"Савапны кәсеп итүдә ярышыгыз". Мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә
Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көнендә, бөек мөселман бәйрәме – Гыйд әл-адха, Корбан бәйрәме билгеләп үтелә. Бәйрәм белән мөселманнарны котлаган шәхесләр бәйрәмнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен билгеләп үтте.

Россия мөселманнарының ата-бабаларының бай мәдәни, рухи мирасын саклавы, үсеп килүче буында ата-бабаларыбызның тарихына, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләве куанычлы хәл.
Мөселман җәмгыятенең тормышы яхшы эшләр һәм башлангычларга бай. Социаль, мәгариф, мәгърифәтчелек инициативаларын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелә. Мөселман оешмаларының дәүләт һәм иҗтимагый институтлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә керткән өлеше, илебездә милләтара һәм диниара диалогка ярдәм итү зур кыйммәткә ия".
Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән Татарстанда Корбан гаете – зурлап уздырыла торган иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Традицион рухи хәзинәләребезне кадерләп саклау, ныгыту аша без бергәләп шәхеснең төрле яклап үсешенә шартлар тудырабыз.
Татарстан мөселманнарының игелекле хезмәте күпмилләтле республикабыздагы алгарышка омтылып яшәү рәвешенә тулысынча аваздаш.
Быелгы Корбан бәйрәме тагын да тантаналырак, мулрак һәм шатлыклырак узсын! Сезгә иминлек, тынычлык, Ходай ярдәме белән барлык эшләрегезне уңышлы башкаруыгызны телим! Бәйрәм мөбарәк булсын, хөрмәтле татарстанлылар!" - диелә Татарстан Президенты котлавында.


Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәмнең тарихын искә төшерде. Ибраһим пәйгамбәрнең балалары булмый. Аллаһтан сорагач, картайган көнендә аның улы Исмәгыйль туа. Аллаһ аны корбан итеп китерергә боера. Ибраһим пәйгамбәр, Аллаһка бирелгән кеше буларак, моны кабул итә. "Раббыбызга кешенең корбан булуы түгел, тәкъвалыгы кирәк, шуңа күрә ул Исмәгыйльне хайван белән алыштырырга куша", - дип сөйләде мөфти.

Вәгазьнең зур өлеше гаилә мөнәсәбәтләре турында иде. "Гаиләдә үз мәнфәгатьләребезне генә кайгыртсак, игелек килер микән? Чын мәхәббәт ул үзең турында онытып, бер-берсенә уңайлык тудырудан ямь табу. Балалар әниләренә, ир - хатынына, хатын - иренә хезмәт итүдән тәм таба алмый икән, тавыш-гауга чыга. Сөекле кешеңә җылы бирмичә, җылы таба алмыйсың", - дип сөйләде мөфти.
Алга таба мөфти балаларны ярату турында сөйләде. "Балаларны яратасызмы дип кешеләрдән сорасаң, әйе диләр, ә үзләре гомерләрен акча җыюга сарыф итәләр. Ата-ана уйлап бетерми, балаларын Интернетка һәм урам законнарына тапшыра. Картлыгыңда рәхәт күрәсең килсә, балаларыңа игътибар бир. Ата-ана үз баласына бирә ала торган иң зур бүләк ул - тәрбия", - диде ул.
Мөфти баланың ата-аналары каршында ун бурычы булуын искәртте. Бала ата-анасын ашатырга, киендерергә, кирәк булганда ярдәм итәргә, чакырганда җавап бирергә, аларның әмерен үтәргә, йомшак тавыш белән сөйләшергә, ата-анага исеме белән дәшмәскә, ата-ананың артыннан барырга, үзенә теләгәнне ата-анасына да теләргә һәм алар өчен дога кылырга тиеш.

Вәгазьнең азагында мөфти Корбанның ни өчен кирәк булуы хакында сөйләде. "Раббыбез безнең корбанда мохтаҗ түгел. Корбан чалып без тугрылыгыбызны, милкебезне корбан итәргә әзер икәнлегебезне күрсәтәбез. Малыңны мохтаҗларга өләшү кешеләр арасындагы аермаларны бетерә, мохтаҗлар бай күршеләре өчен дога кыла, байлыгының рәхәтен күрсен дип әйтә", - диде ул.
Мөфти вәгазен изге теләкләр белән тәмамлады. "Кеше каны коелмасын, хайван каны гына коелсын. Кадерле дин кардәшләребез, Раббыбез нәфесебезне җиңеп чалган корбаннарыбызны, кылган догаларыбызны, барлык яхшы гамәлләребезне кабул итсен. Ата-аналарның рәхмәтләрен ишетергә язсын", - диде ул.


