Сатылган тана
Камилә дәү әнисен сәерлегенә гел шакката, чөнки ул ишек алдында йөргәндә һәр җан иясе белән сөйләшә.
Мәктәптә укулар беткәч, Камилә һәр җәйне шәһәрдән авылга кайта. Ул анда каз бәбкәләрен саклый, көтүдән кайткан сыерларны каршы ала, чүп үләннәрен утап, кичләрен яшелчәләргә су сибә. Ике ай дәверендә дәү әнисе Зәкиягә булыша.
Камилә дәү әнисен сәерлегенә гел шакката, чөнки ул ишек алдында йөргәндә һәр җан иясе белән сөйләшә. Көтү кайтканнан соң, сыерларына да: «Кайттыгызмы, бәбкәчләр, чыдап булдымы бу эссегә? Хәзер мин сезгә чөгендер бирәм», - ди.
Камилә анысын гына аңлар иде, әмма сыер сауганда Зәкия әби үзенең тормышындагы булган вакыйгаларны терлеккә сөйләп утырганы, баланың башына сыймый.
- Дәү әни, җитте, сәерләнмә! Ул хайваннар барыбер сине аңламый. Әнә, күшәп, тирес ясаудан башка бүтән эшләре юк, - ди Камилә.
- И-и, җаныкаем, алай димә. Бөтен нәрсәне дә яхшы аңлый алар, кызым. Гомерем буе сыер асрадым мин. Алар аңлы икәнне беләм.
Кичке сөтне сауганнан соң, Зәкия әби чиләген күтәреп, өйгә керде. Сөтне банкага сөзеп, суынырга верандага алып куйды. Камилә дә каз бәбкәләрен киртәгә япты, яшелчәләргә сулар сипте.
- Хәзер, чәй эчеп алабыз да, дәү әни, аннан мин кич утырырга чыгып китәм. Яратам шул авыл яшьләре белән клубта биергә, - ди кыз.
- Яшь чаклар – рәхәт чаклар инде ул, – ди, Зәкия әби, урындыгына киез куеп, - Мәрхүм бабаең белән дә шунда танышкан идек. Ул мине биергә чакырып, анекдот сөйли иде. Үтерә иде көлдертеп. Сүзе дә бетми иде. Хәзер сөйләшергә дә, тыңларга да кеше юк. Ярый әле җәй син кайтасың, кызым.
- Нишләп булмасын? Шуңа маллар белән сөйләшәсеңмени?
- Исән-сау булсыннар алар, бик акыллы терлекләр. Бик ашыкмасаң, бер булган хәлне сөйлим.
Бабаң исән чакта, без терлекләрне күбрәк асрый идек. Өч сыер һәм ике үгезебез бар иде. Акча кирәк булу сәбәпле, бер бер тананы сатарга булдык. Моны халыкка җиткерү өчен, район гәҗитенә белдерү яздык. Атналар үтте. Килүче юк бу бичара артыннан. Бабаң тана кышка кала инде дип борчылды. Бер көне безнең авылда үзе генә яшәп яткан абыең сатып аларга теләк белдерде. Эре мал алырга акча каян тапкандыр, белмим.Аны-моны сөйләшеп тормыйча, Аллага тапшырып, сыерны аңа саттык.
Көтүдә безнең сыерлар өчәүләп йөрергә гадәтләнгәннәр. Бер-береннән еракка китмичә. Хәзер тананы саткач, ул үз гадәтен югалтмаган. Көтүдән кайтканда, безнең урамга таба килде. Шуңа күрә теге хуҗа аны һәр кич каршы ала башлады.
Ә дүрт атна үткәч, бер кызганыч вакыйга булды. Көтү кайтып беткәч, бер сыер безнең капка төбендә мөгри иде. Аның тавышы үксеп елаган җан иясенеке кебек яңгырады. Тәрзә челтәремне тартып карасам, хуҗага саткан танам кайткан. Мөгезе белән капка ишеген ачып, кермәкче була. «Бә-хет-сез», мин әйтәм. Мин тиз генә өстәлдән ак ипине алып, аның янына чыктым. Сыерның кыяфәтен күрсәң! Чандыр чәүкәгә генә калган. Чыгып торган кабыргаларына карап, йөрәгем өзгәләнде. «И-и, ашатмыйлар мени сине, сөяк тә, тире калган», - дип башыннан сыйпадым. Тана мине таныды да, күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Туган өенә кайтып, «кумагыз мине» диеп елый бит ул! Кесәмдәге ак ипине авызына суздым.
Безнең елашып торганны бабаң күреп алды. Нык сүкте үзе тагын. Ир кеше шулай бит инде ул: күңеле тулса, еламый, ә акыра. «Ник ипиләр ашатып торасың? Саттык бит инде. Тана безнеке түгел. Ипи ашаткач, тагын монда кайтачагын аңламыйсың мәллә?», - дип, чыбыркылар белән кыйный-кыйный, безнең урамнан куды. Ул чыбыркынын төшкән урынында, тирән яралар пәйда булды. Ничек өзгәләнде йөрәк, ничек өзгәләнде...
Беләсеңме, Камилә, терлекләр сөйләшмәсә дә, алар сине аңлый. Хәтта берсен чалырга җыенганда да, терлек үләсен өч көн алдан сизә, ди. Аны ярсытмас өчен, аның янында бу хакта сөйләшмәскә кирәк. Син инде миңа ачуланма, мин аларны аңлы итеп күрәм.
- Ә аннары тана белән нәрсә булды, дәү әни? – дип, сорады Камилә.
- Шулай ачлы-туклы кышны чыкты инде ул. Әмма җәй ахырында көн саен диярлек көтүдән качканга күрә, хуҗасы аны башка көтүгә кумады. Үз бакчасына тимер чылбыр белән бәйгә куйды да, тана шунда җан асрады. Ә узган җәйне мин бик сөенечле хәбәр ишеттем. Тананы хуҗа күрше район кешеләренә саткан икән. Әле дә тана өчен дога укыйм. Бәрәкәтле, мул кешеләр генә булсын, дип телим. Бәлки, күренеп торган кабыргаларына май беркер.
Дәү әнисенең сүзләре Камиләне уйланырга мәҗбүр итте. Шулай сөйләшеп утырып, вакыт үткәне сизелмәде дә. Камилә бүтән дәү әнисенә, терлекләр белән сөйләшкәне өчен, бер сүз әйтмәде. Озын сөйләшүдән соң, ул капка төбенә чыгып, тирән итеп, чиста авыл һавасын сулады. Ә аннары, алны-артны күрмичә, дуслары янына чыпты.