news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту мәҗбүриме?

news_top

Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту мәҗбүри түгел. Ул нәфел ураза рәтенә карый. Ләкин, «Бу – мәҗбүри гамәл түгел», – дип, кул селтәргә ашыкмагыз!

«Сәүбән (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез болай дип әйткән: «Рамазан бәйрәменнән соң 6 көн ураза тоткан кеше 1 ел буе ураза тоткан савабына ирешер. Чөнки «хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән 10 тапкырга артыграк әҗер ирешер (аять)».

Икенче бер хәдистә болай диелә: «Рамазан аендагы ураза 10 тапкырга арттырылып языла, ә 6 көнлек ураза – 2 айлык ураза кебек, барысы бергә – 1 еллык ураза».

Шәүвәл уразасын 6 көн рәттән тоту мәҗбүри түгел. Һәркем үзе хәл итә: рәттән тотарга да, көн аралаш тотарга да мөмкин. Иң мөһиме – шәүвәл ае дәвамында тотып бетерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар