Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сату-алу (Кәрим Кара)

Без, адәм балалары, ялгыш юлларга кереп китсәк, Ходай турылый бервакыт. Бу гаилә белән дә шулай булды.

news_top_970_100

Һай-һай-һай, көчле-куәтле, дәрте-дәрманы ташып торган хатын булды Сәрия!

Бирсә бирә икән адәм баласына шулкадәр тырышлыкны, андыйлар сирәк очрый бу җирдә. Алдына алганны азагына җиткерми торып туктаганы булмады аның, үҗәтлеге дә хәттин ашкан иде. Менә уйлап карагыз, кемнәрдер әле йокыдан тормаган, ә ул кулына чүпрәк сумкасын элеп, бар урамнарны урап кайткан, имеш. Нәрсә эшләп йөри сары таңнан кеше бимазалап дисезме? Анысы турында бераз соңрак.

Безнең авылга кайдандыр читтән килен булып төште ул. Килгән чагында талчыбыгы төсле зифа буйлы кыз иде, ике-өч ел үтмәде, әллә авыл һавасы килеште, әллә ире Габбас яхшы карады хатынын, чүпрә белән кабарткандай кабарды. Урамнан үтсә, машиналар читкә чыгып юл бирә башадылар киленгә. Габбас үзе дә төшеп калганнардан түгел иде. Әмма өйләнгәч бөтенләй үзгәрде. Колхозда механик эше йөкләтелгән иде үзенә. Эшен кырт ташлап, заготовитель булып китте. Тире-яры җыйган булды, әбиләр йомырка-май, бала-чага тимер, сөяк ише нәрсәләр ташыдылар. Ни хикмәт, шул чүп-чар да төшемле, имеш.

Аш-суга оста иде Сәрия, сөйләшкәндә кешенең эченә-бавырына кереп бара. Шуңадырмы, район үзәгеннән килгән түрәләр ашап-эчеп гел аларда яттылар. Танышлары адым саен, кем очраса, шул дус-ахирәт. Сату-алу хикмәтләрен бишектә чакта ук үзләштергән булгандыр Сәрия. Энәне дөя итеп күрсәтә белә, бөтенләй кирәкмәс әйбереңне ат хакына алып, шатланып кайтып китәсең, өйләренә керә калсаң. Кибеттә булмаган әйберләр аларда бар. Шулай киң җәелдерделәр сату-алу эшләрен.

Эш арасында гына бер кыз, ике малай дөньяга китерергә өлгерде әле. Һич вакыты юк кебек, гел юлда, гел юлда. Сыер куарга чыккан хатыннарның телендә ул гына: Сәрия тегене алып кайткан икән, Сәрия моны алып кайткан икән… Мулдан алдырып яшәделәр, өстәлләреннән сый-хөрмәт өзелмәде, кунактан-кунакка гына йөрделәр.

Бар түрәләр белән дә танышып бетә алмаганнардыр, күрәсең, көтмәгәндә-уйламаганда Габбас өстеннән суд эше ачтылар. Кыек кылыклары шактый җыелгандыр, заготовителебезне рәшәткә артына кертеп яптылар. Инде Сәрия мескенкәй нишләр бер өер балалар белән дип ах итте авыл халкы.

Сәрияме тормыш авырлыкларыннан бөгелеп төшә торган кеше? Каядыр эшкә урнашырга уйламады, акча эшләүнең башка юлын тапты. Элекке танышлыклар сакланып калган иде әле. Ерактагы Пермь якларыннан бер знакумы моңа канистр-канистр спирт ташырга тотынды. Гаярь хатын шул спиртны суда сыеклап, шешәләргә бөкеләргә остарды. Кем нәрсә әйтмәсен, бу тауарга сорау һәрвакытта да югары. Эшсезлектән интеккән ирләр, ирләрсез каңгырган хатыннар кайгыларын юарга Сәриягә ияләштеләр. Хуҗабикә клиентларын һәрчак якты йөз белән каршы алды, өстәле артына чакырды, алдан бурычка бирде. Шундый изге күңелле хатынга тартылдылар, әлбәттә. Күрше авыллар белән дә ныклы элемтәдә эшли иде ул. Айның билгеле көнендә яшник-яшник эчемлекне алдан килешелгән сатучыларына озата, исәп-хисап үткәрә.

Сәрия, документлаштырып булмаса да, тулы хокуклы заготовитель булып китте. Алюмин, төсле металл калдыклары, ит-май, тире-яры, сарык йоны – барысын кабул итә. Ләкин барысының хакы бер төсле: ярты шешә самопал. Хатыннарыннан яшереп, күпме ирләр бу йортка каз-үрдәк түшкәләре ташыдылар икән? Клиентларның килгәнен дә көтеп тормый иде ул. Чөнки алдан белеп тора: кем кичә кич күпме кабул иткән, бүген иртән баш авыртуыннан чыдый алмый җәфалана? Чүпрәк сумкасына чамалап шешәләрен сала да, китә билгеле өйләргә сары таңнан. Әйтерсең, авыруның хәлен белергә баручы табиб. Әлбәттә, Сәрияне кочак җәеп каршы алалар, мең-мең рәхмәтләр укыйлар. Алар белән бергә табын артына утыра әле ул, бергәләп чәрке күтәрә һәм икенче өйгә юнәлә. Ник бер күзенә чыксын кабул иткәннәре, йөзен дә чытмый торган иде.

Бер көн эшләгәне булмады, әмма эшләгәннәрдән гомере буе яхшырак, күпкә яхшырак яшәде ул. Ире утырып кайткач, кайдадыр исемлек эшкә йөреп булышты, ахрысы. Барыбер төп шөгыльләре булып сату-алу калды. Сатып алуларында алдынгы урында әлеге самопал аракы торды. Ничәмә ничә гаилә таркалды Сәрия спирты сәбәп булып, әллә күпме кеше вакытыннан алда дөнья белән хушлашты. Хатын-кызлар, балаларның түгелгән күз яшьләреннән бер күл хасил булыр иде, валлаһи. Әмма Сәрия күкрәк киереп урам уртасыннан йөрде, кычкырыш-талашта аның алдына чыгардай кеше тумаган әле бу җиргә.

Без, адәм балалары, ялгыш юлларга кереп китсәк, Ходай турылый бервакыт. Бу гаилә белән дә шулай булды. Сәрияне ниндидер чир урын өстенә салды. Башта бер аягын кисеп алдылар, аннан — икенчесен. Әле шул хәлдә дә үлә алмый, әллә күпме җәфаланып ятты ул. Балалары әниләренең ачыргаланып кычкырганнары урамга ишетелмәсен өчен, бар көченә кычкыртып музыка уйнаталар, дип сөйләделәр. Ул үлгән көнне гомер булмаган давыл үтте авыл өстеннән. Кемнәрнеңдер кыекларын алып атты, коймаларын җимерде. Шайтан ялчысы киткәндә шундый хәлләр була, имеш…

Ире Габбас та бер-ике еллап капка төбендә култык таякларына таянып торды да китеп барды. Как сөяккә калган иде бахыр. Балалары ашатмый интектергәннәр, диделәр. Кызлары кияүдән кияүгә йөрде. Ник бер юньлерәге эләксә… Күзеннән яшь, күз төбенең күге китмәде. Әле һаман эзли бәхетен. Олы уллары акылга җиңеләеп, сары йортка барып керде. Сәрия белән Габбасның иң яраткан төпчекләре барып чыккан сәрхүш, тупсадан тупсага соранып йөри. Кырыкка якынлаган өрлектәй ир-егет, гаиләсе юк, торыр йорты юк. Боларга өстәп, тагын ни әйтәсе?..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100