Шәүкәт Галиевнең хикмәтле сүзләре: «Тел озайткан – штаттан кыскарган»
«Интертат» укучыларына 1979 елның мартында «Казан утлары» журналында басылган Шәүкәт Галиевнең «Хикмәтле сүзләре»н тәкъдим итәбез. Ул, хикмәтле сүзләрнең аерым жанр буларак яшәргә хакы бар дип, бергә туплаган.
МАКТАНУ ДА ГАЕП ТҮГЕЛ – ТУГАН ҖИР БЕЛӘН МАКТАНСАҢ!
Күл – туган ягыннан аерылырга теләмичә бөгәрләнеп яткан инештер!
Күңелдәге сагыну бөресе туган җирдән киткәч ачыла...
Чыпчыкка да бер Ватан,
Лачынга да бер Ватан.
Бөек кешеләрне һәркем үзе сыйдыра алган чаклы күрә...
Байрак җилфердәгәндә матур, хәрәкәттә тере!
Туган җир йөзенә кызыллык китермә!
ГАЛӘМ ГИЗГӘН БАТЫР ДА КӨЧ ҖЫЯРГА ТАБИГАТЬКӘ КАЙТЫР
Язның беренче карлыгачлары – кара каргалар килде!
Кара каргалар килгәч, күңелләр яктырып китте...
Язгы ташу яз ташый!
Килер язны үткәнен сагынганга көтәсең.
Язын бар йөрәкләр дә бер яшьтә!
Кәккүк – җәйнең кайтавазы...
Кайсы кош үзе матур, кайсысының сайравы матур.
Гомере бер көн булган күбәләкләр дә мәңге яши!
СУГЫШНЫ СЕКУНДЛАР БАШЛЫЙ. ЕЛЛАР ГЫНА БЕТЕРӘ
Җиңү көненең дә иң соңгысы булсын – сугышлар кабатланмасын!
Сагыш – сугыш сулышы...
Балаларны аналар тудыра, батырларны көрәш тудыра!
Кояшта яфрак матурлыгы күренә, давылда тамыр ныклыгы беленә!
Батыр – батмас,
Куркак – калыкмас!
Юклыкта сынатмаган туклыкта сынган…
КАЛАЙ СӘГАТЬ ТӘ АЛТЫН ВАКЫТНЫ КҮРСӘТӘ
Сәгать – егерме дүрт ташлы вакыт тегермәне.
Сәгать теле – барлык милләтләргә дә аңлашыла торган тел.
Вакыт кадерен белмәүчегә сәгать телен күрсәтә.
Сәгатең алга китсә, үзең артка калырсың.
Һәркемдә сәгать, карап кына торабыз, алай да вакыт җитми!
Мәңгелек утны да мизгел кабыза!
Борын заман да заманында хәзерге заман булган.
Берзаман безнең заман да булыр борын заман...
Пәрәвез паровозны туктата алмый.
Үткән гомер әрәм түгел, әрәм үткән гомер әрәм!
Исәннәр үлгәннәр акылы белән яши...
Үткәннәрне үпкәләтмә, киләчәкне үртәмә!
АШ ТӘМЕ – ЭШ ТӘМЕНДӘ!
Эшләп ару – тәнгә дару.
Яратмаган кеше белән яраткан эшне дә эшләп булмый.
Иң тиз туйдыра торган эш – ял...
Комсыз булсаң да ярый – эшкә комсыз булсаң!
Кашык белән көй чыгарып та тамак туйдырып була...
Мич башындагы эш башында була алмый.
Базмаган – базда утырган.
Йокы мичкәсе кыяр тозларга да ярамый.
Яшәүне күшәүгә алыштырган.
Авыл хуҗалыгын авыз хуҗалыгы дип аңлый...
Ашауда ялкаулар юк.
Эш – эшкә, урын – ашка...
КЫЗЫКНЫ ТОРМЫШТАН ГЫНА КӨТМӘ, ҮЗЕҢ ДӘ ТОРМЫШНЫ КЫЗЫКЛЫ ИТ!
Менгән биеклектә тору ансат түгел. Төшкән түбәнлектән чыгуы тагын да читен.
Бүген шатлык киләсен белгән булсам, кичә кайгырмаган булыр идем.
Бүтәннәр белән тарткалашып, үзең белән көрәшергә вакыт та калмый...
Зарланганны яратмыйбыз, зарланырга яратабыз!
Кем – шатлыгын кайгырып уздыра,
Кем – кайгысын да көлеп үткәрә!
Кеше ошатмаса – бер хәл, үзеңне үзең ошатмый башласаң нишләрсең?
Без беркатлылардан көлгәндә, бездән кем көлә микән?
Борчылуыңның сәбәбен белсәң, тынычланып та була.
СЫНАТМАГАННАРНЫ ТОРМЫШ КҮБРӘК СЫНЫЙ
Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!
Барын да гафу итү киң күңеллелек булмагандай, таләпчәнлек тә тар күңеллелек түгел.
Дөньяны төзәтә торгач, бөтен дөньясы белән бозылышып беттек.
Үзсүзлелек үзең хаклы булганда гына яхшы.
Кайчакта көчсезлегеңне күрсәтмәскә дә көч кирәк!
Көчсез көчленең көчсез көнен күреп көчәя.
Шәхесне ихтирам итсәң, хатасын да аңларсың.
Юл авыр булса да, юлчылар бетми.
Һәр сәфәр – фәлсәфә!
ЯТЫП КАЛГАНЧЫ, ЯЗЫП КАЛ!
Сәнгатьтә тирәнлеккә төшү өчен биек күтәрелергә кирәк!
Халыкның шатлыгына – үз җырчысы, кайгысына – үз җырчысы...
Чорың нинди – җырың шундый!
Мәңгелек каләм белән гомерлек фикер язсаң да ярар иде...
Тормыш чынлыгын ялангач күрсәтергә ярамый – берәр нәрсә кидерергә кирәк...
Өйрәнчек остазын уздырса, бу – остазның җиңүе!
Беренче булырга күнекте исә, кеше икенче урынга кала.
Дан үзе турында уйлаганнардан ерагая.
СҮЗ ЭЧЕНДӘ ХИКМӘТ БАР
Кем сүзгә тапкыр, кем сүзгә такыр...
Тапкыр сүз мәгънәне тапкырлый!
Тапкыр сүз ничә тапкыр кабатланса да тапкыр.
Күңел күзең булмаса, күңел сүзең юк инде!
Остаз барда телең тыйма – үзең дә остар!
Чын оста – гомер буе өйрәнчек.
Ялгыш телен тешләгән... туган телен...
Туган телгә тел тидергән – тилергән!
Ана телен оныткан – анасын да оныткан.
Серне, бергәләп саклауга караганда, ялгыз саклау ышанычлы.
Ачыктан-ачык сөйләшү ябык ишекләр артында була.
ЧЫН ЯЛГАН БУЛА, ЯЛГАН ЧЫН БУЛМЫЙ
Эчтән янсаң да, төтенең туры чыксын!
Ялган сөйләп хаклыкны якламыйлар.
Мәгънәсезлекне белү дә – мәгънәле эш.
Табу өчен, нәрсә эзләгәнеңне белергә кирәк!
Акбур белән кара фикер дә язып була...
Дуга гомер буе тураерга омтылды – күбрәк файда китерермен дин уйлый торгандыр инде... Сукырга – ишарәләп, чукракка кычкырып ни мәгънә?
ТЕЛ ОЗАЙТКАН – ШТАТТАН КЫСКАРГАН...
Кыеклап әйтсәң дә, турысын әйт.
Кешегә үткәреп һәм үтереп әйтәсе килә, үзеңә киная дә җитә...
Мактауны халык алдында әйтсеннәр, тәнкыйтьне – колагыма...
Берәүнең тәнкыйтькә колак салырга борыны комачаулаган.
Телләр озая. Штат кыскара... Я, әйтеп кара!!!
Тәнкыйтьләргә маһир кешене президиумга утырт.
Бүкәнне үсмәүдә һәм алга бармауда гаепләделәр.
Шома багана агачның кытыршы якларын тәнкыйтьләде.
Бал кортының чагуы файдалы икәнне дә беләләр, шулай да, ул килеп кунса, сугып төшерәләр...
Мөгез кисү эшендә мөгез чыгаручылар да булгалый...