Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сатыбалды кемне сатып алган? – Назарбаев туганынының элекке хатынына төрмә яный

news_top_970_100
Сатыбалды кемне сатып алган? – Назарбаев туганынының элекке хатынына төрмә яный

Казахстанда Астана шәһәре Байконур районының 2нче судында прокурор илнең элекке президенты Нурсолтан Назарбаев туганы, олигарх Кайрат Сатыбалдының элекке хатыны Гөлмира Сатыбалдыны 8 ел ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Аны башбаштаклыкта һәм кешене урлауда гаеплиләр. Бу хакта Интерфакс яза. 

Прокурор Азамат Сарсембаев судтан Гөлмира Сатыбалданы гаепле дип тануларын һәм милеген конфискацияләмичә, төзәтү оешмасына реаль срокка җибәрүләрен сорады. Шулай ук Сатыбалдыны дәүләт бүләге – «Курмет» (Хөрмәт) орденыннан мәхрүм итүне сорап Президентка мөрәҗәгать итүләрен сорады.

Бу эшнең тагын ике фигурантына Сатыбалдының машина йөртүчесе һәм җинаять башкаручы булып саналган кешегә дәүләт гаепләве 7 ел һәм 7,5 ел срок (конфискациясез) сорады.

Прокурор шулай ук зыян күрүче бизнесмен Турсен Алагузовның 43,25% акцияләрен кире кайтарып, 6 584 244 000 тенге күләмендә матди зыян суммасын түләтү турындагы гражданлык мәхкәмәсен канәгатьләндерүне сораган. Тагын бер зыян күрүче – Maxi Bottlers оешмасының элеккеге хуҗасы Айгөл Мекешева өчен Сатыбалдыдан һәм аның тагын бер иптәшеннән 713 809 000 780 тенге күләмендә матди зыянны һәм өлешчә мораль зыянны түләтүне сорау турында хәбәр ителә.

Сатыбалды гражданнарга яки оешмаларга зыян китергән башбаштаклыкта, көч кулланып, алдан килешү буенча бер төркем кешеләр тарафыннан кеше урлауда гаепләнә.

Гөлмира Сатыбалды 2022 елның 16 мартында кулга алынды һәм Астана изоляторына җибәрелде. Икенче көнне ришвәтчелеккә каршы ведомство бизнесны рейдерлык белән басып алу факты буенча тикшерү үткәрелүен хәбәр итә. 

Соңрак Шымкентның ришвәтчелеккә каршы ведомствосы «Шымкентның пассажир транспорты һәм автомобиль юллары идарәсе» дәүләт учреждениесе вазифаи затларына һәм «Ария-Жан Астана» оешмасы җитәкчелегенә, шул исәптән Гөлмира Сатыбалдыга карата 2021 елда аеруча зур күләмдә (747 млн тенге) бюджет акчаларын урлау факты буенча тикшерү үткәрүен хәбәр итте. Әлеге акчалар чынлыкта башкарылмаган төзелеш-монтаж эшләре өчен түләнгән була. Апрельдә ришвәтчелеккә каршы көрәш агентлыгының матбугат хезмәте Сатыбалды 2017 елдагы Универсиада объектларын ремонтлау өчен бирелгән акчаларны урлауда да шикләнелә, дип хәбәр итте.

Гөлмира Сатыбалды – Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның бертуганының улы Кайрат Сатыбалдының элекке хатыны. Ул Forbes Kazakhstan версиясе буенча илнең иң абруйлы эшмәкәрләре исемлегенә кергән.

Март уртасында Кайрат Сатыбалды вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда һәм «Казахтелеком» оешмасы акчаларын аеруча зур күләмдә урлауда шикләнелеп кулга алына.

Сентябрьдә Астана суды Кайрат Сатыбалдыны урлауда гаепле дип танып, милеген конфискацияләп һәм 10 ел дәүләт эшендә эшләүне тыеп, 6 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100