. Шуңа күрә сәхәр мөселманнар уразасын башка диннәр уразасыннан аерып тора.

Әгәр кеше йоклап калса, ул фарыз-мәҗбүри түгел. Әгәр кешенең бөтенләй ашыйсы килми икән, ул вакытта кеше тәгам җыймаса да, ураза тотарга дип ният кыла икән, аның уразасы, иншалла, кабул булыр. Әлбәттә, ураза тотам, дип ниятләү мәҗбүри.

Әмма пәйгамбәребезнең сөннәтен үтим дип, сәхәрдән булсын дип, бер генә йотым су кабып куйсагыз да, бу безнең өчен зур нигъмәт-бәрәкәт була ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100