Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шаурма бизнесы: «Сигез ел элек үз эшеңне ачу күпкә җиңелрәк иде»

Төп ризыгы шаурма булган фастфуд челтәренә нигез салучы Искәндәр Исмәгыйлев җәмәгать туклану урыннарындагы эш принциплары турында сөйләде. Һәм мондый нокталарны ачу буенча шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты. Сөйләшү «Прайм» бизнес-клубы оештырган эшлекле иртәнге аш вакытында узды.

news_top_970_100
Шаурма бизнесы: «Сигез ел элек үз эшеңне ачу күпкә җиңелрәк иде»
Фото: https://chelny-izvest.ru/

Искәндәр Исмәгыйлев Үзбәкстанда туган, аңа 6 яшь булганда, әнисе белән Татарстанга күченеп кайтканнар. Ул балачактан ук акча эшләү юлларын эзли: ялгыз әбиләргә кар чистарта, шешәләр, металлолом җыя, сыер көтүен көтә. Бизнеста беренче адымнарын армиядән соң ясый башлый. Бу хакта «Челнинские известия» сайтында Алексей Першин яза.

«Өч ел машиналар алып саттым, параллель рәвештә сервис ачтым. Әмма бу минеке түгеллеген аңладым», – дип сөйли Искәндәр Исмәгыйлев.

Шуңа күрә аның шаурма сату ноктасы ачу идеясе туа.

«Бер кибет янына килеп, алар янында ларек ачарга теләвемне әйттем. Миңа «проблема юк» дип җавап бирделәр. Мин аны куйдым, һәм минем янга тикшерүче органнардан кешеләр килде һәм 3 көн эчендә аны кире алуымны таләп итте, чөнки ачылу өчен килешү, элмә такта өчен килешү һ.б. кирәк, диелде. Нәтиҗәдә ларекны кире алырга һәм 3 ай эчендә рөхсәт мәсьәләләрен хәл итәргә туры килде. Аларны алгач, мин шаурманы үзем ясый башладым. Иртәнге 6да тора, төнге 11гә кадәр эшли идем. Һәм ел буе шулай. Шуннан соң гына хезмәткәрләр ялладым», – ди Искәндәр.

Франшизалары әлегә сатылмаган

Хәзер аның Чаллыда, Казанда һәм Түбән Новгородта 7 филиалы бар, ә штаты 147 кешедән артык. Шулай ук уңыш китермәгән филиаллары да булган, аларны ябарга туры килгән. Бизнеска биналар сатып алу өчен, ул хәтта машинасын, фатирын да саткан. Ләкин ахыр чиктә барысы да үз нәтиҗәсен биргән.

Казандагы филиалы инвестор акчалары ярдәмендә ачылган була. Ләкин берничә айдан соң пандемия башлана.

«Аллаһка шөкер, инвестор адекват кеше иде, мине шелтәләмәде, куып җибәрмәде. Ул вакытта Чаллыда бренд инде танылган иде, пандемия вакытында керем артты гына һәм барысы да яхшы барды. Казанда исә табыш аз иде. Бер кеше идарәче дә, кассир да, пешекче дә булып торды. Пандемиядән соң без Түбән Новгородта филиал ачтык», – дип сөйли Искәндәр Исмәгыйлев.

Эшмәкәрнең яңа проекты Чаллыда татар ашлары белән ашханә ачу була.

«Кешеләр үзенчәлекле ис аңкып торган һәм эшләүче хатын-кызлары чиста күренмәгән ашханәләргә барырга теләми. Шуңа күрә урта сыйныф өчен ресторан атмосферасы белән ашханә булдырырга теләдем», – дип аңлата эшмәкәр.

Эшмәкәрнең барлык учреждениеләре дә үзенеке, ул әлегә франшизаларын сатмый. Ул франшизалар саткан һәм нәтиҗәдә бик күп тискәре бәяләмәләр алып, брендлары аска тәгәрәгән кайбер учреждениеләрнең ачы тәҗрибәсе турында белүен әйтә.

Җәмәгать туклануы өлкәсендә 8 эш кагыйдәсе

Эшләгән еллары дәвамында Искәндәр Исмәгыйлев үз принципларын булдыра, алар аның фастфуд челтәрен үстерергә ярдәм итә.

1. Әгәр дә сез инвестор җәлеп итәргә телисез икән, адекватны сайлагыз. Аның нинди булуын белешегез. «Миңа хәзер яңа нокталарга инвестицияләр кертү тәкъдимнәре белән күп кеше мөрәҗәгать итә, әмма мин бик азын гына кабул итәм, чөнки аңлаучан кеше кирәклеген аңлыйм», – ди Искәндәр.

2. Барысын да үзегез эшләмәгез. Кеше «үзем булдыра алам» дип уйлый, ләкин ахыр чиктә үзен бетерә. «Мин күпме нервларымны сарыф иттем. Хәтта көчле баш авыртуы һәм бер күзем күрми башлап хастаханәдә яттым – бу барысы да стресстан иде, чөнки барысын да үзем эшләргә теләдем, – ди эшмәкәр. – Хезмәткәрләрегезгә дә күп функцияләр йөкләмәгез», – ди ул.

3. Беркайчан да барлык бизнес агымнарын идарәчегә бикләп куймагыз, югыйсә күпмедер вакыттан соң компания ябылачак, дип саный эшмәкәр.

4. Курслар узыгыз, хезмәткәрләрегезне курсларга җибәрегез, аларны вазифалары буенча күтәрегез. Администраторларны һәм идарәчеләрне урамнан алмагыз. Аларны үзегез үстерегез.

5. Һәрбер хезмәткәрегез өчен эш күрсәтмәләре, биремнәр, стратегия языгыз.

6. Рекламага акча кызганмагыз. Интернетта тискәре фикерләр булмасын өчен, сыйфат һәм хезмәтне күзәтеп торыгыз. Югыйсә реклама җәлеп итәчәк, ә бәяләмәләр куркытачак.

7. Һәр мәсьәләне аерым-аерым чишегез. Барысына да берьюлы тотынмагыз.

8. Үзегезгә рәхмәт әйтегез, үзегезгә акча кызганмагыз. «Үзегезне күбрәк яраткан саен, кешеләр дә сезне күбрәк яратачак. Үзегезне күбрәк яраткан саен, энергиягез шулкадәр күбрәк булачак, һәм сез бу энергияне идарәчегезгә дә бирәчәксез. Әгәр дә сез караңгы чырайлы булсагыз, идарәчегез дә һәм бөтен командагыз да шундый булачак», – дип саный эшмәкәр.

Искәндәр Исмәгыйлев фикеренчә, хәзер, 8 елдан соң, шаурма белән мондый уңышны кабатлау авыр булачак. Бүген гади кибет ачу файдалы түгел. Хәзерге бизнес шартларында фастфуд ноктасы көндәшлеккә түзә алсын өчен, хәтта миллион сум да җитми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100