Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру: «Көмеш кыңгырау» иҗатка сәләтле балаларны каян таба?

Кичә Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче номерлы гимназиясендә «Көмеш кыңгырау» газетасы һәм Язучылар берлеге оештырган Шәүкәт Галиев премиясе тапшырылды. Бүген иҗат итә алырлык балаларны каян табарга? Премия яшь иҗатчыларга нинди йогынты ясый? Бу хакта «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру: «Көмеш кыңгырау» иҗатка сәләтле балаларны каян таба?
"Көмеш кыңгырау", Рәмис Латыйпов фотолары

Быел Шәүкәт Галиев премиясенең төп оештыручысы – «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе яңалык керткән – тантананы җиңүче укучы укыган мәктәптә уздырырга дигән карарга килгәннәр. 2нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы Таңсылу Ганиева – җиңүчеләрнең берсе, шуңа күрә тантана да бу уку йортында уза.

Чаллының 2нче татар гимназиясенең «эчтәлеге» хакында әйтә алмыйм – тиз генә вакыт эчендә танышырга мөмкинлек булмады, әмма визуаль яктан – чын татар мәктәбе. Элмә такталар – татар телендә, мәшһүр шәхесләрнең (татар шәхесләре генә түгел, дөньякүләм мәгълүм кешеләр дә) фикерләре. «Кешенең исеме – туган телендә яңгыраган иң татлы һәм әһәмиятле аваз. Дейл Карнеги». Коридорда «Ә», «Ө» хәрефләре бастырып куелган. Нәкъ менә «Мин татарча сөйләшәм!» символындагы «Ә» кебек инде, әмма монда башка хәрефләр дә бар. Гимназиядә татар теле укытучысы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова әйтүенчә, мәктәптә татар мохите бар.

Безнең гимназиядә милли мохит бар һәм булачак. Стеналардагы канатлы сүзләрнең русча булганын күргән дә булмады, татарча булырга тиеш, дип кабул итәбез. Татар мәктәбендә аны русча язу мантыйк ягыннан да дөрес булмас иде.

Безнең 100 еллык тарихыбыз бар. Гимназияне бик күренекле шәхесләр тәмамлаган, ул шәһәрнең йөзек кашы булган уку йорты санала. Балалар татар телендә укый, татар мохитендә үсә, татар элитасын тәшкил итәрлек зыялылар булачак. Безнең максат шушындый. Тугызынчы сыйныфка кадәр барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. БДИга килгәндә, безнең мәктәп балалары бик яхшы билгеләргә тапшыра. Без үзебез дә – авыл балалары, шәһәрдә югалып калмадык. Ул, мөгаен, кешенең фикерләү, тормышны кабул итүенә бәйледер, – дип сөйләде Энҗе Нурисламова.

Тантаналы чарада Шәүкәт Галиев премиясеннән тыш башка бүләкләр дә тапшырылды - исемлек.

Җиңүчеләр

Шәүкәт Галиев премиясе быел 4нче тапкыр бирелә. Ул 4 балага һәм 1 өлкән язучыга газетада басылып чыккан язмалары, «Көмеш кыңгырау» белән даими хезмәттәшлеге өчен бирелә.

Быелгы лауреатлар:

1. Таңсылу Ганиева, Чаллы шәһәре, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, 8нче сыйныф.

2. Рәйсә Абдуллина, Балтач районы Карадуган гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы.

3. Айгөл Фәттахова, Арча районы, Шушмабаш мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

4. Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе, 9нчы сыйныф укучысы.

Өлкән язучылар арасыннан премиягә лаек дип «Мәйдан» журналы баш мөхәррире, язучы, шагыйрь Лилия Фәттахова табылды.

Баш мөхәррир Резеда Гасыймова әйтүенчә, җиңү өчен газета белән даими хезмәттәшлек итәргә, даими язарга кирәк. Бер конкрет язма гына бәяләнми, берничә язмага бәя бирелә.

Бу – минем икенче зур премиям. Беренчесе Гариф Ахуновныкы иде, икенчесе – Шәүкәт Галиевныкы. «Көмеш кыңгырау»ны балаларның иҗатларын күргәне өчен хөрмәт итәм, – диде җиңүче Айгөл Фәттахова. Жюри аның көрәшче Данияр Моратов белән интервьюсын югары бәяләгән. Ул журналистика бүлегенә укырга керергә әзерләнә.

Язмаларым үзенчәлекле һәм башкалардан аерылып тора. Шуның җиңүемә йогынтысы булгандыр, – дип нәтиҗә ясады Азалия Сабитова.

Яшь иҗатчылар бик күп! 

Тантанада, Шәүкәт Галиев премиясеннән тыш, башка юнәлешләрдә иҗат иткән балаларга да бүләкләр тапшырылды. Шул исәптән, яшь иҗатчыларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең премияләре дә. Бу вазифа миңа йөкләнгән иде. «Көмеш кыңгырау» белән актив хезмәттәшлек иткән балаларга бүләк тапшыру вазифасын йөкләделәр. Зал тутырып утырган балаларны күргәч, бик сөендем һәм рухландым.

– Мин, бик шатланып, бу премияне тапшыруда катнашам, чөнки сез – безнең киләчәгебез. Мин шулай итеп күрәм, сезгә карыйм да, сезнең шушы якты йөзләрегезгә, күпмедер елдан соң безнең милләтебез, республикабыз – сез аның булачак җитәкчеләре, сез анда булачак язучылар, милләтебезнең зыялылары сез булачаксыз. Шундый җаваплылык сезгә киләчәк күпмедер елдан соң.

Һәр кеше өчен дә башлангыч вакытта авыр була. Аңа ниндидер җылы сүз әйтеп җибәрү, дөрес юл күрсәтү һәрвакыт бик мөһим. Кешегә кирәк вакытта мөмкинлек булдыру – зур әйбер. Сезгә шушындый иҗади мөмкинлек булдырган өчен, мин «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясенә, Язучылар берлегенә зур рәхмәтле. Алар сезнең иҗатыгызны күреп, шундый ышаныч белдергән. Сез ул ышанычны акларга тырышыгыз. Чөнки үзегезнең эшчәнлекне никадәр алданрак башласагыз, шулкадәр үзегез өчен дә, шомарыр өчен дә яхшырак. Нәрсәдер килеп тә чыкмаска да мөмкин, барыбер эшләгез, барыбер языгыз, барыбер иҗат итегез. Чөнки сезнең язган материалларыгызны, мәкаләләрегезне, шигырьләрегезне, язмаларыгызны кабул итәрлек басма бар, аларны эшкәртерлек, киңәш бирерлек редакторлар бар, – дидем, рухланып.

Укучыларга тагын бер фикеремне җиткердем: хәзерге вакытта «Татмедиа»да төрле яшьтәгеләр өчен чыга торган басмалар бар. Кечкенәләр өчен – «Салават күпере», аннары «Көмеш кыңгырау», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары; зуррак үскән иҗатчылар өчен «Идел», каләмне ныграк чарлый башлагач, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары. Иҗат ит кенә!

– Бирегә үз туган телен әйбәт белүче, туган телендә матур итеп яза белүче, иҗат итүче балалар җыелган. Сез безгә бик кадерле. Телебезне, гореф-гадәтебезне белгән, яраткан, хөрмәт иткән балалар безне киләчәккә алып барачак, безнең татарлыгыбызны саклаячак. Сез моның белән горурлана аласыз, чөнки меңәрләгән яшьтәшләрегез белән чагыштырганда, сез күпкә өстенрәк һәм бәхетлерәк. Без дә сезнең белән горурланабыз. Уңышлар сезгә! – диде Лилия Фәттахова.

Лилия Фәттахова берничә ел «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясендә эшләде. Быелгы премия аның үзе өчен көтелмәгән хәл булган икән. Үз исеме яңгырагач, чынлап торып гаҗәпләнде. «Нәниләр өчен шигырьләрдән тупланган 2 кулъязма әзер, балалар хикәяләре шулай ук бер китаплык җыелды инде. Берсен булса да үз хисабыма чыгарырмын, дип ниятлим быел. Узган ел «Телефон иясе» хикәясе Телләр комиссиясе уздырган әдәби бәйгедә 1нче урын алган иде, балалар шигыре 2нче урынга лаек булды. Шигырь, хикәяләр күбрәк «Көмеш кыңгырау»да басыла, «Ялкын», «Сабантуй»ларда да чыкты, – дип сөйләде Лилия Фәттахова. – Балалар редакциясендә эшләгәч, әллә ни сайлау мөмкинлеге юк – рәссам нинди рәсем ясый, шуннан чыгып, хикәясен дә, әкиятен дә, шигырен дә язасы», – дип көлә ул.

«Балаларны җыйган өчен рәхмәт!»

Бүләкләү тантанасына «Көмеш кыңгырау»ның беренче һәм икенче баш мөхәррирләре – Нәсимә Садыйкова һәм язучы Факил Сафин чакырылган иде. Факил Сафин газетаның ничек итеп дөньяга килүе турында сөйләде. «Балалар өчен басма» дигәч, авыр 90нчы елларда да каршы килүчеләр булмаган икән аңа. Дөрес, җиңел дә булмаган, әмма газета әлегә кадәр яши икән, димәк, ул кирәк, ди язучы.

«Көмеш кыңгырау»ның беренче мөхәррире Нәсимә Садыйкова:

«Көмеш кыңгырау» дигән сүзне бик күп кешеләр күңелләре аша үткәрә: «Минем шигырем чыкты», «Минем мәкаләм чыкты»… «Көмеш кыңгырау» күңелләргә үтеп кергән. Бүген әле монда утырган киләчәк журналистлар хәзер сәхнәгә менә... Мин шушы балаларның кулларын кысарга теләр идем.

Арча «Нур» балалар телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова:

Минем укучыларым ел саен шушы премияне алып килә. «Нур» балалар телестудиясе белән (безгә 15 ел була инде) Татарстанны бөтен Россия буенча тәкъдим итәбез, конкурсларда катнашабыз. Бүген Әнвәр Мөхетдинов алды диплом, ул да минем студиядә шөгыльләнә; аның белән тагын 2 бала килде, алар да студиядә шөгыльләнәләр. Без видеолар төшерәбез, радиотапшырулар әзерлибез, кыска метражлы кинофильмнар да төшерәбез. Әле күптән түгел генә Алтайда булдык, «Алтай әбие» дигән кино төшердек 3 көн эчендә һәм 30 меңлек премия алып кайттык. Төмәнгә барып, бер рәссам турында фильм төшердек һәм 100 меңлек грант алып кайттык. «Орленок»та II Бөтенроссия яшь кинематографистлар конкурсында катнаштык. 40 студия катнашты, бары тик 5 студиягә генә грант бирделәр. Кечкенә генә Арча, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск шәһәрләре белән беррәттән катнашып, 400 меңлек грант алды. Анда без «Көрәш» дигән фильмны якладык, ул фильм безнең дөнья чемпионы булган Арча көрәшчесе Динияр Моратов турында. 4 ай төшердек без аны, русчага да тәрҗемә иттек. Хәзер менә Санкт-Петербургка – «Десятая муза» дигән фестивальгә җыенабыз.

Язучы балалар күп. Ә студияләр аз булуы мине борчый, әлбәттә. Арчада шундый менә студия эшләп килә. «Көмеш кыңгырау»га – булганы өчен, балаларны җыйганы өчен рәхмәт!

«Актив балаларны эзләп табабыз»

«Көмеш кыңгырау»ның өч баш мөхәррире: Факил Сафин, Нәсимә Садыйкова һәм хәзерге баш мөхәррир Резеда Гасыймова.

«Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Резеда Гасыймова быелгы бәйгенең үзенчәлекләре һәм татар телле яшь иҗатчыларны ничек эзләп табулары турында сөйләде.

Бу актив балалар киләчәктә татар милләтенең алтын фонды булачакмы инде?

Һичшиксез. Бәйгедә җиңәргә лаек балалар саны елдан-ел арта. Шәүкәт Галиев премиясе бирелү дә иҗат итә торган балалар саны артуга йогынты ясады. Беренче елда санаулы гына балалар иде. Ә хәзер безнең белән актив хезмәттәшлек итүче балаларның байтагы гына килә алмыйча да калды – чөнки бөтен кешене дә чакыру мөмкинлеге дә юк. Чөнки без бәйгене спонсорлар ярдәме белән уздырабыз: чакыргач бит инде бүләген дә бирәсе килә.

Җиңү критерийлары нинди?

Ниндидер бер язма гына түгел. Без быелдан ук икенче елга кем премиягә бара икәнен чамалыйбыз. Даимилек, язмаларының саллылыгы исәпкә алына.

Премияләр бирелгәч, бездән сораучылар була: «Ә аны алыр өчен нишләргә кирәк?» Күләмлерәк әйберләр, интервьюлар язарга кирәк. Әйтик, безгә шигырь генә язучылар бар. Андыйларга мин әйтәм: күләмлерәк, уйланулырак язмалар язып карагыз, дусларыгыздан интервьюлар алыгыз. Бүген бездә премия алучылар – бөтенесе дә күләмле әйбер язучылар.

Бу балаларның милләт өчен борчылулары бар. Ватсап төркемендә ниндидер тема кузгалтсың, аларның җавапларында милләт өчен борчылу күреп, сөенәсең. Аларда милләт өчен яну бар.

Сез ул иҗат итүче балаларны ничек табасыз, сөйләгез әле шуны.

Эзләп табабыз. Мәсәлән, бүген Нәфисә Шәяхмәтова дигән кызга диплом тапшырдык. Без аны ничек таптыкмы? Җәен Әдәби марафон бара. Мин интернеттан карап утырам – бер язмасын күрәм, ике... Әһә, бу бит яза, әмма безнеке түгел әле, безгә язмый! «Син бит Әдәби марафонда катнашасың, әйдә, безгә яз әле!» Әнә шулай килеп чыкты инде ул Нәфисә. Аннары соң аны башка жанрларга җәлеп итеп карыйбыз. Ул Мамадыш районы Дусмәт авылы кызы. Кечкенә балалардан интервью алып җибәрде. Бик кызык килеп чыкты ул аның. Аннан ул шигырь дә язып карады, хикәя дә – бөтенесен эшләп карады. Ул шулай тәҗрибә туплый.

Үзләре килгәнен генә көтеп тормыйсыз, алайса...

Әлбәттә, ул балаларны каян көтеп җиткезәсең? Аларның ул исләрендә дә юк бит. Мәсәлән, без 84нче лицей-интернатка барабыз – Чаллы мәктәпләрен гел контрольдә тотабыз бит инде. Активларның, кызыксынучаннарының шунда ук телефоннарын алабыз, аннары, әти-әниләр ризалыгы белән, үзебезнең фикер алыша торган ватсап төркеменә кертеп куябыз. Алар шунда сөйләшә башлыйлар башта. Башта үзләре сөйләшә. Аннан без аларга сораулар бирә башлыйбыз, җавап бирәләр. Аннары үзләре турында яза башлый. Рамазан Нурлыев дигән егет килде 84нче лицейдан. Ул чаңгы ярышына бара да, шунда ук видео, фото төшерә, үзе турында сөйли... Бала шулай башта үзе турында сөйли, аннары иҗатка кереп китә.

Төрле ысуллары бар иҗади балаларны табуның. Аларны, һичшиксез, эзләп табасы. Еш кына балалар бер-берсен тәкъдим итә. Укытучылары да эшли, билгеле, безгә шигырьләрен җибәрәләр.

Хәзер ул ватсап төркемдә ничә кеше?

110 бала, өстәп торабыз. 3 бала өстисең икән, кызыгын тапмаган 1-2се чыгып китә бара. Калганы гел безнең белән кала инде. Бөтен балага да кызык булмый журналистика, кемнеңдер активлык җитми. Мәсәлән, Ислам дигән егетне ничек таптык? Ул да бүген безнең дипломны алды. 18нче мәктәп китапханәсенә килдек, ул да шунда килгән иде. Китапханәче аны чыгарып җибәрмәкче була. Ә ул безнең белән аралаша башлады, аннан без аны төркемгә алып куйдык. Ул яза башлады. Шундый актив – яза да, «кайчан чыга» дип, икенче көнне үк сорый башлый. Ул үзе мәктәптә актив бала да булмаган, алдынгы укучы да түгел. Ә монда үзен тапты, бөтенләй башка үсеш алып китте, диимме соң.

Бәйгене уздыру, балаларга бүләкләр бирү өчен «Татмедиа» акча бүлеп бирде. Спонсорларга рәхмәт инде, шул бер үк кешеләр бит алар. Римма ханым Идиятуллина белән Руфия ханым Зарипова, Роза ханым Хәмидуллиналар.

2нче гимназиягә зур рәхмәт. Бик үзенчәлекле номерлар әзерләгәннәр иде.

Баланы ничек татарча сөйләштерергә: Лилия Гыйбадуллинадан мастер-класс

«Көмеш кыңгырау»да тәҗрибә алган журналистлар бик күп. Шуларның берсе – шагыйрә Лилия Гыйбадуллина. Хәзер инде аның улы Ильяс та «Көмеш кыңгырау» бәйгеләренең берсендә җиңеп чыкты. «Баланы татар телендә укытуы кыен, ә аны әле ничек татар телендә иҗатка җәлеп итәргә?» дигән сорауга Лилия бик теләп җавап бирде.

– Мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: балалар гаиләдә татарча сөйләргә өйрәнә дә, аннары балалар бакчасында ул татар телле баладан рус телле ясап, мәктәпкә чыгарып җибәрәләр. Мәктәпкә кергәндә, ул инде рус телле булып барып керә. Шуңа күрә, балалар бакчаларында туган телне саклауга күбрәк игътибарны юнәлтергә кирәктер, дигән фикердә торам мин.

Тәрбиячедән бик күп тора. Олы улымның тәрбиячесе, бик принципиаль рәвештә, балаларны татар телендә сөйләштерде. Икенчедән, аның белән татарча сөйләшә торган тагын бер малай бар иде. Татар төркемендәге 20 баланың калган 18е русча уйнаганда, алар икәү татарча сөйләшеп йөрде. Ә кече улымның андый иптәше булмады, тәрбиячесе дә башкарак рухта иде, олысы белән чагыштырганда, аның теле шактый бозылды.

Бу – бик зур проблема. Мин: «Үз улларымны татар телле, мин язган әйберләрне киләчәктә укырлык итеп тәрбияли алмыйм икән, минем язудан ни мәгънә соң?!» – дигән караш белән, аларны татарча сөйләшегез» дигән басым астында тәрбиялим. Алар өчен татарча белү – минем белән «дус булуның» бер шарты, дип әйтимме. Әйтик, төрле шуклыклары өчен, эшләнмәгән өй эше булганда, алар үзләренең гаепле икәнлекләрен белә. Шуңа, русча әйткәндә мине «задобрить итәр» өчен, бәләкәй чакта ук татарча берәр нәрсә язып куялар иде – берәр хикәя, әкият. Алар аңлый иде: усал әни күрә дә моны, «О-о-о, минем улым язган, татарча язган!» – дип, елмаеп җибәрә. Бу – шактый нәтиҗәле эшли торган ысул булып чыкты.

«Татарча сөйләш!» – безнең өйдә иң еш яңгырый торган сүздер. Бу – горурланып әйтә торган сүз түгел, бу – чынлап торып зур проблема. Ләкин ул проблеманы хәл итәр өчен һәр кеше нәрсә дә булса эшләргә тиеш. Мин аларга китаплар укытырга тырышам. Укыганнан соң, минем янга килеп, нәрсәдер эшләгән арада сөйләшеп алабыз. Элементар сораулар биреп: нәрсә ошаган, нәрсә ошамаган, ул герой нәрсә эшләгән, ничек булыр иде, тегесе-монысы...

Аннары «Көмеш кыңгырау»ның ватсаптагы төркеме дә соңгы елларда бик булыша. Чөнки анда күпчелек – авыл җирлекләреннән булган балалар, алар саф татар телендә языша. Болар аларча язарга омтылалар, хаталарын төзәтәләр.

Улым Чаллының «Адымнар» гимназиясендә укый, аңа анда татарча сөйләшүе рәхәт, кызык. Татарча ниндидер йомры-йомры сүзләр әйтеп куялар икән дә, укытучылар көлә-елмая. Укытучының бит инде кәефе яхшыра, дигән сүз. Классташлары да татарча шаяртканны, татарча шаян сүзләр әйткәнне яраталар, ди. Монысы инде – яшьтәшләре арасында авторитет булдыру ысулы.

Ә болай, мин аларга, «иҗат итегез, языгыз» дип әйтеп тормыйм. Миңа аларның татарча сөйләшүе мөһим.

– Сез ничек күрәсез киләчәгебезне, балаларыбызны? Сез әйткән менә бу ысуллар – чыгарылмамы? Әллә массакүләм күренешме?

– Массакүләм дә түгел ул, чыгарылма да түгел. Безнең яшәешебезнең гап-гади бер мисалы. Минем кебекләр мин аралашкан гаиләләр арасында да, туган-тумачабыз арасында да бар, Аллага шөкер.

Мин: «Без бетәбез! Безнең тел бетә!» – дип кычкырып йөргән кешеләрне яратмыйм. Бетәргә җыенасың икән – үзең генә бет син, мине кушма анда. Мин бетәргә җыенмыйм. «Бетәм» дигән кеше – бетә инде ул, чөнки һәркем үзе сайлый. Миңа калса, һәркемнең баласын татар телле итеп үстерергә мөмкинлеге бар. Бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк, чөнки, бердән, бу – намус эше.

Балаңның татарча белүе киләчәктә бик отышлы. Шундый вазгыятьтә яшибез – без барыбер киләчәктә төрки телле дәүләтләр белән аралашачакбыз. «Татарга тылмач кирәкми» дигән мәкаль ул хәзердән үк актуаль, киләчәктә тагын да актуальрәк булачак. Анализлаган, аңы булган кеше баласын татар телле итеп үстерүдән, андый мөмкинлектән мәхрүм итмәскә тиеш, дип саныйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100