Сахалиндагы Тымовское бистәсендә биш катлы йортта шартлау булган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
РИА Новости әлеге вакытта 7 кеше үлүе турында билгеле булуын хәбәр итте. Аларның өчесе – балалар.
Якынча версия буенча, йортта көнкүреш газы шартлаган.
Урында экстрен хезмәтләр эшли. Ишелгән йорт хәрабәләрен актаралар.
Йорт газлаштырылмаган булган, диелә хәбәрдә.