
Кибеттә ватылган товар өчен сатып алучыга һәрвакытта да түләргә кирәкми. Кайсы очракта моны булдырмаска мөмкин, «Прайм» агентлыгына «Иҗтимагый кулланучылар инициативасы» кулланучылар хокукларын яклау оешмасы рәисе Олег Павлов сөйләде.
Аның сүзләренчә, барысы да товарны очраклы рәвештә яки алдан ниятләп зарарлаганнармы-юкмы икәненә бәйле.
«Әгәр кеше товарны сатып алганчы аңа ялгыш кагылып китсә яки ялгыш төшереп җибәрсә (бу, мәсәлән, товарны дөрес урнаштырмау яки аралар аз, тыгыз булу аркасында), продукция өчен түләргә кирәкми. Закон буенча, товарны сатып алганчы, аның өчен кибет җавап бирә, һәм милеккә очраклы зыян килсә дә, кибет гаепле», – дип сөйләде эксперт.
«Әгәр сүз аңлы рәвештә бозу турында бара икән, ягъни кеше товарны ала һәм аңлы рәвештә идәнгә яки стенага ташлый икән, түләргә кирәк булачак», – дип аңлатты Павлов.
Кагыйдә буларак, күпчелек сәүдә залларында видеокүзәтү камералары урнаштырылган һәм шаһитлар, кибет хезмәткәрләре һәм башка сатып алучылар бар, алар товарны аңлы рәвештә бозу фактын раслый яки кире кага ала.
«Әгәр кеше махсус нәрсәнедер ватса һәм түләүдән баш тартса, кибет, зыянны түләтү өчен, судка мөрәҗәгать итә ала», – дип күрсәтте эксперт.