Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәүкәт Галиевның 1981 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Хикмәтле сүзләр»е

news_top_970_100
Шәүкәт Галиевның 1981 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Хикмәтле сүзләр»е

«Тисә тиенгә, тимәсә талга» барыбер табигатькә зыян

Каурый йолкып язды: «Кошларны саклыйк!»

Җил очыртып киткән каурый: «Яңадан очам!» – дип сөенде.

Саңгырау сандугачны сагынмас.

Тере чәчәк кәгазь чәчәк кебек салкын чибәр булмый.

Валериан үскән җирдә төнәтмәсен эчмиләр – табигать кочагында йөрәк болай да тыныч.

Имәнне мең ел үсәрдәй җиргә утырт!

Табигатьтән талап алган бер җанлы тиен өчен мең сум түләрлек булырсың.

Йомырка – табигать уйлап тапкан консерва.

Кояш мул якта – суга кытлык.

Күңелләр саеккан саен күлләр саега.

«Көймә килә – эзе юк»... Бу җыр искерде инде, хәзер майлы эз кала!

Боз да кояштан туган...

Кар астына су төшә, агачларга сут төшә, тел очына сүз төшә – күңелләргә моң төшә!

Тургай – сайрый торган йолдыз.

Язын кызарган бөредә – туасы җимеш төсе.

Язын яфраклар бөре биләвен чишеп чыга.

Бөре бишегендә «туп» итеп сикереп төшәсе алмалар үсә.

Яз – бергә шатлануга, көз – ялгыз уйлануга тарта.

Җилнең тарту көчендә җирнең тарту көче бар.

«Без атлап вакланмыйбыз, сикереп кенә йөрибез!» – диде Чыпчык Филгә.

Эт йортны саклый, чылбыр – этне...

Яхшы эт – усал эт. Яхшы хуҗа – юаш кеше.

Сарык асраучы бүре бүрек кияр.

Тычкан уты дөньяны яктыртам дип белә.

Безнең туган якларда таллар бии тальянга!

Сандугачны да, шагыйрьне дә туган җир сайрата.

Туган җиргә тамыр тирәнрәк үткән саен, башыбыз өскәрәк күтәрелә.

Күңел читтә дә туган якта яши.

Чит җирнең бердәнбер яхшылыгы – туган җир кадерен ныграк сиздерә.

Батырның үлгән көне үлемсезлеге туган көн

Җиңүчедә көч булса, жиңелүчедә үч була.

Җиңелүне күтәрә белү дә кирәк – җиңүгә әзерләнү өчен.

Батырлар җаны – байракта!

Һәйкәлләр очраша алмый, һәркайсының үз урыны.

Горурлык хисе йоклаган халыкның рухы төш күрә.

Көрәш җиле өрмәсә, күңел җилкәннәре сүнә.

Мәңгелек йолдызларга да исемне кешеләр куша!

Кыюлык биеклек белән, куркаклык түбәнлек белән үлчәнә

Үзен җиңә алмаган кеше иң көчсез кеше.

Рух сынган – хур булган.

Качкын куркактан ярала.

Куркак булудан курку – батырлыкка бер адым.

Ялкауның мускулы корсакка үсә

Ялкау йокы симертә, йокы – ялкауны.

Йокы мичкәсенә сыра тутырганнар.

Ялны ялга ялкау ялгый.

Ялкаулыкның тарту көчен жиңә алмаучы үтә ялкау кеше булыр.

Ялкаулык тутыгы көч тимерен ашый.

Эшсезлекне эшем дип уйлый.

Ялкаулыкның ни икәнен белми – эшләп карамаган.

Эшләүчегә эш күп, эшләмәүчегә эш юк.

Ул гомер буе үз корсагының грузчигы булып эшләде.

Шәхес үз язмышының капитаны

Берәү утыз елда йөз еллык эшли, берәү йөз елда да утызлык эшли алмый.

Артка киткән дә алга бара – яхшылыкка кире кайтса.

«Сабыр төбе – сары алтын» бәясе күтәрелә тора.

Берәү, үзен онытып, дөнья өчен чаба. Берәү дөньяны онытып – үзе өчен...

Үзеңне җиңү — иң зур жиңү, монда җиңелүче юк!

Холык начар булу начар, холыксызлык тагын да начар.

Бүтәннәр уңышына сөенә алуыңа сөен!

Сыныйм дигән кешегә уртак сынык биреп бак.

Һәркемгә дә яхшы булырга тырышучы – яхшы кеше микән?

Үги гасырда ятим шәхесләр туган.

(Дәвамы бар)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100