news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәүдә үзәгендә эшләүче «чит илдән килгән белгечкә» тез буынына укол ясаткан хатын үлгән

news_top
Сәүдә үзәгендә эшләүче «чит илдән килгән белгечкә» тез буынына укол ясаткан хатын үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Читада яшәүче хатын үзен «белгеч» дип таныштырган чит ил кешесенә барып тез буынын дәвалау өчен укол ясатканнан соң үлгән. Бу турыда РИА Новости яза.

«Белгеч» аңа билгесез препарат кадаган. Әлеге вакыйга турында Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсе телеграм-каналында хәбәр иткән.

Тикшерү версиясе буенча, шәхесе ачыкланмаган чит ил гражданины, рөхсәт документлары булмаган килеш, медицина пункты эшчәнлеге оештыра. Биредә ул Чита кешеләренә энә кадау, аяк буыннарында авырту билгеләрен бетерү өчен билгеле булмаган препаратларны кадау белән шөгыльләнә, диелә хәбәрдә.

Быел июльдә бу «белгеч» 52 яшьлек хатын-кызга инъекция ясый. Хатын-кыз берничә көннән хастаханәдә септик шоктан үлә.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. «Подсолнух» сәүдә үзәгендә медицина хезмәтләрен файдаланган кешеләрне элемтәгә чыгарга сорыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар