Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була?

news_top_970_100
Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була?
Рамил Гали

Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Башта кыярны яхшылап юыгыз, баш-башларын кисеп алыгыз. Бер кулыгызга кыярны алыгыз, икенче кулга кисеп алынган башын. Шул башны киселгән урынга куеп, берничә тапкыр 1-2 минут дәвамында әйләндереп алыгыз. Аннары икенче башында да шулай ук итеп алыгыз. Болай эшләгәндә кыярдан аксыл сок чыга башлый, шул сок белән кыярның әчесе дә китә, диелә хәбәрдә.

Кыярны буйга урталай кисегез, ике ягына да тоз сибегез, аннары ике кисәкне бер-берсенә ышкыгыз. Кабат шул аксыл сыеклык чыгарга тиеш. Аннары кыярны юып алыгыз. Кыярның баш-башларын кисеп алыгыз, чәнечке тешләре белән буйга буразналар ясап чыгыгыз, 2 тапкыр шулай ясагыз һәм аксыл сок чыккач, кыярны юып алыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100