Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәкия Вәлитова Донецкида: «Икенче позициядә татар егетләре шулкадәр күп. Сер итеп әйтәм»

Сахалинда яшәүче татар милли-мәдәния мохтарияте җитәкчесе Зәкия Вәлитова Донбасска барган.

news_top_970_100
Зәкия Вәлитова Донецкида: «Икенче позициядә татар егетләре шулкадәр күп. Сер итеп әйтәм»
Зәкия Вәлитованың шәхси архивыннан

«Бу көрәштә без дә файдалы булырга телибез»

Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе каршында «Сахалин Zа Наших!» дип аталган хәрәкәт булдырылган. Бу хакта sakh.online сайтында Наталья Неверова шул хәрәкәтнең эшчәнлеге турында яза.

«Күпмилләтле команданың халык хәрәкәте штабында иртәдән үк эш кайный. Буш вакытлары булганда килеп ярдәм итүче волонтерлар сугышчылар өчен кирәкле әйберләр әзерли. Борщ өчен яшелчәләр, витаминлы компот өчен җиләк-җимешләр киптерелә. Солдатларга «коры душ» – махсус сыеклык сеңдерелгән салфеткалар җыялар, бу салфеткалар бер тамчы су белән кулларны җиңел генә юып алырга мөмкинлек бирә. Барысы да уйланылган һәм хәрбиләрнең теләкләрен исәпкә алып эшләнә. Монда төрле яшьтәге волонтерлар бар. Һәм алар берләшеп, уртак эшкә үз өлешләрен кертәләр», – дип яза журналист.

Сугышчылар өчен, ризыктан тыш, команда әгъзалары маскировка челтәрләре үреп, сугыш кырыннан яраланганнарны чыгару өчен тактик ташу җайланмалары да ясый.

– Безнең 2014 елдан ук Донбасста яшәүчеләргә ярдәм җыю тәҗрибәсе бар иде. Шуңа күрә узган елның февралендә без берләштек һәм инде март аенда ук Донбасстагы егетләребезгә беренче посылкаларыбыз китте, – ди автономия рәисе һәм команда җитәкчесе Зәкия Вәлитова.

Хәрәкәт азәрбайҗан һәм таҗик диаспораларын, Корея иҗтимагый оешмасын берләштергән. Аларга диабет белән авыручылар җәмгыяте, медицина колледжы, тимер юл институты студентлары, эшмәкәрләр, өлкә халкы һәм хәтта мәктәп һәм балалар бакчалары ярдәм итә.

– Хәрбиләребезнең кием һәм ризык белән тәэмин ителгәнен мин күрдем. Ләкин без дә яклаучыларыбызга ярдәм итәргә һәм аларны тәмле ризыклар белән сыйларга, бу көрәштә без дә файдалы булырга телибез, – дип сөйли Зәкия Вәлитова.

«Без бергә булуыбызны күрсәтергә теләдек»

Мобилизация игълан ителгәч, команда активистлары атна саен утрау төбәгендәге полигоннарга йөри башлый. Сугышчыларга милли ризыклар: татар һәм бурят сыйлары, корея, үзбәк һәм таҗикларның Көнчыгыш ашларын һәм, әлбәттә, пылау әзерлиләр.

– Егетләр безнең килүебезне көтеп торды. Без аларны ашатырга дип килмәдек, аларның ризыклары җитәрлек. Без аларга бергә булуыбызны күрсәтергә теләдек, – ди Зәкия Зиатдин кызы.

Бу эштә Сахалин музыканты һәм җырчысы Юрий Мусаленко килә. Ул гитарага җырлар башкара, мобилизацияләнгәннәрнең борчу хисләрен тарата, дип яза журналист.

Оешма махсус хәрби операция зонасына һәм госпитальләргә гуманитар ярдәм җыюны башлый. Җыелган акчага тепловизорлар, квадрокоптерлар һәм сугышчыларга кирәкле башка җиһазлар сатып алып җибәрәләр.

«Үзебезнең татар егетләренә гуманитар ярдәм алып килдек»

Апрель аенда Зәкия Вәлитова Юрий Мусаленко белән бергә Донецкига гуманитар ярдәм илтә.

Алар башта Ростовка барып җитәләр, ә аннан Донецкига. Килгәч тә, аларны Сахалиннан якташ командирлар каршы ала.

– Үзебезнең татар егетләренә гуманитар ярдәм алып килдек, – дип күрсәтә ул Татарстан флагы таккан хәрби киемле егетне күрсәтеп. – Сахалин утравыннан юлга чыктык. Аннан Волгоградка тукталдык. Волгоград татарлары исеменнән Ильяс хәзрәт хәләл тушенкалар биреп җибәрде. Аннан Ростовка кердек. Ростов татарлары мәдәни үзәгеннән Рамил Курмакаев бик күп чәкчәкләр биреп җибәрде. Казаннан колбасалар, Ульяновскидан кием-салымнар, тәм-томнар юлладылар. Без бергә һәм без бердәм! Бөтендөнья татар конгрессы безне берләштерә. Шулай итеп Сахалиннан Донбасска килеп җиттек, – дип сөйли Зәкия Вәлитова.

Сахалиннан ул Татарстан флагын алып килгән һәм аны Татарстаннан килгән мобилизацияләнгән хәрбигә тапшыра. Ул корбан бәйрәме уздыру өчен сарыклар җибәрергә кирәклеген әйтә. «Икенче линиядә бәйрәм уздырыр өчен акча җыярга кирәк», – ди Зәкия Вәлитова. Ул Бөтендөнҗя татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевка рәхмәт әйтә.

– Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан байрагын җибәрде. Без аны татарларга тапшырабыз. Бу җиңү китерергә тиеш. Бу җиңү китерергә тиеш. Ул мобилизацияләнгән татар егетләренә тапшырыла, – ди Вәлитова.

– Сахалин татарларына рәхмәт! – ди татарча Татарстан хәрбие.

Аннары Зәкия Вәлитова 2 позициядә Татарстаннан мобилизацияләнгән татарлар белән «Туган тел» җырын җырлый. «Рәхмәт сезгә, халкым. Гуманитар ярдәм җибәрүчеләргә рәхмәт. Җиңү өчен эшлибез!» – ди ул. Аннары «Утыр әле яннарыма» җырын җырлый.

«Икенче линиядә Татарстаннан мобилизацияләнгән татарлар шулкадәр күп.  Мин моны сер итеп кенә әйтәм. Алар белән сөйләштем. Алар белән сөйләштем», – ди Вәлитова. Аннары бу хәрбиләр кайсы районнардан икәннәрен әйтә: Яңа Чишмә, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт. «Без беркайчан ярдәмсез калмыйлар. Әниләр мине тавыштан танырлар, йөземне күрсәтә алмыйм, сәлам әйтәм. Хатыныма сәлам», – ди хәрби. Аның әтисе Фәрит, әнисе Елена.

Аннары Зәкия Вәлитова балалар бакчасына урнашкан госпитальгә килә. Алар дарулар, ризык бер эшмәкәр биреп җибәргән 100 килограмм балык алып килгән. Хәрбиләр өчен өчен кечкенә генә концерт та оештыралар.

«Минем янында Кукмара егете тора, аның битен күрсәтергә ярамый», – ди Вәлитова. Егет Кукмарага сәлам әйтә. «Без бик зур сәлам җибәрәбез», – ди ул. Вәлитова белән килгән музыкант Юриый хәрби җырлар җырлый. 

– Җырларның берсен башкарганда снаряд шартлавы ишетелде. Без, әлбәттә, куркып калдык, ә менә егетләр моңа аптырамады. Аннан тагын да якынрак шартлау булды, без барыбыз да сыену урынына төштек, – дип искә ала Зәкия Вәлитова.

Зәкия ханым сөйләвенчә, сугышчылар шартлаулардан подвалда яшеренә. Берсе гитараны да алып төшә. Шунда бер егет кунаклар өчен үзе уйный һәм җырлый башлый. Икенчесе шулай ук подвалда булган йоклау һәм ял итү урынын күрсәтә.

«Мине алардагы ихтыяр көче шаккатырды. Яраланган егет Ватанны милләтчеләрдән саклауга кире кайтачагын әйтте», – ди Вәлитова.

Зәкия Вәлитова һәм Юрий Мусаленко саклануның икенче сызыгында була, аннан берничә генә километр ераклыкта сугыш бара. Маскировка челтәрләре, тепловизорлар һәм башка күп кирәк-яраклар алып киләләр.

«Анда илне яклаучылар арасында хөкем сөргән рухка шулкадәр чумасың. Хәтта анда калып, аларга бар нәрсәдә ярдәм итәсе килә», – дип сөйли Зәкия Вәлитова.

«Ә тормыш дәвам итә»

Ерак утраудан килгән кунакларны, танышу өчен, Донецкиның Куйбышев районы клубына чакыралар. Активистларны рус милли костюмнарын киеп җырлар һәм чын каравай белән каршы алалар. Барысы бергә чәй эчәләр, сөйләшәләр һәм снаряд шартлаулары астында җырлыйлар.

«Алар безгә тавыш буенча кемнең атуын, безнекеләрме яисә каршы яктагылармы икәнен ничек ачыкларга икәнен аңлаттылар. Мин башта атулар санын санап бардым, аннан соң тынычландым», – дип искә ала Зәкия Вәлитова.

Клуб та һөҗүм һәм шартлаулардан зыян күргән: пыялалары юк, тәрәзәләре целлофан пленка белән капланган, түшәм дә зыян күргән. Ләкин кешеләр аны саклый, кизү торырга килә. Хәтта балалар арасында конкурслар да уздыралар.

Районда үсеп килүче буын белән шөгыльләнүче күп балалы гаиләләр клубы да эшләп килә икән. Күп балалы гаиләләргә бер йөк машинасы кирәк-яраклар таратыла. 270 гаиләгә май, ярма, шикәр, балалар ризыгы, тәм-томнар һәм уенчыклар бирелә. Алар бәйрәмгә шундый бүләкләр җибәргән Ерак утраудагы яңа дусларына фотохисаплар һәм рәхмәт сүзләре җибәрә.

«Безгә дә бүләкләр һәм Донецк Халык Республикасы флагы тапшырылды. Хәзер без элемтәдә торабыз. Анда мин барыбызның да бергә, зур дус күпмилләтле дөнья булуыбызны хис иттем», – ди Зәкия Вәлитова.

«Миңа «әби» дип әйтә башладылар»

Зәкия Вәлитова Бердянскига эвакуацияләнгән балалар өчен Балалар Сабан туен үткәрә. Май аенда Сахалин командасы җитәкчесе Ростовка халык фронты активистларын җыярга китә. Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтендә Зәкия Вәлитова милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча эксперт булып тора. Нәкъ шунда аңа Запорожьедан эвакуацияләнгән балалар янына барырга тәкъдим итәләр. Ул утрау төбәгеннән бердәнбер волонтер була.

Балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәрне атыш барган районнардан Бердянскига күчерәләр. Монда аларга торак бирәләр, документларын яңартырга ярдәм итәләр, киендерәләр.

Балалар өчен аерым бина биргәннәр, Зәкия Вәлитова кебек волонтерлар тәрбияче булганнар.

«Мин кая барганымны белә идем. Шуңа күрә бик күп тәм-томнар алып бардым. Балаларга буш кул белән барып булмый», – ди команда җитәкчесе.

Ул конкурслар, футбол һәм баскетбол матчлары оештыра. Спорт ярышларында җиңүчеләргә тапшыру өчен медальләр дә таба. Хәрбиләр ярдәмендә балаларны җирле зоопаркка алып баралар.

Балалар сугышчыларга һәм Сахалин балаларына, ручкалар булмау сәбәпле, карандашлар белән хатлар яза. Аннары Зәкия ханым Сабан туе бәйрәмен үткәрергә була. Зәкия Вәлитова күлмәгеннән татар милли костюмын ясыйлар, бию өйрәнәләр. Волонтер бәйрәм мәйданчыгын бизәү өчен шарлар да таба.

Әмма балаларга иң истә калганы – волонтер өйрәткән «Катюша» җыры була. Зәкия Вәлитова әйтүенчә, алар аны берничә тапкыр кабатлап җырлаган.

«Без шулкадәр якынайдык, алар миңа «әби» дип эндәшә башладылар. Хәзер безнең социаль челтәрләрдә үз төркемебез бар. Без һәрвакыт элемтәдә торабыз. Мине кабат кунакка чакыралар», – дип сөйли Зәкия Вәлитова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100