ТНВ журналисты Алсу Зиннурова һәм аның ире Разил гаиләсендә зур сөенеч: алар икенче тапкыр әти-әни булды. Бу турыда алар социаль челтәрләрдә яза.
Бәләкәчкә Айза дигән исемне Рамил хәзрәт Юнысов кушкан.
Алсу язуынча, өлкән кызлары Сәйдәгә дә исемне Рамил хәзрәт кушкан булган.
Айза бу дөньяга билгеләнгән сроктан берничә көнгә иртәрәк аваз салган. Әтисе Разилнең туган көненнән соң икенче көнне үк әти-әнисен сөендергән.