– Әфәнделәр, безнең арабыздан әле яшәргә дә яшәргә тиешле, шат күңелле, якты кеше, коллективыбызның терәге китеп барды, – дип башлады сүзен, эш киемендәге ир кеше, эчеп куйганнан соң.
– Барыбызга да бик кызганыч, бертуктаусыз күз яшьләре ага. Безнең белән хәзер кем сөйләшер, матур сүзләрен әйтер һәм 1-2 рюмка йотып куяр... – әлеге сүзләрне алдагы ирнең дәвамы итеп, фетр эшләпәле өлкәнрәк абзый чәркәсен күтәреп куйды.
– Хуш, дустыбыз, күпме еллар бергә булдык, менә соңгы мизгел дә җитте... – диде егет кеше, кулындагы баш киемен йомарлап.
Чамадан тыш иренен куе итеп буяган хатынның күзләрендә яшь тамчылары ялтырады...
– Нәрсә, акылдан шаштыгызмы әллә, – дип, урыныннан сикереп торды нурлы күзләрен җемелдәтә-җемелдәтә бер
ир-ат, – мине теге дөньяга озаткан кебек бу. Мин бит машина гына сатып алдым. Мин бит һаман сезнең белән...
– Ничек инде безнең белән? Син бит хәзер гаражлар, гаишниклар янында һәм автозаправкаларда йөрерсең, ә
эчү мәсьәләсендә ләм-мим... Син – безнең өчен югалган кеше... – дип әйтеп салды абзый кеше...
– Төрле-төрле кызлар ташырсың, «бомбить» итә башларсың, – диде теге эш киемендәге эшче...
– Без – җәяү йөрүчеләргә икенче төрле мөнәсәбәттә булырсың, ягъни сәлам дә бирмәссең, – дип кушылды ризасызлыкка егет кеше, баш киемен селтәп.
– Әйдәгез, эчеп куйыйк әле тагын бер мәртәбә – безне вакытсыз ташлап киткән өчен... – монысын чәркәсен чәкешеп ветеран карт әйтте...
– Ну-у сезне! – дип кенә әйтә алды ап-аек автомобиль хуҗасы һәм, башын түбән иеп, боларны ташлап чыгып китте.
– Әгәр авария-фәләнгә эләксәң яки шундыйрак хәлләргә очрасаң, чүтеки кергәләп йөр, – дип, артыннан кычкырып калды әлеге дә баягы иренен тагын да калынрак итеп буяп утыручы хатын-кыз.