news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Савыт-саба юа торган губкалар ни өчен төрле төсле?

news_top

Савыт-саба юа торган губкалар төрле төстә була. Һәм моның сәбәбе бик гади.

Губка ике өлештән – каты һәм йомшак яктан тора. Каты ягының төсе абразивлык һәм катылык дәрәҗәсен күрсәтә.

Яшел төслесе иң катысы була. Ул көйгән табаларны чистарту өчен кирәк. Көюгә каршы өслекле, керамика һәм пыяла өслекләрне аның белән чистартырга ярамый.

Зәңгәр төс уртача катылыкны күрсәтә. Ул, өслекләргә зыян китермичә, нык пычракларны чистартырга ярдәм итә. Аның белән көюгә каршы, тефлон өслекле әйберләрне сак чистартып була. Төрле савыт-сабаны көн саен юу өчен дә шундыйны кулланырга кирәк.

Кызыл губкалар йомшак һәм абразивсыз. Чиста яки җиңелчә пычрак савытларны юарга ярый. Алар өслекләрне тырнамый.

Сары төс универсаль губка икәнен аңлата. Ул савыт-сабаның күпчелеге өчен ярый.

Савыт-саба юа торган губканы еш алмаштырып торырга кирәк. Кулланган саен яхшылап юып, сыгып куегыз. Су эчендә яки юеш өслектә калдырмагыз. Юкса бактерияләр һәм микроблар үрчеп ятар, диелә «Киңәшләр» сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар