Саха җире Якутия – атлар иле: «Төрки халыкларның горурлыгы – иярдә булу»
Якутия – боланнар, алмазлар һәм салкыннар иле, дигән күзаллау яшәп килә. Әмма бу чынбарлыкка туры килеп бетми. Якутиянең төньягында һәм кайбер көньяк төбәкләрендә дә болан асраучылар булса да, саха халкы, чын төрки халык буларак, атка мөкиббән китеп яши. «Интертат» – «Татар-информ» журналисты Якутиядәге ат хуҗалыгында булып кайтты.
Ат культы
Якутия – атлар төбәге, ат – саха халкының төп малы, ат – халыкның изге хайваны. Бу республикада булгач, мин шуңа инандым. Саха халкы (Якутиянең төп халкының үзатамасы «якут» түгел, «саха») – болан асраучылар түгел. Дөрес, Якутиядә боланнар күп, баш саны буенча Россиядә өченче урында, әмма бу шөгыль биредә яшәүче аз санлы халыкларныкы: эвеннар, эвенклар, юкагир, долганнар болан асрый.
«Сахамедиа» республика мәгълүмати-нәшрият холдингы генераль директоры Виктор Колесов үзенең танышы, дусты Афанасий Владимиров хуҗалыгына алып барды. Хангалас (Саха теленә якын итеп әйтсәк, «Хаңалас») олысына (районына) кергән урында – «изге агач», анда күп итеп тасмалар бәйләнгән, агач төбендә – ризыклар. Юл уңсын өчен, теләк теләп тасма бәйлиләр һәм ияләргә ризык калдыралар. Виктор Колесов та бу йоланы башкарды – мин карап тордым.
Саха халкында ат – ритуаль дәрәҗәдәге мал. Ат культы киң таралган икәнен күрсәтүче бик күп күренешләр бар. Мәсәлән, бөтен Якутиядәге торак пунктлардагы һәм юл буйларына да куелган сэргэлэр. Сэргэ – ул атны бәйли торган багана, практик әһәмияткә ия әйбер, әмма аның ритуаль мәгънәсе дә бар. Аны аерым бер кешеләр генә ясый, ул бизәлгән була, бизәкләр кабатланмый. Сэргэдә өч сыр бар. Өстәгесенә югары көчләр үз атларын бәйли (саха халкы тәңречелектә, Кояшка табына), астагы сырга – түбәндәге көчләргә дип ышаналар. Уртадагысы – кешеләр өчен. Сэргэ – шушы өч дөнья вәкилләрен берләштергән символ. Авылларда кунаклар өчен аерым, хуҗа өчен аерым сэргэлэр булган. Аңа зыян китерергә, казып алырга ярамый. Хәтта череп аугач та, аны урманга алып барып, агачка сөяп кенә куялар. Якутскида, билгеле, хәзер инде атлар юк, әмма шәһәр тулы сэргэлэр тора – болары инде символик рәвештә урнаштырылганнар.
Якутиядә махсус йола белән җирләнгән ат каберлекләре дә табылган. Билгеле бер якка каратып, иярләре белән, каен тузларына төреп – кешеләрне җирләгән кебек күмгән булганнар. Бу – шулай ук атларга карата булган изге караш күренеше.
Ат койрыгыннан эшләнгән, үзе дә ат койрыгын хәтерләткән дэйбиир дә – ритуаль мәгънәгә ия әйбер. Ул җәен чебен-черки куар өчен кулланыла, кара көчләрдән чистарту өчен дә шуны селкиләр. Ут белән чистарыну йоласын башкарганда да ат койрыгы яндырыла.
Ат ялыннан һәм ат койрыгыннан бик кыйммәтле келәмнәр дә тукыйлар. Саха халкының табына торган дин йорты – Арчы йортында да ат башлары утыртып куелган. Кымыз эчә торган савыт – чорон да саха халкының символларыннан берсе, ул да шулай ук ат белән бәйле. Чоронның аяклары да ат тоякларын хәтерләтә. Гомумән, кая карама – шунда ат белән бәйле элементлар.
Якутиянең «карлы даласы»
Якутскины чыккач, зур булмаган калкулыклар башлана. Таулы зонада әйләнә-тирә яхшырак күренә – очсыз-кырыйсыз, бернинди кеше яшәмәгән урманнарны, кар каплаган ачыклыкларны күргәч, Якутиянең никадәр зур икәнен аңлыйсың. Ә бу бит әле – аның бик кечкенә бер өлеше генә! Якутия аерым ил булса, дөньяда 8нче урында – Һиндстаннан соң булыр иде. Анда 1,5 млрд кеше яшәсә, ә монда 1 миллионга да тулмый – 960 мең, шуларның 52 проценты – саха халкы. Һәм шунда 2019 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуда 183 мең ат теркәлгән (соңгы мәгълүматлар буенча – 220 мең). (Боланнар – 160 мең, сыер малы – 183 мең). Россиядә 1,3 млн ат бар – 14 процент ат Якутиядә.
Чагыштыру өчен: Россиядә икенче урында булган Башкортстанда – 4 миллионлы республикага 119 мең ат. 2019 елда Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда 31 мең ат булган, 2022 елның ноябрендә министрлык сайты 19,5 мең калган, дип яза. Ә 90нчы елларда Татарстанда атлар 77 мең баш булган. Бездә сыер малына бирелгәннәр – мөгезле эре терлек 690 мең баш.
Тагын бер сан – 34 мең кеше яшәгән Хангалас районында гына да 18-19 мең баш ат! Сыер малы – олыста 11 мең баш.
Якут аты нинди була?
Олыс үзәге Якутскидан 70 км ераклыктагы Покровскига кадәр юллар начар түгел. Аннары 60 км тирәсе урман эченә керәсе. Монда – билгеле урман юлы, ни икәнен аңлатырга кирәкмидер.
Карагайлар үскән тайгадан барганда ачыклыкларга килеп чыгасың. Аларын «алас» дип йөртәләр. Кар катламы калын түгел, 20 см тирәсе, үләннәр әле кар астыннан күренеп тора. Аланнарда табун булып йөргән якут атлары очрый. Алар кечкенә буйлы, калын йонлы һәм иң кызыгы – берөзлексез тояклары белән тибенеп, кар астыннан үлән казып ашап йөри. Үз көннәрен үзләре күрәләр. Алар көн-төн шунда: ашыйлар да, куналар да.
Якут атларын тоту өчен бөтенләй азык кирәкми, дип уйлый күрмәгез – елына 1 тонна тирәсе печән барыбер кирәк икән. Беренчедән, колынлыйсы бияләрне ашаталар. Аннары кар җепшек вакытта, кар кабыгы барлыкка килгәндә кыенрак икән – андый чакта атларга җәен әзерләнгән печәнне ашаталар. Сүз уңаеннан, печән әзерләү бездәге бәрәңге утырту ишерәк, хәтта аннан да изгерәк эш санала – печән әзерләү чорында хәтта чит илләрдә яшәүче яшьләр дә туган йортларына кайта, ди.
Төньяк-көнчыгыш федераль университетының тарих факультеты доценты Капитолина Яковлева саха халкының чалгыларын күрсәтеп сөйләде – алар үзенчәлекле булган. Гадәти чалгының йөзе һәм сабы бер-берсенә туры почмак белән диярлек урнашкан булса, саха чалгысы зур пычак кебегрәк – аның белән печән чабу да үзенчәлекле – чалгыны баш очына күтәреп чапканнар. Бик – зур көч сорый торган эш.
– Ат һәрвакыт сакраль әһәмияткә ия булган. Атның баш сөяген борынгы кешеләр яшәгән торакларда тапканнар, – дип сөйләде ул.
Якут токымлы атлар 1987 елда гына рәсми рәвештә аерым токым булып таныла башлаган. Бу – җыелма токым, аның Мегежек, Лена буе, Верхоян, Колыма һәм башка төрләре бар. Якут атлары тәбәнәк, аяклары, муены кыска, башы зур. Атлар аерым яшәргә түгел, көтү булып йөрергә күнеккән. Кышын аларның йоннары 15 сантиметрга җитә, һәм алар инде чын аю кебек була, ди. Тояклары нык – карны казыйсы бар бит, аягын авырттырган малны чалалар гына – чөнки ул инде яши алмый. Археологлар бу атларның тулысынча сакланып калган үләксәләрен мамонтлар белән бер катламнарда тапкан – якут атлары шул чордан бирле үзгәрмәгән, ди.
Алар чабышкы түгел, күп йөк тә төяп тарта алмый, әмма 40 градус эсседә дә, кышкы 50 градус салкында да 50 чакрым юл үтә ала икән.
Ат тотучылар үз аласларын киртә белән әйләндереп алырга тырыша – атларны шунда чыгарып җибәрәләр, көтүне айгыр ияртеп йөртә, борчыласы юк. Ә инде кемдер әйләндереп алырга өлгермәгән, яки атлар киртә булмаган урыннан чыгып киткән икән, югалыр дип куркасы юк. Һәр хуҗа атына тамга сала, кеше атына биредә тимиләр. Әмма куркыныч юк дип тә әйтеп булмый – эзләп алып кайтасы була, көтүлекләргә бүреләр дә һөҗүм итә икән. Шуңа да аучылар алар белән көрәш алып бара. Бүреләр артык котырынса, вертолетларда ау оештыралар. Виктор Колесов әйтүенчә, бүреләр дә цивилизация казанышларына ияләшә – вертолетлы аучылар пәйда булса, бүре агачка алгы аяклары белән баса икән. Вертикаль басып торган бүрене күрүе дә читен, атканда да кыен.
Мәгариф министры – ат хуҗалыгы җитәкчесе
Без бик үзенчәлекле шәхеснең хуҗалыгына килдек булып чыкты. Ул мәгариф министры булып эшләгән кеше. Ул җитәкче урыннарда эшләгәндә үк атлар тоткан. Үзебезнең мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән паралельләр монда – безнең министрның да үз хуҗалыгы бар, сахаларның да.
Зур аран, шунда тайлары белән атлар ябылган. Монда ябык абзарлар юк – аларның кирәге дә юк, алар шулай яши ала, диләр миңа. Якутия салкыны бик яман – битне чеметә. Ә бит әле иртән минус 25 тирәсе генә иде... Әмма, атларга карап, мин үзем туңам. Атларның бөтенләй исе китми кебек салкынга... Мәзәктәге кебек – җылы абзар бик кирәк булыр иде дә, кем бирә әле аларга, дип әйтәсе дә килеп куя. Әмма миңа аңлаталар – якут атлары мамонтлар булган чорда да яшәгән, алар – шушы табигать балалары, җылы урынга мохтаҗлыклары юк. Аларның аю кебек калын йоннарын күргәч, чынлап та шулайдыр, дисең... Рәхәтләнеп кешнәп җибәрәләр – менә тавышлары нәкъ бездәге атларныкы кебек үк инде!
«Саха халкы һәрвакыт атлы булган»
Бүген монда ат чалырга әзерләнәләр һәм миңа – Татарстан кунагына да шуны күрсәтергә җыеналар. Колын итенең саха табынындагы даими ризык икәнен мин инде Якутиягә килүнең беренче көнендә үк аңлаган идем.
Без килгәндә инде бу эш башланган иде, унлап кеше биш-алты колынны эшкәртеп ята иде. Кайсылары туный, кайсы эчен ала, кайберәүләренең ите, чабып, карга җәеп салынган – ул шунда «әһ» дигәнче ката. Бер читтә унбишләп баш тора – күпме эшләгәннәре күренә. Койрыкларын да җыеп баралар – аннан ритуаллар уздыра торган дэйбиир ясыйлар икәнен әйткән идем.
Афанасий Семенович үзе эш белән мәшгуль, йөри-йөри, эшли-эшли, атлары турында сөйли. Бу хуҗалыкта ялланган эшчеләр юк, барысы да – аның туганнары, балалары. Аларның уртак хуҗалыгы, дияргә була – барысы да кышка ат итен әзерли. Оныгын да бирегә алып йөри – яшьтән ат асрау серләренә өйрәтә. Кыргый табигать шартларында атларны карауның бик күп үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, айгыр итеп кайсын калдырырга? Токымнарны ничек сакларга?
– Саха халкы һәрвакыт атлы булган. Ат – изге хайван. Иң салкын урындагы сыер асрау төбәге Якутия санала, бездә сыер да асрыйлар. Әмма атлар күбрәк. Ат – саха халкын түзем, кырыс, көчле иткән хайван. Менә күз алдына китерегез – саха халкы 3 млн квадрат километрда яши. Бу араларны ничек узып булыр иде? Хәзер җайлы – шалтыратасың да, джипта килеп җитәләр. Ә элек атлар гына булган. Ул – туйдыручы да, ярдәмче дә, эшче дә, – дип сөйләде Афанасий Владимиров.
Якутиядә нәкъ менә «якут» токымлы дигәнен тоту өчен махсус финанслар да бирелә икән. Бу – «титуллы» токымны саклап калу максаты белән эшләнә.
Татарда иткә елкыларны – 1,5-2 ел махсус симертелгән атларны чалалар. Якутларда башкача: колыннарны чалалар. Бездә дә авылларда бер яшькә кадәрге бозауларны чалу бар иде бит элегрәк? Монда да шулай. 7-9 айлык колыннар чалына. Ни өчен дигәндә, аңлатмасы бар – ите тәмлерәк була, 1 яшькә кадәр мал интенсив үсә һәм инде 1 елдан соң авырлык җыюы акрыная. Моны атны карау өчен чыгымнарны азайту максатыннан шулай эшлиләр. Кышка кергәндә чалалар – итне саклар өчен дә уңай булып чыга.
– Безнең бабайлар да 1,5-2 яшьлекләрне чалган, колын чалу тәртибе соңгы елларда гына керде, – дип аңлатты Афанасий Семенович. – Колыннарның ите тәмлерәк була. Билгеле, һәр кешенең үз фикере. Минем үземә 3 яшьлек ат тәмлерәк кебек, ул туклыклырак. Әмма кеше башлыча колын итен сорый, шуңа ияләнде.
8 айлык ат 150 кг тирәсе авырлыкта була. Якутск базарларында башлыча ат ите сатыла. Болан, сыер ите дә бар, әмма халыкта ат итенә сорау күп икәне күренеп тора инде.
Саха кешесе, кайда яшәвенә карамастан, кышка ат ите әзерләп куярга тырыша. Шәһәр кешеләре кышын суелачак колын өчен алдан акча түләп куя икән. Шәһәр кешесе белеп тора – кышын, сугым вакыты җиткәч, ул хуҗалыкка килеп, үз итен алып китә ала.
Яшьләр эшкә яшьтән өйрәнә – Афанасий Семеновичның улы инде йөгереп эшләп йөри, оныгы да шунда килгән – анысы әле бәләкәй, карап кына тора. «Атларны ярата ул», – дип горурланып әйтте Афанасий Семенович.
Тагын бер кызыклы күзәтү – биредә коймалар горизонталь араталардан гыйбарәт. Аскы арата шактый биек. Арата арасыннан иелеп чыгу кыен, өстән үрмәләве дә авыр. Ә болар җаен тапкан – коймага килешли җиргә тәгәриләр дә, арка белән җиргә ятып, арата астыннан шуып кына чыгалар. Җайлы.
Чалу процессына килгәндә, билгеле, ул бездәгедән бик нык аерыла. Минем өчен бу – бөтенләй гаҗәп булып тоелды, һәм мин «ничек? бусы ничек? нигә?» дигән сораулар белән ат чалучыларны һәм эшкәртүчеләрне ардырып бетердем бугай. Ахыр чиктә, ничек икәнен аңладым.
Атларны ничек чалалар
Чалу процессындагы кайбер нечкәлекләрне төшереп калдырып аңлатам. Бездә малны, бу очракта бияне, бәйлиләр, егалар, аннан соң муеныннан чалалар, аның бөтен каны агып бетәргә тиеш. Егылган мал кыйблага карарга тиеш, чалганда бисмилла әйтергә, куркытырга ярамый, каны калмаска тиеш, дигән кагыйдәләр бар. Тунаганда, итен бүлгәләгәндә, малны эләләр.
Сахаларның ничек чалганын карап тордым. Колыннарны аналарыннан аердылар, тегеләре дә, болары да кешни, әнкәләре янына ашкына... Әмма егетләр оста – «әһ» дигәнче бияләрне бер читкә посрыклап куйдылар, тайларны коридор кебек аранга яптылар. Берсен аерып алдылар. Мин, болар инде моны хәзер бәйли, дип карап торам. Шунда берсе балта тотып коймага менде...
Сахалар башта атны сугып аңгырайталар икән – аннары инде бәйлисе дә юк. Ялт кына, ике егет атны аркасына аударды, берсе корсагын ярып, җәлт кенә шунда кулын тыгып алды. Атны, муеныннан эләктереп, тунаучылар янына өстерәп алып та киттеләр. Мин аңламый калдым – ник корсагын ярдылар? Каны кая ага?
Сорауларыма җавапны тунаучы бирде. Ат егылгач, аның корсагын ярып, аортасын тартып алалар икән. Кан малның эченә ага, диафрагма аркылы чыкмый, эчәк ягына түгел, йөрәк тирәсенә тула. Куркыныч булса да языйм инде – малның эчәген һәм йөрәк, үпкәләрен алгач, алгы саны кан белән тулган зур савытны хәтерләтә. Шул канны савытларга тутырып алалар. Аннары ул кан утыра, калган сыеклыкны – плазманы диик инде, сөт белән бергә эчәккә тутыралар. Бу – кан колбасасы – хаан, саха халкының милли ризыкларының берсе.
«Бездә, суйганда, бер бөртек кан акмый», – ди суючылар. Дөрестән дә шулай – чалган урында да, эшкәрткән урында да кан юк диярлек. Зур бидоннардагы канны исәпкә алмаганда, билгеле.
Һәр саха иренең шәхси пычагы бар, ул шуннан аерылмый. Тире тунау да заводта җитештерелгән стандарт пычаклар белән түгел, нәкъ менә якут пычаклары белән башкарыла. Ул йомшаграк металлдан җитештерелә һәм, тупаслангач, аны кайравы бик җиңел – кайракка бер-ике ышку да җитә.
Мал суйган җирне тасвирлау һәрвакыт кансызлык булып күренә торгандыр. Әмма монда, сантиментларны читкә куеп, саха халкын яшәткән, ашлы иткән күренеш хакында язуым. Таныштыру максатыннан.
Бер читтә апалар малның эчәгеләрен чистартып ята иде. Мин телефонымны күтәреп яннарына килгәч, көлделәр:
– Безне дә төшерәсезмени?
– Тырышып эшлиләр, дип күрсәтәм!
Якут кухнясында татар милли кухнясындагы кебек үк деликатес бар. Харта дип атала. Ни икәнен аңлагансыздыр инде – ат картасы. Менә шуны карда чистарта иде апалар. Гомумән, монда малның бер нәрсәсен дә әрәм итмиләр диярлек.
Ат турында сөйләшү
Атлар белән танышып, чалу процессын карагач, Афанасий Семенович белән каравылчылар будкасында сөйләштек. Корылма утын ягып җылытыла. Афанасий Семенович, беренче эш итеп, «утны ашату» йоласын башкарды: теләкләрен әйтеп, учакка ризык ташлады. «Мин сезнең эшләрегезнең уң булуын теләдем», – диде ул. Рәхмәт.
Аның хуҗалыгында 12 көтү бар икән, һәрберсендә 10-12 бия, мал башы 100-140 тирәсендә тора. Быел 90 баш колынны чалачаклар. «Семенычның ат хуҗалыгы» – күпсанлы туганнар өчен җыелу, ял итү урыны, дип аңлата ул. Хуҗалыкта 250 гектар, шунда ук кунак өе, эшчеләр өе бар. Эшчеләр ел буе килеп-китеп эшли, монда ниндидер авыл-фәлән юк. Тайга уртасындагы хуҗалык.
Бияләр, гадәттә, март аенда колынлый, ноябрьдә чалуга китәләр. Иң мөһиме – 30 градуслы салкыннар булуы кирәк: сахача булсын өчен, итнең бик тиз катуы шарт.
Мин аннан мал ни өчен шулай чалынганын сорыйм.
– Бу – безнең «төньякча» чалу үзенчәлеге. Бөтен җирдә муенны кисеп, канны тышка агызсалар, бездә аортаны өзеп, канны йөрәк куышлыгына җыялар, чөнки бездә канга сөт кушып, колбаса ясыйлар. Ә иттән кан агып бетә, ул чиста була. Дөрес, һәркем дә атны чала алмый. Кемнеңдер башы әйләнә, кемдер кан күрә алмый. Чалуның кирәкле икәнен белгән кеше эшли, атасыннан улына күчә, минем улым да чала.
Ә сез ни өчен авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәсез?
Бу – минем хобби.
Буыннар чакыруы?
Шулай дияргә дә була. Никтер атларга тартылдым. Хәзер аларсыз күңелсез... Бергә яшисең, аерылыр чак җиткәч, кыен. Чалу ноябрьдә бара, әмма, аерым очракларда, атларны башка вакытларда да чалалар. Мәсәлән, Ысыах бәйрәме вакытында кымыз эчеп, ат ите ашамасаң, бәйрәм узмаган да санала.
Афанасий Семеновичның шәҗәрәсе эленеп тора. Ул Тыгын Дархан – саха халкын берләштереп, беренче дәүләт төзергә теләгән кешедән башланган дип күрсәтелгән. Шәҗәрә әле тулыландырыла, ди. «Безнең буын шаман Эргистан башлана», – дип аңлатты ул.
Башка төбәкләрдәге ат асраучылар белән аралашасызмы?
Хабаровскида, Казанда дусларым бар. Безнең үзенчәлек – иркен мәйданнар булуда. Якут аты 50 градуска кадәр түзә, көчле салкыннар башлангач, әзерләгән печән белән ашата башлыйбыз. Якут атының аягы көчле, ул бик чыдам. Бездә «Лена буе» токымы. Менә катнаш токымнар салкыннарга чыдамый. Иң чыдамы – «Верхоян», «Оймякон» токымнары. Мин нәсел атларын «Берте» ат заводыннан алам. Кан катышудан саклау өчен, айгырларны читтән алабыз.
Бу – төп эш белән шөгыльләнү өчен энергия бирә. Атлар карый башлаганчы, мин ярсу, кырыс идем. Хәзер мин тынычландым – атлар белән аралашу мине дөньяга башкача карарга өйрәтте.
Якут атлары белән чабышларда да катнашалармы?
Андый кешеләр бар, мин катнашмыйм. Ул – аерым тема. Шуның белән генә яшәүчеләр дә бар. Безнең ат чабышларында төрле атлар катнаша. Ә безнең атлар, беләсезме, ничек чаба? Алар Орел чабышкылары кебек җил булып очмый, тигез чаба, әмма инде 40 километрны бәрә генә. Мин үзем район башлыгы булганда Президент Кубогын минем Боцман откан иде – 900 мең сумлык призны алды.
Якут атларын башка төбәкләрдә дә асрыйлармы?
Алып китәләр, Архангельскига да, Мурманскига да, әмма бу – аерым очраклар гына.
Атлар – изге хайван дисез. Бу нәрсәдә чагыла?
Легенда буенча, атлар алласы Дьөһөгөй Айгыр кояштан туган. Саха халкы үзен шушы Дьөһөгөй балалары дип саный. Бу – безнең төп символ, безне саклаучы алла. Без үзебез хакында «Дьөһөгөй балалары» дибез.
Чалу вакытында тагын нинди йолалар бар?
Махсус урында ут яндырабыз, табынабыз, сорыйбыз, рәхмәт әйтәбез, утны коймак, кымыз белән сыйлыйбыз. Саха халкы йолаларсыз яшәми – тугыз аллага табыну традицион йоласын саклыйбыз.
Республикада ат хуҗалыкларына ярдәм итәләрме?
Табуннар тоткан өчен субсидия бирелә. Быел, әйтик, бер атка 3 мең бирелә. Безнең «Эргист» авыл хуҗалыгы кооперативы быел 300 мең алды. Аннары инде ягулык, печән әзерләү, техника алу буенча хисап бирәбез. Шулай ук ат базалары, мал, техника сатып алган өчен муниципаль ярдәм бар. Ат асраган өчен федераль ярдәм дә бар – бер башка 1000 сум. Ярдәм шактый. Ә нәсел хуҗалыкларына аерым ярдәм бирелә. Безнең районда ике нәсел хуҗалыгы бар – «Берте» һәм «Дьөһөгөй».
Атларга ярдәм күбрәкме, сыер малынамы?
Элек сыерлар саны күбрәк тә булгандыр. Безнең әби дә сыер тота иде, мин дә элек тоттым. Аны тоту өчен аерым, кыен шартлар кирәк, көн саен карыйсы. Ә ат белән җиңелрәк – алар үзләре көтүдә йөри. Килдең, карадың, санадың, барысы да тәртип икән – бетте-китте. Кышын авыррак билгеле – ашатырга кирәк, карап торырга, кайсы колынлаячак, тикшерергә... Ат белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп, кайберәүләр аздан башлый. Мин үзем җайлырак юлдан киттем – кредит алдым да, әзер килеш көтүе белән генә сатып алдым.
Саха халкының нинди милли ризыклары бар?
Суйганда ук катырылган ат ите (строганина) – халыкның иң яраткан ризыгы. Катырылган бавыр, май, йөрәк. Аттан калган барысы да әзерләнә. Юка эчәккә кан тутыралар, юаны – харта. Бавырны чи килеш ашыйлар. Башы, тоягы – барысы да ризык әзерләргә китә.
Татарстанда да ат башын арттыру теләге зур. Сез нинди киңәшләр бирер идегез?
Хәзер бит инде шәһәрләшү бара. Алтайда ат хуҗалыкларына зур ярдәм күрсәтелә. Дәүләт күрсәткән ярдәм рискларны азайтырга, эшне җиңеләйтергә мөмкинлек бирә.
Икенчедән, төрки халыкларның гореф-гадәтләре – иярдән. Без бөтен Евразияне иярдә әйләнеп чыкканбыз, бу – безне аера торган билге, элемтә.
Төрки халыкларның өстенлеге бар. Алар атта Төньяк Боз океанына кадәр килеп чыккан. Шуңа да бу традицияләр сакланырга тиеш. Ат тоткан кешеләрне аерып алып ярдәм итәргә, мактарга, сакларга кирәк. Мин үзем район башлыгы булганда Ысыахта ат тотучыларны аерып мактый идем. Ат тотучылар һәрвакыт дәрәҗәдә булырга тиеш.