Шәүвәл уразасы: кайчан башлана, савабы нинди, ният догасы һәм иреңнән рөхсәт кирәкме?
Бөтен дөнья мөселманнары 20 мартта Рамазан гаетен бәйрәм итәчәк. Аннары Шәүвәл ае башлана. Бу айда ураза тоту фазыйләтләре турында Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан сораштык.
Фото: © «Татар-информ»
«Изге гамәлләребез унга тапкырлана»
Нурулла хәзрәт, Шәүвәл уразасы тотуның мәгънәсе нидә? Бер ел ураза тоткан кебек була, дигән фикерләр бар. Ул ничек аңлатыла?
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтә: «Кеше шәүвәл аенда 6 көн ураза тотса, Рамазан аена шуны өстәсә, ул кеше 1 ел буе ураза тоткан кебек булыр», ди. Моны ничек аңлатырга икәнен без ахырга кадәр аңлап бетерә алмабыз инде.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм шулай дип әйткән, димәк, ул шулай.
Без – Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм өммәте, савапларны җыеп алабыз. Безгә кадәр булган кавемнәр дә ураза тоткан. Мәсәлән, Гайсә галәйһиссәләм көн саен ураза тоткан, Дауд галәйһиссәләм көн саен ураза тота торган булган. Аларның сөннәтләре шул. Безнең Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм сөннәте – ай уртасында 3 көн тоту, дүшәмбе, пәнҗешәмбе тоту һәм Рамазан ае беткәч, 6 көн шәүвәл аенда тоту. Бу инде безгә ел буе тоткан уразаларны алыштыра, 1 ел уразада булган кебек була.
Үзебезчә фаразлаганда, болай әйтә алабыз: безнең изге гамәлләребез унга тапкырлана, мәсәлән, кеше изге гамәл кылса, Аллаһы Тәгалә аны унга тапкырлый, гөнаһ кылса – 1 генә гөнаһ языла. Димәк, 30 көн ураза тотсак – 300 көн килеп чыга, тагын 6 көн тотсак һәм унга тапкырласак – 60 көн була, шулай итеп барысы 360 көн килеп чыга. Шулай дип фаразларга мөмкинбез. Нәрсә генә булса да, Рамазан ае уразасы белән 6 көн шәүвәл уразасы тотсак, 1 ел ураза тоткан кебек савап алырбыз, дип өметләнә алабыз.
«Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсен Үз яклавы астына ала»
Шәүвәл уразасын тоту мәҗбүриме, әллә сөннәтме? Шәүвәл уразасы тоткан кешегә нинди савап вәгъдә ителә?
Шәүвәл уразасы – сөннәт ураза, аны тоту мәҗбүри түгел. Мәҗбүри ураза бары тик Рамазан аенда гына. Шулай ук нәзер уразасы, каффәрәт, вәгъдәләр өчен уразалар мәҗбүри булырга мөмкин.
Шәүвәл уразасы өчен нинди савап дигәндә, Аллаһы Тәгалә кодси хәдистә әйтә: «Колым миңа якынаерга теләсә, ул бары тик фарыз гамәлләр генә кылып якыная ала», – ди. Ягъни, Аллаһы Тәгаләгә юл бар, ул юл салынган, ул юл – Аллаһы Тәгалә безгә йөкләгән мәҗбүри фарыз гамәлләре.
Башка юл белән Аллаһы Тәгаләгә якынаеп булмый, ягъни мин үземчә дога кылам, үземчә укыйм, үземчә ышанам, үземчә теләкләр телим – бу Аллаһы Тәгаләгә бара торган юл түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә синнән синеңчә теләми, Аллаһы Тәгалә Үзенчә тели.
Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә якынаерга теләгән, ышанган кеше Аллаһы Тәгалә теләгән әйберне үтәргә тиеш, үзе теләгәнне түгел. Фарыз гамәлен үтәп, без Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз.
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Колым нәфел гамәлләре үтәсә, ягъни сөннәт гамәлләре үтәсә, мин аны ярата башлыйм», – ди.
Димәк, нәфел намазлары укысак, нәфел уразалары тотсак, нәфел садакалары бирсәк, Аллаһы Тәгалә безне ярата башлый. Башта Аллаһы Тәгалә Үзенә якынайта, аннары ярата башлый. Менә бу якынаюның тагын да югарырак дәрәҗәсе дип әйтеп була.
Шуңа күрә, сөннәт-нәфел гамәлләре үтәсәк, иншәАллаһ, Аллаһы Тәгалә безне яратыр. Аллаһы Тәгалә яраткан бәндә – ул дәрәҗәле бәндә була.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтә: «Аллаһы Тәгалә берәр кешене яратса, әйтер күктәге затларга: «Мин бу бәндәне яратам, сез дә аны яратыгыз», – ди. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә берәр бәндәне яратса, Аллаһы Тәгалә кул астында булган барча мәхлук шушы бәндәне ярата башлый, бу бәндәгә хезмәт итә башлый, дип әйтеп була. Аллаһы Тәгалә берәүне ярата икән, ул Аллаһы Тәгаләнең әүлиясенә, якын кешесенә әйләнә.
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем минем әүлиямә дошманлык күрсәтсә, шул миңа дошманлык күрсәткән булыр», – ди. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсен, нәфел, сөннәт гамәлләре үтәгән бәндәне Үз яклавы астына ала.
«Бүлеп тоткан кешегә авыррак»
Быел Рамазан гаете 20 мартта була. 21 мартта шәүвәл уразасын тота башларга ярыймы?
Нәфел уразаларын бәйрәм көннәрендә тотарга ярамый. Мәсәлән, Корбан һәм Ураза гаетләрендә ураза тоту киңәш ителми, аның савабы булмый. Шуңа күрә уразаны гает бәйрәменнән соң тота башлыйлар. Гает 20се көнне укылса, (чөнки ул, ниндидер сәбәпләр белән кичектерелсә, 21 яки 22се дә укылырга мөмкин), икенче көнне үк шәүвәл уразасына керергә мөмкин.
Шәүвәл уразасын рәттән тотарга кирәкме, бүлеп тотарга ярыймы?
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән буенча, шәүвәл уразасы 6 көннән тора, аны рәттән дә, бүлеп тә тотарга була, тик ул шушы шәүвәл аенда булырга тиеш. Көн аралаш, башта өч көн, соңыннан өч көн тотсаң да була – кеше үз җаена карый. Кайбер кешеләр «Рамазаннан соң ураза тотарга җиңел», дип шәүвәл уразасын тоташ тота, кайбер кешеләр «ял итеп алам», дип соңрак та тотарга мөмкин. Тәҗрибә буенча әйтсәк, бүлеп тоткан кешегә авыррак, чөнки бер тота башлагач, тотарга җиңелрәк. Кайбер кеше онытып та җибәрә, ә шәүвәл ае инде үткән була. Шуңа күрә бу очракта кеше үз җаена карап эшли.
Рамазан уразасында тотылмый калган көннәрне тотмыйча, шәүвәл уразасын тотарга буламы?
Ниндидер сәбәпләр аркасында, Рамазан ае уразасы тотылмыйча калса, аны, әлбәттә, мөселман кешесе каза кылырга тиеш була. Ул – мәҗбүри каза кылу. Әмма кеше «башта шәүвәл аеныкын тотам», дисә, казаны соңыннан да кылырга була, казаны кичектерергә дә мөмкин.
Ниндидер сәбәпләр аркасында бу кеше «каза кылып калыйм әле», дип ашыга икән, үзенә шундый максат куйса, «бәлки өлгермәм, бәлки минем белән бер-бер хәл булыр», дип, казаны алдан тоткан очракта да, бернәрсә дә булмый. Бу фикер дә дөрес, чөнки казаларны, әлбәттә, ашыктыру хәерлерәк. Башта шәүвәлне тотып, аннан соң каза кылса да була – алай да рөхсәт ителә.
«Хатын-кыз иреннән рөхсәт алырга тиеш»
Хатын-кызга шәүвәл уразасы тотар өчен иреннән рөхсәт сорарга кирәкме?
Шәүвәл ае уразасы нәфел, сөннәт уразасы булганлыктан, хатын-кызга бу уразаны тотар өчен, әлбәттә, иреннән рөхсәт алырга кирәк. Хатын-кыз нәфел, сөннәт уразасын тотасы килсә, иреннән рөхсәт алырга тиеш. Алай эшләмәсә, уразасы дөрес булмаска мөмкин.
Ниятне ничек кылырга, сәхәрдә нинди дога укырга?
Рамазан ае уразасын тотканда, шаблон рәвешендә язылган ният бар: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә». (Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым» – ред. иск.)
Бу үрнәкне без Рамазан аенда гына куллана алабыз. Кеше шушы үрнәк буенча гарәпчә ният кылырга теләсә, «шәһри рамадаанә» дигән сүзне төшереп калдырса була, һәм бу ният теләсә-кайсы уразага ярый. Гарәпчә әйтмичә, күңелдән «сөннәт, нәфел ураза тотам» дип ниятләсә, бу аның күңеленә тынычрак була. Уразаның төрен билгеләргә кирәк, чөнки барлык ураза да бер төрле тотыла, алар бары тик ният белән генә аерыла. Шуңа күрә күңелдән «нәфел яки сөннәт уразасы тотам», дип әйтсә, «шәүвәл ае уразасы», дип әйтү бу очракта мәҗбүри түгел. «Нәфел яки сөннәт уразасын тотарга ниятләдем» дип күңелдән әйтсә дә, тел белән әйтсә дә – нияте дөрес була.
Авыз ачканда Рамазан аенда кыла торган доганы кылырга мөмкин. Ул бөтен уразага да туры килә.
«Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыкә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү». (Мәгънәсе: «Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризыгың белән авыз ачтым. Әй гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка».