Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саха Республикасы Дәүләт киңәшчесе Андрей Борисов Шәймиев, Ысыах һәм милли театр турында

Саха Республикасы Дәүләт киңәшчесе, 1990-2014 елларда Саха Республикасы мәдәният һәм рухи үсеш министры, Олонхо милли театрын оештыручы (Якутск шәһ.), Россия халык артисты Андрей Борисов «Интертат» сайтына интервьюсында Саха халкы рухи үсеше турында сөйләде.

news_top_970_100
Саха Республикасы Дәүләт киңәшчесе Андрей Борисов Шәймиев, Ысыах һәм милли театр турында
Андрей Борисов
Рәмис Латыйпов

«Минтимер Шәймиевне дустым дип саныйм»

- Андрей Саввич, сез үзегезнең Минтимер Шәймиев белән дуслыгыгыз хакында әйткән идегез.

- Мин Татарстан Республикасына зур хөрмәт һәм ак көнләшү белән карыйм. Ни өчен хөрмәт белән икәнлеге аңлашыла: зур, көчле халык, искиткеч бай мәдәният.

Ак көнләшү исә шуннан: мин студент вакытымда Мәскәүдә урам себерүче булып эшләдем, татар академия театры килгән саен бер генә спектакльне дә калдырмый йөри идем. Зал һәрвакыт шыгрым тулы. Мин ни өчен соң якут театры килгәндә халык болай күп булмый, дип көнләшеп уйлый идем. Мәскәүдә яшәүче татарларның бик күп булуын соңрак белдем.

Хәзер исә Татарстанда минем дусларым – Илфир Якупов, Фәрит Бикчәнтәев – алар миңа иптәш, коллега. Сезнең беренче президент, билгеле сәясәтче, гаҗәеп рухлы кеше Минтимер Шәрип улы Шәймиевне дә дустым дип саныйм. Ни өченме? Чөнки, Саха-Якутия Республикасының мәдәният министры булып торганда (чирек гасырга якын, властьның аның шундый тартып тора торган көче бар) тәүге очрашуда ул безнең нинди дин тотуыбыз турында сорады. Элегрәк православ дине иде, хәзер – тәңречелек, дип җавап бирдем. Ул шуннан миңа Татарстанга мәчет һәм православие храмнары төзү өчен федераль акчалар кайтуы турында сөйли башлады. Шушы акчаларга йөзләрчә мәчет һәм чиркәүләр салачакбыз, диде.

Якутиягә кайткач, ни өчен ул миңа боларны сөйләде икән, дип уйлана башладым. «Саха халкы өчен гыйбадәтханә ролен нәрсә үти?» «Безнең өчен нәрсә ул Библия?» «Минем халкым өчен пәйгамбәр кем?» Шушы сораулар бөтерелде башымда. Җавап таптым мин бу сорауларга!

Безнең Библия – ул безнең эпос. Платон Ойунский язган «Ашкын Нюргун Боотур. Якут героик эпосы Олонхо» («Нюргун Боотур Стремительный. Якутский героический эпос Олонхо») әсәрендә Саха халкының христианлык, ислам, буддачылыкка кадәр булган борынгы дини постулатлары бирелгән.

  • Ураса – якутларның конус формасындагы, каен тузыннан ясалган җәйге торагы

Алга таба гыйбадәтханә турында уйладым. Хәтеремә ураса килде – бар якутлар да аны белә, әмма гыйбадәтханә дип кабул итми. Ураса – ул каен тузы белән әйләндереп алынган конус формасындагы, биеклеге кайвакытларда хәтта 12 метрга кадәр җитә торган иске типтагы җәйге торак йорты. 50 градуска кадәр үзәк өзгеч салкыннарда 4\5 өлеше дә файдаланылмый торган мондый торак нигә кирәк? Менә ул безнең гыйбадәтханә булачак, дидем.

Ә пәйгамбәр кем? Ә ул инде күптән билгеле – Эллэй. Традицион әйлән-бәйлән әйләнүле Осуохай биюен башкарганда якутларның беренче әйткән сүзләре: «Эллэй эһэбит саҕаттан...» (Сүз уңаеннан, 2010 елда 15293 кеше катнашындагы Осуохай биюе, иң массакүләм бию буларак, Гиннесның Рекордлар китабына кертелде.) Эллэй – безнең пәйгамбәребез – үләндәге чык тамчысын тудырган, югары аллаһларга табынучы, үз эченә бар дини постулатларны сыйдырган Ысыах бәйрәмен биргән кеше.

«Саха халкына нигез салган Эллэй – татар халык улы»

Нәкъ менә Минтимер Шәймиев мине шушы уйларга этәрде, һәм мин шушы нәтиҗәгә килеп, эш башладым. Без республика буенча биек гөмбәзле, урасуга охшаган, эчендә иркенләп Осуохай биергә дә, спектакльләр куярга да, гыйбадәт кылырга да мөмкин булган биналар сала башладык. Шундый 39 бина төзедек. Хәзер аларны Олонхо йорты – эпос йорты дип атап йөртәләр. Әле күптән түгел генә үзебезнең илдархан – республика башлыгыннан Чочу́р-Мура́н сопкасына Эллэй сынын бастырырга рөхсәт сорадым. Проектын ясап, Эллэйне шунда куячакбыз.

Ә хәзер, ныграк тотыныгыз, егылып китә күрмәгез: Эр-Соготох-Эллэй татар ханы улы булган! Безнең атаклы галимебез Г.В.Ксенофонтов үзенең «Эллэйада» хезмәтендә Эллэй турында легендаларның төрледән-төрле бик күп вариантын туплаган. Эллэйның татар ханы улы икәнлеге бар легендада да кызыл җеп булып сузылган. Татарлар монда каян килеп чыккан – менә сезгә чишәргә мәсьәлә!

Минтимер Шәймиев турында сөйли башлаган идек. Күптән түгел, Казанда Якутия көннәрен үткәргәндә, үзебезнең изге Сайсары күленнән Кабан күленә алгыс тапшырдык – изге теләк йоласын үтәдек.

  • Алгыс – якутларның традицион йоласы, югары көчләргә мөрәҗәгать итү

«Мәңгелек туңлык – федерализм терәге»

Минтимер Шәймиев мине ул чакта үзенә чакырды һәм төшке аш вакытында мин безнең теге вакыттагы сөйләшүне хәтеренә төшердем. Ул минем мәкаләләр белән таныш икән. Аның юбилеена без бары тик Якутиядә генә табыла торган чароит таштан ясалган зур шар алып килгән идек. Трибуна өстенә куб куйдылар, аның өстенә шарны утырттылар, һәм тигезлеген саклый алмый, ул чайкала башлады. Төшеп китәр, дип мин бик курыктым. Минтимер Шәймев исә «Мәңгелек туңлык – федерализм терәге» диде (ул чорда федерализм турында бик кайнар бәхәсләр бара иде.) Шушы фразаны исенә төшердем. «Мин шулай дип әйтеммени?» – дип гаҗәпләнде Шәймиев, һәм ярдәчесенә борылды: «Язып куй, мин аларга шулай дигәнмен!»

Сез дини постулатлар турында әйткән идегез, кайсылары төп постулатлар ?

-Тәңречелек – табигатькә табынучы күп аллалык. Иң югары алла - Yрүҥ Аар Тойон – ак изге әфәнде дип тәрҗемә ителә. Алга таба төрле аллалар иерархиясе башлана, алар бик күп. Иң түбәндә, җирдә – Иччи – предмет, әйберләр, табигать күренешләре хуҗа-ияләре. Үзенә җиһанның өч галәмен сыйдырган дөнья агачы. Аның ботакларыннан яшәү көче бирә торган тере су тама. Ул - күкләр биргән байлык, муллык, бәхет билгесе. Ул – безнең Олонхоның төп образы. Ул – якутларның космосы.

Икътисад мөһимрәкме, рухиятме?

- Чиновниклар белән сөйләшкәндә, алар һәрвакыт беренче урынга икътисадый якны өстен куя. Ничек уйлыйсыз : рухият мөһимрәкме, әллә икътисадмы?

- Бик дөрес сорау. Министр чагымда мин ул вакыттагы беренче президентыбыз Михаил Николаевка министрлыкны «Мәдәният һәм рухи үсеш министрлыгы» дип атарга тәкъдим иттем. – «Нигә?» – «Икътисадый үсеш министрлыгы бар бит, нишләп рухи үсеш министрлыгы булмаска тиеш?» – Уйга калды һәм күпмедер вакыттан Мәдәният һәм рухи үсеш министрлыгы турында указ чыкты. Мәдәният министрлыгы – ул башкаручы орган, бюрократ оешма, ә министрлыкның максаты – рухи үсеш.

Дөрес, Мәскәү министрлары, нигә син үзеңә руханилыкны да алдың, дип көлеп тә йөрде әле. Рух – ул дин, чиркәүләр дә бит.

Безнең икътисад министры урынбасары (фамилиясен атап тормыйм), син театрларны артык күп төзисең, аларны бит әле тотарга да кирәк, бу файдалы түгел, дип бәйләнгәндә, мин аңа: «Икътисад сүзенең мәгънәсен аңлатып бирегез әле», - дидем. (Кайчакта мин, актер сүзе каян алынган дип, үземнең актерлардан да сорыйм, җавап бирә алмыйлар. Ә бит бик гади: акт-ер, монт-ер, шахт-ер.) Ә икътисад – иске грек теленнән, «йорт-хуҗалыкны алып бару кагыйдәләре» дигән сүз. Әлбәттә, министр урынбасары җавап бирә алмады миңа. Ә мин дәвам иттем: «Бер театр да булмаган урында өч төрмә төзергә кирәк була. Театрга акча бирәбез һәм тагын өч төрмәгә ул вакытта акча кирәкмәячәк – шулай дөресрәк түгелме? Уйлап карагыз, кич белән театрга 500 кеше бара, шәһәрдә 10 театр бар икән, 5000 кеше дигән сүз. Аларның яртысы – яшьләр, дип өметләник. Алар урамда селкенеп йөрми, театрга бара. Җинаятьләр кими», - дидем.

Конфуций әйткән: «Дөнья белән билге һәм символлар идарә итә, сүз дә, канун да, акча да түгел», - дигән. Идея – мөһимрәк. Икътисад нигә кирәк? Экономияләү өченме? Икътисад экономияле булырга тиеш, дип язган Брежнев, шундый плакатлар тора иде. Ә нәрсә хакына? Кеше хакына. «Әгәр культура юк икән, нигә сугышырга?» – дигән Черчилль. Бюджетта культура юк.

- Министрлыкның исемен үзгәртү сезгә нәрсә бирде? Аерма сизелдеме, исем алыштыруның мәгънәсе булдымы?

- Бик кирәкле сорау. Беренчедән, шул вакытта оештырылган корылтайларның берсе «Рухи мәдәният хезмәткәрләренең VII съезды» дип аталды. Миңа, матди мәдәниятне кая куйдың, дип ябырылдылар. Материальлек ниндидер рухи ниятне күзаллаудан башлана. Бу корылтай безгә бик көчле фундамент бирде. Минем өчен рухият – Ысыах бәйрәменә 100 мең кеше җыелу ул. Ысыах - рухи-дини-мәдәни борынгы бәйрәм. Айыы шаманының кояшка, аллаларга табынып, җиргә төшүе, кымыз белән үлән, һава, таулар, ут, урманны сыйлап, йолалар башкаруы, шушы вакытта аның белән бергә 100 мең якут кешесенең дә гыйбадәт кылуы, үз рухи халәтләрен тикшерүе (якутларда ул кут – сюр дип атала, татарча – кот) – менә шушы ул минем өчен рухият.

Якут мифологиясе буенча, һәр кешедә өч җан, өч кот бар: ия кот – (ана җан), буор кот (җир җан) һәм салгын кот (һава җан). Гыйбадәт кылганда кешеләр шушы өч җанының халәтләрен чагыштыра, тикшерә.

Ысыах бәйрәме ничек кабат торгызыла

- Ысыах бәйрәме, мөгаен, совет вакытында үткәрелмәгәндер. Кешеләр аны искә төшерсен өчен ниләр эшләдегез?

- Бик дөрес сорау. Совет чорында ул партия җыелышы кебек үтә иде. Мин бәләкәй чагымнан хәтерлим әле, халык аның тәртибен, йолаларын белә иде: кымыз эчү йоласы, Осуохай әйлән-бәйлән биюе, спорт ярышлары, атлар чабышы... Әмма партия чарасы кыяфәтенә кереп, ул юкка чыгу чигенә җиткән иде. «Яшәсен КПСС!» дигән язулар эленеп тора, партия кешеләре чыгыш ясый, һәм башкалар. 1990 елларда, мәдәният министры итеп куелгач, беренче эш итеп мин мәдәниятне үстерү концепциясе турында уйладым. Халык мәдәниятында иң мөһиме нәрсә – шуны аңларга кирәк иде.

СССР депутаты буларак, Мәскәүгә килгәч, иртәнге сәгать дүрттә кунакханә фойесына төштем. Ярдәмчем дә шунда, ул да төшкән. Ни өчен шулай иртә, дисәгез, бу вакытта Якутиядә көндезге 10 була. Концепция турында фикерләшәбез. Мин аңа шунда дүрт сүз әйттем: хомус, Ысыах, Олонхо, итэгэл.

Хомус (кубыз) - якутларның борынгы музыка коралы. Ысыах – милли якут бәйрәме. Олонхо – эпос. Итэгэл – иман, дин. Музыка, бәйрәм, эпос һәм иман – менә ул концепция. Мин бу дүрт сүзне мәдәният әһелләренә җиткердем, ошатмадылар. Алар башка, грандиоз концепция көткәннәр иде. Ул чорда концепцияләрне ярты метр калынлыкта итеп, институтлар яза торган иде! Ә монда нибары дүрт сүз!

Хомуста уйнауны шундук бар улусларда (район) оештырдык. Хомуста уйнау халыкара конгрессын оештырдык, фестиваль үткәрдек, виртуозлар пәйда була башлады, Татарстан, Башкортстаннан килделәр. Тиздән сабыйлардан алып, ак сакаллы картларга кадәр хомус уйный башладылар. Музыкант Герман Комарков моны күреп: «Элек монда коммунизм иде, хәзер хомусизм икән!» – дип көлдергән иде. Безне Гиннесның Рекордлар китабына керттеләр. (Иск. 2001 елның 24 июнендә Саха Республикасының дәүләт циркы аренасында «Мәдәни тирәлектә хомус» халыкара варган музыкасы фестивалендә катнашучылар берьюлы 1344 варган-хомуста уйнап, Гиннесс рекорды куялар.)

Ысыах бәйрәмен кире кайтару турында уйлый башладык. Безнең беренче президентка әйтәм: «Миңа теплоход бир», - дим. – «Нәрсәгә ул?» – «Миңа Ысыахның төп нигезе, асылы сакланып калган районнар буенча Вилюйда йөзәргә кирәк. Бәйрәмебезнең моделен җыярга, кабат кайтарырга кирәк».

Теплоходка традицион мәдәниятта кайнаучы, иң тирән мәдәни катламны тәшкил итүче 140 культура әһелен утырттык һәм кузгалып киттек. Бер шәһәрдә кымыз эчү йоласын башкардык, икенчесендә – кояшны каршы алу йоласы, өченчедә – Осуохай биюе, дүртенчедә – алгыс, изге теләк теләү йоласы. Моделен җыйдык. Ә аннан бөтен бу кешеләр республика буенча таралды, үзләрендә иҗат итә, без тәкъдим иткәнне оештыра башлады. Процесс кузгалды.

Теплоходта тугыз көн йөздек, теплоход бик затлы, сәяхәт тулысынча бушлай. Якутск шәһәренә кайтып туктагач, җитәкче буларак, иң соңгы булып траптан мин төштем. Карыйм – берничә әби басып тора. Милли якут киемнәреннән. Рәхмәт әйтергә килгәннәр. Мондый нәрсәне күрербез дип уйламаган идек, сез олы эш башкардыгыз, диләр. Аннан арадан берсе:

- Сезне утыртырлар дип куркабыз, - ди.

- Нәрсә өчен?

- Бушлай бит барысы да!

- Бушлай түгел, бу – халык акчасына, сезнең акчаларга оештырылды. Процесс кузгалсын өчен бер мәртәбә бушлай эшләргә кирәк.

Процесс кузгалсын өчен зур акцияләр кирәк. Мәсәлән, шундый чараларның берсе – 1996 елда Якутскида «Азия балалары» халыкара спорт уеннарының ачылышы һәм ябылуы. Кайбер чараларда 7 меңгә кадәр бала катнашты: җырлыйлар, бииләр, сәхнәдә театральләштерелгән тамаша бара... Стадионда оештырылган шушы тамаша, шушы чара аша без алдагы биш елга концепция булдырдык. Үскәч, биредә катнашкан балалар бу көннәрне, символларны, җыр, биюләрне хәтерләрендә саклый. Моделен төзү, импульс бирү кирәк - шуннан йомгак үзеннән-үзе тәгәри башлый.

Ысыах идеясы – дәүләтчелеккә мәдхия

- Хәзер инде Ысыах бәйрәмнәре гөрләп үтә, дидегез. Үзенең асылына кайта алсын өчен нәрсә эшләдегез, чиновниклар тырнагыннан ничек тартып ала алдыгыз аны?

- Ысыах бәйрәме власть харизмасы өчен эшли. Борынгы заманнарда Ысыахны бай кешеләр: ханнар, кенәзләр оештырган. Шул рәвешле, алар үзләренә имидж тудырганнар. Шуңа күрә Ысыах – табигать көчләренә табыну гына түгел, власть өчен дә эшләүче корал. Бәйрәм 21-22 июнь көннәрендә бара. Ысыахны кайтару өчен нәрсә эшләдек соң? Мин язып куйганмын: «Дәүләтчелек формалашу культурасы». Ысыахның җитәкчелекне мактау тәртибен без дәүләтчелек файдасына бордык.

Якут телендә «эл» – дәүләт, ил, халык дигән сүз. Ысыах бәйрәмен ачу тантанасында җирлек башлыгы бәйрәмнең бер символы булган Ытык Дуоганы сэргэ дигән ритуаль казык башына кигерә. Бу – бәйрәм башланды, дигән сүз. Шулай итеп, ул үзенең властен ныгыта, ә аңа бу Ытык Дуоганы рухи дөнья символы Айыы шаман тапшыра. Рухият һәм хакимият. Хакимият һәм рухият. Бу нюансларны истә тотарга кирәк. Халык бәйрәмне рухи буларак кабул итә. Халык барын да сизеп-тоеп тора. Бәйрәмдә барыннан да элек Айыы – ак шаманны хөрмәтли, басып аны сәламлиләр. Олонхо җырлаучы яшьләрне хөрмәтлиләр. Бу инде дәүләтчелек билгесе.

- Бу бәйрәмнәргә халыкның милли киемнәрдән чыгуына ничек ирешә алдыгыз?

- Инде мин искә алган Вилюй һәм Лена елгасы буенча сәяхәтебез вакытында мин, мәдәният министры, чиновник буларак, иң беренче булып үзем кидем милли костюмны. Анда әле миннән көләргә дә маташтылар, ул бит артист, дигән булдылар. Хәер исә чиновниклар рәхәтләнеп кия аны, кияргә тиешләр дә, чөнки халык кия.

Безнең хатын-кызларның куллары, матур кием күрсә, үзеннән-үзе шуңа үрелә. Алар тегәргә, чигәргә бик оста, матурлык булдырырга теләү – аларның канында. Халыкның бик тирәндәге культурасы уянды. Нигездә руслар яшәгән Алдан районының Ысыах олохно бәйрәмендә рус хатын-кызлары безнең якут милли киемнәрен киеп чыкты. Алар өстендә контрастта безнең киемнәр тагын да матуррак күренә. «Сез үзегезнең никадәр матур икәнегезне беләсезме? – дидем мин аларга. – Мин сезгә бик рәхмәтле, чөнки сез якут киеменең бөтен матурлыгын ачып күрсәтәсез!»

Халык бәйрәмнәрендә милли киемнәр бездә беркайчан да тыелмады, әмма озак дистә еллар буе хупланмады да. Андый мода юк иде. Хәтта 1996 елда студентлар протест белән урамга чыккач, фольклорны гоммумән тыю турында обком карары чыкты, якут милләтчелеге дия башладылар. Мин үзем шул вакыт балтасына эләктем, минем спектакльләрем тыелган иде.

- Сез безнең Сабантуйда булгансыздыр, мөгаен, тәэсирләрегез нинди? Нәрсә җитми, дип саныйсыз?

- Мин әле генә сөйләгәннәр җитми. Рөстәм Миңнеханов, безгә килеп, бездәге бәйрәмне күргәч, татардагы Сабантуйның төп асыл эчтәлеген кире кайтару зарурлыгы турында әйткән. Мин Татарстан сабантуйларында да, Башкортстанда да булдым. Бар да бик яхшы оештырылган, ләкин халыкның культурага карата тирән тарихи ихтыяры җитми. Ул шушы бәйрәмдә формалашырга тиеш. Бәлки кайсыдыр мизгелләрдә ислам һәм Сабантуйның туры килми торган урыннары бардыр. Татарстанда ислам дине, аның үз тәртибе, үз бәйрәмнәре. Бәлки, нәкъ менә шуңа күрә бу бәйрәмнең асылы формалашып бетмәгәндер.

- Күптән түгел мин мобилизациягә чакырылганнарның осуохай биюләре турында клип күргән идем. Халыкттагы шундый рухи күтәрелешкә таң калдым.

- Осуохай – ул бит хәрби бию. Аны сугышка китәр алдыннан бии торган булганнар. Ул искиткеч зур куәт, дәрман бирә. Соңрак бу бию мәдәни күренешкә әверелде. Тагын да соңрак исә җыр әйтүдә ярышу дигәне дә килеп керде –җыр сүзләре бию вакытында уйлап табыла һәм җырлана тора бит.

- Димәк, бу бию совет чорында да булган?

- Әйе, ул онытылмаган, әмма культлаштырылмаган да.

«Камал театры - классик театр түгел»

- Якутлар һәм татарлар арасында уртак рухи бәйләнешләр калганмы әле, ничек уйлыйсыз?

- Без барыбыз да төрки телләргә карыйбыз. Рухи үсештән башка тел үсеше юк, һәм киресенчә, тел үсешеннән башка рухи үсеш юк. Димәк, безнең беренче уртаклык – ул тел. Икенчедән, мин татар җанының бик тирән төпкелендә борынгы хун бабаларыбыз дине - тәңречелек сакланып калгандыр дип уйлыйм. Фәкать ул ислам чагылышы төсен алган. Тәңречелек православие динендә дә бар. Башлап юл салучы казаклар старообрядец булганнар. Ә ул тәңречелек белән бик охшаш. Никон реформасыннан соң арада конфликтлар туа. Якут халкы үз сыеныр урынын башка диндә таба.

Бу яклап караганда, якут мәдәнияты да үзенә бөтен нәрсәне гаҗәеп дәрәҗәдә сеңдерә бара. Әйтик, Саха театры – бөек рус театры мәктәбеннән үсеп чыккан. Без - рус театр мәктәбенең тирән традицияләрен саклаучылар. Шул ук вакытта, бу мәктәптә уку, рус театры аша Европа, итальян театрлары тәҗрибәсен үзләштерү нәтиҗәсендә, Саха халкының классик театры булган Олонхо дип аталучы үз якут театрын барлыкка китердек.

Мин татар дусларыма, сезнең атаклы Камал театрыгыз классик театр түгел, димен. Сәерсенеп карыйлар. Әйе, анда татар классикасын куялар, әмма сүз ул хакта түгел. Классик театр ул, әйтик, Пекин опера театры, японнарның Но театры, Кутияттам классик һинд театры... Классик театр – чын милли чыганак ул. Рустан да кермәгән, Европадан да түгел, чын милли чыганаклар. Телибезме-юкмы, әмма Саха театры Европа һәм рус театр мәктәбе вәкиле. Ә Олонхо театры - бөтенләй башка күренеш. Ул Пекин опера театры кебек үк, классик театр.

- Олонхо театры, классик буларак, кайсы ягы белән аерыла?

-Төп аерма: анда тойук белән җырлыйлар. Тойук – якут халкының мәдәни коды. Ул якутларның үзенчәлекле җыр жанры. Олонхо – үз халык мирасын башкаручы театр. Икенчедән, ул – дини театр. Бар спектакльләрдә дә алгыс – изге теләк йоласы башкарыла. Шул рәвешле йолаларны халыкка, театр аша ирештерәбез, таратабыз.

- Ромео да тойук белән җырлыймы?

- Без Ромеоны куймыйбыз.Олонхода без үзебезнең эпосны куябыз, бездә 300дән артык эпос сюжеты бар. Мондый байлык Шекспир һәм Чеховның төшләренә дә кермәгәндер. 118 әзер, язылган эпос бар, ягъни алдагы 118 елга әзер репертуар бар дигән сүз.

Олонхо театры дәүләт опера һәм балет театры бинасында эшли

Фото: © Рәмис Латыйпов

Бервакыт «Дождь» каналыннан бер репортер безнең мәдәният министрлыгына, якут кинобумы дигән феномен турында сөйләрдәй кеше кирәк, дип мөрәҗәгать итә.

- Андрей Саввич сөйләр сезгә.

- Юк-юк!

- Нигә?

- Ул бит дивана!

- Нишләп дивана?

- Ул, нинди генә сорау бирсәң дә, туктаусыз гел Олонхо турында гына сөйләп тора...

Вакытлар үтте. Бу репортер барыбер килде. Мин ул вакытта репетиция үткәрәм. Ярсыган хәлдә фойега чыктым, микрофон тоткан егет тора, янында камера белән бер кыз.

- Андрей Саввич, зинһар, якут кинобумы дигән феноменны аңлатып бирегез әле.

- Беләсезме, якут эпосы Олонхода (бу вакытта егетнең йөзе бозыла, ә кыз гәүдәгә кечерәеп кала) монтаж белән фикерлиләр. Якут эпосында бар нәрсә монтажга нигезләнгән. Ә кинода иң мөһиме нәрсә?

- Монтаж!

- Шул-шул менә! 1990 елда, Мосфильм кебек зур кинокомпанияләр ябылыр хәлгә килгәндә, без Сахафильм студиясен ачтык. Яшьләрне шул тармак буенча укырга җибәрдек. Бар да бик гади: бер яктан – эпос, икенче яктан – практика.

«Урамнан театрга халык керә, чыкканда ул милләткә әйләнә»

- Сез, классик театрлар бик аз, дисез. Булганнары арасыннан да күбесен классик дип танымыйм, дидегез. Ә үзегезгә беркайчан да, сез - чын театр түгел, дип әйткәннәре булмадымы?

- Олонхо театры турында әле беркемнең дә андый сүзләр әйткәне юк. Мин Фәрит Бикчәнтәевкә һәрчак, сез искиткеч Европа театры үстергәнсез, дип әйтәм. Бу татар театры кайбер спектакльләре белән Европа театрларының иң күркәм чагылышы булып тора. Милли театрны ләкин классик театр белән бутарга ярамый. Безнең Саха театры – ул милли театр. Ул милли телдә, милли әсәрләр куя, әмма ул халыкның классик театры түгел. Классик театр булып бездә Олонхо тора.

- Милли татар классик театры бармы соң?

- Аны булдыру бик авыр. Мин Башкорт театрында «Урал батыр» эпосын сәхнәләштергәндә әсәрне шул якка борырга теләдем, ләкин мин дигәнчә үк килеп чыкмады. Спектакль куелды, халык ярата, йөри. Хикмәт шунда: җырлау дигәнне онытып бетергәннәр. Татар җырлары күп, тойук белән җырлау исә бездә һәм Алтайда гына бар.

- Ничек уйлыйсыз, милли классик татар театрын кабат булдыру кирәкме?

- Аның өчен шартлар кирәк. Бездә менә тойук бар, сезгә дә классик халык стилен табу кирәк. Аның өчен тирәннән сөрү киркәк. Башкортларның курайлары бар, әмма алар да үз җырларын онытканнар. Мин аларның «Урал батыр» эпосын үлемсезлек турында кубаир дип атадым.

- Милли классик театр халыкка нәрсә бирә?

-Бу – хәзер бик күп сөйләнелә торган күренеш - үз-үзеңне табу ул. Дөнья үзгәреп тора, яңа цивилизацияләр барлыкка килә. Бүген күпмиллионлы халкы булган милләтләр дә үз асылын эзли. Һәм менә шушы вакытта ул үзенең уникальлеген саклап кала, үзенең кем икәнлеген аңларга ярдәм итә. Якутларның төп сораулары беләсезме нинди? «Мин тумышым белән кайдан? Кем булып туганмын? Тормышым мәгънәсе нәрәсәдә?»

- Ә гади миллли театрда болар юкмы?

- Милли театрда да, әлбәттә, бу сорулар туа, әмма башка стильдә, башка театраль эстетикада. Мин һәрвакыт әйтәм: урамнан халык керә, театрда ул башта тамашачыга, аннары публикага әйләнә, чыкканда аз гына булса да милләт булып чыгып китә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бик кызыклы әңгәмә! Моны укыгач, татарлар һәм якутлар икесе ике планетада яши дигән фикер калды. Әйе. без төркиләр, әмма бу төркилек телнең кайсыбер элементларында гына калган. Ә тормышны күкрүебез, кабул итүебез бөтенләй үзгә. Дөресен әйткәндә, без. татарлар, хәзер суррогат милләткә әйләнем беттек инде. Урыс дөньясына берегеп, борынгы динебезне - тәңречелекне инде күптән югалкан булсак, инде бүген мең еллык ислам традицияләребезне дә югалтып барабыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100