Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сатлыкҗан

news_top_970_100

Ул кич Һаҗәр өчен көтелмәгәнчә башланды.

Кызы Фәрсия башын иде дә әкрен генә әйтте:

«Әни, безгә әлегә килми тор инде. Ярдәмең өчен мин сиңа бик рәхмәтле, ләкин башка безгә килеп йөрергә кирәкми...» – диде Фәрсия.

Мондый сүзләр ишеткәч, бичара Һаҗәр калтыранып куйды һәм әйберләрен җыярга тотынды. Соңгы берничә айда ул үзен бик кирәкле хис итә иде. Кызы фитнеска киткәндә гел оныгын карап торды. Һәм менә көтмәгәндә, шундый хәл! Берәр хата җибәрде микәнни? Бәлки баланы дөрес ашатмагандыр яки дөрес сөйләшмәгәндер?

Кызганыч, моның сәбәбе башкада иде. Фәрсия бай гаиләгә килен булып төште. Иренең әти-әнисе яшьләрне яхшы тормышта яшәтте. Өч бүлмәле иркен фатир алып бирделәр, аны кыйммәтле, затлы җиһаз белән тутырдылар, заманча техника, матур савыт-саба алдылар. Барысы да кайната-кайнана хисабына, хәтта суыткычтагы ризыклар, калай савыттагы чәй дә...

Шуңа күрә алар үзләрен иң кирәкле кешеләр, теләгән вакытта оныклары янына килеп йөрергә хокуклы дип саныйлар иде. Ә аларга кодагый комачаулый иде. Һаҗәр гади хатын, тышкы кыяфәте өчен борчылмый, бай бичәләр кебек үз-үзен карап-тәрбияләп тормый, поездда проводница булып эшли. Бай кешеләргә мондый әңгәмәдәш ни пычагыма кирәк?

Бердәнбер яраткан кызы шулай дип ачыктан-ачык әйтте Һаҗәргә.

«Әни, гафу ит, әмма син әзрәк алар дәрәҗәсенә туры килергә тырышып та карамадың. Фитнеска йөрергә теләмисең. Тазарып беттең. Чәчләреңне нигә буямадың? Хәзер чал чәч белән йөрү килешми. Бизәнергә дә иренәсең. Аяк киемнәрең дә арзанлы, киемнәреңнең модасы биш былтыр чыкты инде. Биш метрдан поезд исе аңкый, проводница икәнең әллә каян күренеп тора», - диде аңа Фәрсия.

Һаҗәр алгы бүлмәгә чыгып, үзен көзгедән карады. Нәрсә дисен, кызының сүзләре хак шул. Гади генә кыска итеп кистерелгән чәч, бизәнмәгән боек йөз, җыерчыклар, күз астында «капчыклар»... Уртача кыяфәт, затлы кешеләр арасына чыгып йөри торган түгел. Урамга чыккач, бичара ана елап җибәрде. Үзе гаепле шул, үз-үзен карамыйча шушы хәлгә төшерде.

Үзенең кечкенә фатирына кайтып җиткәч, иске диванына утырды да, телефонындагы фотоларны карый башлады. Менә аның чибәр кызы чыгарылыш кичәсендә, менә аның диплом алу мизгелләре, бәхетле туй... Ә газиз оныгының фотолары күпме монда!

Кызының тормышы әйбәт. Бернәрсәгә мохтаҗлыгы юк, яхшы яшиләр. Ә аның тышкы кыяфәтеннән оялып, аннан баш тартулары әллә ни мөһим дә түгел инде хәзер. Ул үзенең бурычын үтәде – кызын үстерде, укытты, оныгын карашты. Хәзер аннан бер генә нәрсә таләп ителә – чит кеше тормышына тыкшынмаска, борчымаска, комачауламаска. Әллә ни авыр нәрсә түгел бит.

Шушы өлештә бу моңсу тарих төгәлләнергә тиеш кебек. Әмма Һаҗәр нык холыклы, ихтыяр көченә ия хатын-кыз шул. Әйе, ул йомшак күңелле, ярдәмчел, тыныч хатын. Әмма ул беркайчан да көчсез һәм кыюсыз булмады. Тома ятим булып үсте, кызын да ялгызы гына тәрбияләде, әмма беркайчан зарланмады, ах-ух килмәде. Элек тә бөтен авырлыкларны җиңде, хәзер дә югалып калмас.

Спортзалга йөрергә кирәкме? Ярар, проблема түгел бу. Зарарлы ризыктан баш тарту да җиңел. Өстәвенә, көтелмәгән бу стресстан аппетиты да бөтенләй качты. Чәчләре белән озак мәшәләнмәде. Буятты, фен белән матур итеп киптерде. Менә модалы прическа әзер дә. Бит тиресен яхшыртырга, җыерчыкларны яшерергә косметологлар ярдәм итте, дөрес бизәнергә дә өйрәттеләр. Модасы чыккан, иске кофталарын җыеп пакетка тутырды да, чүплеккә ташлады. Гардеробны тулысынча яңарту ат бәясе түгел.

Тышкы кыяфәтен тулысынча үзгәртүнең нәтиҗәсе дә көттермәде. Проводница булып эшләүче Һаҗәр поездда бер ир-ат белән танышты. Аңа кияүгә чыкты, ире яшәгән шәһәргә күченеп китте. Аның бу никахы бик уңышлы булды, яхшы гына эшкә урнашты, җитеш тормышка тиенде. Ә менә кызына елмайган уңыш әкренләп сүрелә, юкка чыга барды. Кияү кешегә күңелсез була башлаган ахры, кичләрен каядыр китеп югала. Үпкә белдерүләр әкренләп җәнҗалга әверелгән, ә әти-әнисе әлбәттә уллары яклы, ни дисәң дә, килен кеше – ким кеше. «Безнең акчага яшисең» дип шелтә белдерә башлаганнар, няняга түләргә акча да бирмиләр икән.

Шул вакытта Фәрсия әнисенә шалтыратып ярдәм сорый башлады. Ә әнисе ярдәм итә алмый шул. Еракта яши ул хәзер, еракта... Бернишләп тә булмый. Һаҗәр кызын үзе янына чакырды, бөтенләйгә күченеп килүенә дә каршы түгел иде. Әнисе кызганыр, хәленә керер, ярдәм итәр...

Әмма әлегә кызында бу кайгы түгел – ире белән аерылып, милек бүлешеп йөри. Бу ике көнлек кенә эш түгел, айлар, хәтта еллар кирәк. Фәрсия кичләрен әнисе җибәргән фотоларны карап утыра. Әнисенең селфилары бик уңышлы чыга. Бик көяз ханым, әйтерсең байлар катламыннан иде. Әмма хәзер ул килә алмый инде, юлы ерак. Кем белгән, бәлки күрешерләр дә әле...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100