Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Савыт-сабаны төнгә юмыйча калдырган хатын-кызлар депрессия билгеләреннән интегә...»

Кунакчыл хуҗабикәләр декорга зур игътибар бирә, ләкин гармония һәм уңайлылык тудыручы иң гади әйберләрне онытып җибәрә. Психологлар, фатирдагы иң гади әйберләр хуҗабикәнең таркаулыгы турында гына түгел, ә чын эмоциональ проблемалары турында да сөйли ала, дип раслый. Белгечләр үз-үзеңә карата түбән бәя бирүнең 5 төп билгесен атый.

news_top_970_100
«Савыт-сабаны төнгә юмыйча калдырган хатын-кызлар депрессия билгеләреннән интегә...»

Урын-җир әйберләре

Урын-җир әйберләре һәрвакыт чиста булырга тиеш. Ул иске, тузган һәм пычрак булырга тиеш түгел.

Белгечләр фикеренчә, тузган, пычрак урын җирдә йоклаучы хатын-кызлар үзләрен хөрмәт тә итми, үз уңайлылыгын да кайгыртмый. Мондыйлар, мөгаен, үз кыйммәтләренә битараф.

Үз-үзләрен хөрмәт иткән хатын-кызлар бары тик сыйфатлы, чиста, яңа урын-җирдә генә йоклаячак. Берничә яңа урын-җир комплекты сатып алыгыз, аларны яхшы итеп үтүкләп җәегез һәм 2 атна саен алыштырыгыз. Кәефегез кискен күтәреләчәк һәм үз-үзегезгә булган бәягез дә үсәчәк.

Савыт-саба

Әгәр дә сез аш бүлмәсен пешерү урыны гына дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Еш кына бу – кунакларны чакыру һәм уңайлылык тудыру урыны булып тора (яңа пешкән икмәкнең яки тәмләткечләр кушылган итнең исен кем яратмый?)

Пешерү белән мәшгуль булсагыз да, бүлмәдә чисталык һәм тәртип сакларга онытмаска кирәк. Моны эшләү һәрвакытта да җиңел булмаса да, өстәл артына утырганчы, савыт-сабаны юарга тырышыгыз. Һәрхәлдә, мондый шартлар ашауны күңеллерәк итәчәк.

Белгечләр, пычрак савыт-сабаны төнгә калдырган хатын-кызлар апатия һәм депрессиянең беренче билгеләреннән ешрак интегә, ди. Әгәр эш графигыгыз аркасында җыештыруга вакытыгыз калмаса, клининг компанияләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шуңа күрә үзегезне аклар өчен төрле сәбәпләр табарга тырышмагыз. Үзегезне һәм өегезне яратыгыз.

Юыну бүлмәсе өчен сөлгеләр

Үзеңне һәм тәнеңне яратмауның тагын бер турыдан-туры мисалы – әбиеңнән мирас булып калган сөлгеләрнең эленеп торуы. Әлбәттә, һәр сөлге, чыннан да, истәлекле, ялдан алып кайтылган яки ниндидер махсус урында сатып алынган. Әмма алар иске чүпрәкләргә охшаган һәм атнага 1 тапкырдан да ешрак алыштырылмый икән, бу – хуҗабикәне бер дә бизәми.

Тәнеңә һәм өеңә битарафлык билгесе булган иске сөлгеләр хәтта сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Аларда тире һәм бактерия кисәкчәләре җыела һәм югач та бетмәячәк. Микроорганизмнар кайнатып чыгарган очракта да юылмаячак һәм тире белән элемтәдә калачак. Әгәр дә хатын-кызлар бу факт турында белмиләр икән, нәтиҗәсе ачык: алар үз тиреләре турында кайгыртмыйлар.

Гардеробны тикшереп чыгу – һәркемнең айлык эш исемлегенә керергә тиеш пункт. Әгәр дә сез иске һәм кирәксез әйберләрегездән аерылырга теләмисез икән, бу – сезнең үткәнегездән аерылырга теләмәвегез билгесе. Бу сакчыл хатын-кызлар «Плюшкиннар»га охшаган, алар кайчан да булса аларга бу әйберләр кирәк булыр дип уйлый.

Психологлар фикеренчә, иске әйберләрне җыю кешедә борчылу яки невроз булуын күрсәтә, алардан бары тик белгеч ярдәмендә генә котылырга мөмкин. Иртәме-соңмы алар актуальлеген югалтачак һәм, бәлки, бүтән беркайчан да кирәк булмаячак, дигән фактны кабул итәргә тырышыгыз. Өегезне һәм акылыгызны чүпләмәгез, шкафларда күзне сөендерә һәм шатлык китерә торган иң кирәкле әйберләрне генә саклагыз.

Декорация

Әйтик, потенциаль партнерыгыз чәй эчәргә керә һәм карават өстендә – хайван карачкысы, киштәдә вак-төяк кирәксез әйберләр күрә икән, ун очракның тугызында бу – аның монда соңгы килүе булачак. Беренчедән, инфантиль хатын-кыз беркайчан да тормыш иптәше яки әни роленә дәгъва итә алмаячак. Әгәр дә сез ир-ат сезне үз канаты астына алачак дип уйлыйсыз икән, бик ялгышасыз. Сәламәт мөнәсәбәтләрдә үз-үзеңне болай тоту кабул ителә алмый. Икенчедән, кирәкмәгән әйберләрнең күп булуы һәм тузанланып ятуы аркасында, сез пычрак кеше буларак кабул ителәчәксез.

Әлбәттә, беркем дә безне импульсив сатып алулардан саклый алмый, әмма артык акча сарыф итмәскә һәм инде олы кеше булыгызны кабул итәргә тырышыгыз. Өйдә чисталык һәм тәртип саклау өчен тырышлыклар сезне кайчак канәгатьләндермәскә дә мөмкин. Яллар җитү белән, күпләребез вакытларын фатир җыештырып уздыра. Идән юу, тузан сөртү, киемнәрне юу һәм урын-җирләрне алмаштыру – бу эшләр күңелне күтәрмәскә дә мөмкин. Һәм без нигә шулай дип уйлыйбыз? Бәлки, без берәр нәрсәне дөрес эшләмибездер?

Чынлыкта, җыештыруга карашыбызны үзгәртергә һәм процессны нәтиҗәлерәк һәм күңеллерәк итәргә ярдәм итә торган берничә ысул бар. Беренчедән, эшләрне бүлергә, үзең өчен төгәл җыештыру графигы төзергә була. Бу әлләни ардырмаячак, һәм эш җиңелрәк барачак.

«PROГород» порталыннан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100