Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сахалинда балаларга аборт видеосы күрсәткәннәр

news_top_970_100
Сахалинда балаларга аборт видеосы күрсәткәннәр

Бүген Россия мәгълүмат чаралары Сахалиның Оха шәһәрендәге 7нче мәктәптәге югары класс укучыларына аборт видеосы күрсәтүләре турында язды. Бераздан аның видеосы да чыкты – аннан аңлашылганча, актлар залына җыелган укучыларга зур экраннан медицина процедурасы күрсәтелә, анда абортларның үлемгә китерергә мөмкин булуы, организмга зыян салуы сөйләнелә. Укучыларның кайберләре читкә карый, кайберләре күзләрен йомган дип язалар. Актлар залында малайлар да, кызлар да булган. Кайбер укучылар бәдрәфтә коскан да.

Мәктәп директоры, эшем күп дип, журналистларга интервью бирмәгән.

Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина, бу вакыйга уңаеннан, Генераль прокуратурага мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә «ДумаТВ».

Останина фикеренчә, мәгариф системасы балаларның психик халәтенә зыян салмаска тиеш. «Әти-әниләр рөхсәт биргәнме?» – дигән сорау куя ул. Депутат шулай ук мәгариф министры Сергей Кравцовка да мөрәҗәгать иткән. Ул, мәктәп директоры һәм педагоглар җавапка тартылырга тиеш, дигән. «Мондый чараларның бернинди файдасы юк, ул кире эффект кына бирергә мөмкин», – дигән депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100