Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Савыт-сабадан тутыкны ничек бетерергә?

Әлеге сорау һәр хуҗабикәне борчый. Тутык бетерүнең берничә ысулын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Савыт-сабадан тутыкны ничек бетерергә?

Чәй содасы ярдәмендә

Моның өчен чәй содасы һәм губка кирәк була. Иң элек бераз су җылытырга һәм аны сода белән болгатырга кирәк. Куе паста чыгарга тиеш. Бу пастаны губка белән алырга һәм тутыккан кәстрүлләрне, табаларны ышкырга кирәк. Биш минутка пастаны калдырабыз һәм юабыз. Яхшылап корытканнан соң чистартылган кәстрүлгә, табага зәйтүн мае сөртеп куябыз. Болай эшләү савыт-сабаны саклый, ялтырата.

Тоз һәм лимон белән


Әлеге ысул нәтиҗәле һәм тиз, шул ук вакытта очсыз да. Моның өчен эре тоз һәм ярты лимон кирәк була. Лимонны урталай бүлеп, бер өлешенә тоз сибәбез. Лимон губка урынына кулланылачак.

Каралган савыт-сабаны әлеге тозга манчылган лимон белән ышкыгыз. Тозы каралгач, тагын бераз тоз өстәгез. Биш минуттан соң савытны юыгыз.

Беренче ысулдагы кебек үк, савытны корытканнан соң зәйтүн мае сөртеп куегыз.

Фольга, лимон суы һәм уксус белән

Искереп киткән, тутыккан кашык-чәнечкеләрне фольга, лимон согы һәм ак уксус белән чистартырга мөмкин. Моның өчен фольганы өч сантиметр чамасы киңлектә кисәбез. Аннан алардан шарчыклар ясыйбыз һәм лимон согына салабыз. Лимон согыннан фольга шарчыкларын алып тутыккан кашыкларны ышкыйбыз. Шул рәвешле, аларны чистартабыз. Икенче этап итеп, кашыкларны ак уксуска салып, төнгә калдырабыз. Иртән кашык-чәнечкеләрне юып, корытабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100