Шимбә көнне, 12 сентябрьдә, «Елмай» балалар паркында җәйге сезонны тәмамлау уңаеннан балалар ярминкәсе уздырыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Чарада яшь эшмәкәрләр үз уенчыкларын, китапларын, киемнәрен һәм хәтта үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен дә сата ала. Балалар бәяләрне үзләре билгели, акцияләр уйлап таба, сату урыннарын матур итеп бизи. Шәһәр халкын һәм башкала кунакларын яшь сатучыларга теләктәшлек күрсәтеп, истәлекле сувенирлар сатып алырга чакыралар.
Актив яшь сатучыларга, аларны соңыннан Парклар дирекциясе тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә алыштыру мөмкинлеге булган «кәгазь акчалар» бирелә.
Балалар ярминкәсе 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр уздырыла, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Үз әйберләрен сату яки аларны башкалар белән алмашу өчен урын алып калырга теләүчеләрнең алдан теркәлүе сорал