Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сахалиннан мобилизациягә алынган татар кешесе Татарстандагы туганнарын эзли

news_top_970_100
Сахалиннан мобилизациягә алынган татар кешесе Татарстандагы туганнарын эзли
Роман Якупов
Видеодан скриншот

Сахалин өлкәсенең Корсаков шәһәрендә яшәүче Роман Якупов Татарстандагы туганнарын эзли – бу үтенече белән ул төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясенә мөрәҗәгать иткән.

«Минем бабамның әтисе Якупов Гыймалдин Ибней Казан янындагы авылда яшәгән, авылның төгәл исемен әйтә алмыйм. Ә минем бабам – Рәшит Гыймалдин улы, Сочида туган, үз вакытында аның әтисен шунда хезмәт итәргә җибәргәннәр. Хәзер мин үзем Корсаковта яшим, гаиләм Мариупольдә, бабам безнең нәселне шунда корган», – дип сөйләде Роман Якупов.

Роман Якупов мобилизациягә алынган, ул хәрби махсус операция үткәрү зонасына берничә көннән соң китәргә әзерләнә. Ул барлык туганнарына, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләренә дә сәлам юллый. «Сезнең ярдәмегез белән без һичшиксез җиңәчәкбез. Иң мөһиме – сез янәшәдә», – диде ул.

 

Роман Якупов белән элемтәгә керергә Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге» төбәк татар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Зәкия Вәлитова ярдәм итәчәк. Аңа +7(924)282-47-61 номеры буенча шалтыратырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100