news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сатып алучыларга кибеттә видео төшерергә ярыймы?

news_top
Сатып алучыларга кибеттә видео төшерергә ярыймы?
"Татар-информ" архивы

Кулланучыларның сәүдә нокталарында видео яки фото төшерү хокукы бар. Кибет хезмәткәрләренең моны тыярга маташуының бернинди хокукый нигезе юк. Роспотребнадзорның «Телеграм» каналында шул хакта аңлатыла.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәр иткәнчә, гражданнар кибет хезмәткәрләренең сәүдә ноктасында фото-видео төшерүне тыюына зарланып мөрәҗәгать итә.

«Россия Хөкүмәтенең №2463 31.12.2020 карары нигезендә, кулланучы белешмәне мөмкин булган теләсә нинди формада, шул исәптән товарны фотоаппаратка яки видеокамерага төшереп тә, туплый ала. Шул рәвешле, сәүдә объектларында төшерүне тыюның бернинди хокукый нигезе юк», – диелә хәбәрдә.

Әгәр мондый тыю белән очрашсагыз, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итә аласыз, белгечләр хокукларыгызны якларга ярдәм итәчәк, дип искәртелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар