Мәктәптә завхоз булып эшләгән Гата үткән көз билен авырттырды. Көне буе алар Салих оста белән ватылган, карайган тәрәзә өлгеләрен алыштырып йөрделәр. Шактый пыяла ватыклары җыелды. Шул кисәкләрне 20 литрлы калай чанга тутырып барган иде ул. Эш беткәч, әлеге чанны җәлт кенә ат арбасына күтәреп утыртырга уйлады. Егетләрчә шәпләнеп килеп тотынуы булды, умыртка сөягенең бил турыннан нәрсәдер «шырт» итеп калды. Бөгелепләр төште Гата. Бик тә авыр була, имеш, ул пыяла ярчыклары ...
Ничек итсә итеп өенә кайтып җитә алды. Хатыны Халисә, аның хәлен аңлап, кыздырып мунча якты, имән себеркесе белән ярты сәгатьләп каезлады иренең бил турысын. Хикмәти Хода, шифасы тиде мунчаның. Авыр әйберләргә орынмый, үз-үзен саклап йөреп язылып китте ир.
Менә язга чыккач, гөрләвекләр челтерәп акканда, тагын калкып чыкты теге зәхмәт. Бу юлы чир бар булмышын биләде Гатаның. Бөгелә төшеп, чак-чак аякларын күчергәләп бәдрәфкә генә барып килә алыр дәрәҗәгә җитте ул. Төрлечә кыландырып дәвалап карады ирен Халисә. Аптектан кочак-кочак мазь ташып сыладылар, фельшер кыз новокаиннан блокада ясады. Тәмам көрчеккә терәлеп, күрше авылдагы чуваш карчыгына фал ачтырырга барганнар иде, анысы «сихерләгәннәр» дип куркытып кайтарды.
Дөресен әйтергә кирәк, дәвалауларның әзме-күпме файдасы тиде. Ул яктан ир-ат нәзберек була бит ул. Хатын-кыз мондый хәлдә билен биштән буып йөри бирер иде, ир-ат тәмам таралып төшә.
Гата йөрештерә дә башлады, үз җаена гына эш урынына барып кайткалады, йорт тирәсендә кыштыр-кыштыр булашкан булды. Әмма бил тирәсен буып алган зәһәр елан һәрдаим үзе хакында сиздереп торды, яшәүнең ямен җибәрде.
Тәвәккәлләп, район белгечләренә китте Гата, кодасында ятып, 2 көн рәттән анализлар бирде, үз акчасын түләп УЗИ үтте, берничә доктордан билен сыйпатып каратты. Файдасы булмады, бар врачлар бертавыштан «куркырга сәбәп юк» дип кабатладылар, һәрберсе 3-4 төрле дару яздылар.
Бәлки, даруларының файдалары тияр, дип өметләнеп кайтты ул. Сәгатен-минутын исәпләп учлап дару ашады, биленә хатынының мамык шәлен генә урап йөрде. Булмаса булмый икән ул, уңай якка бер үзгәреш тә тоелмады.
Холыксызланды Гата чирдән, юк кына сәбәптән тавыш күтәрде, гаиләдә якыннарына бәйләнде, кул астында эшләгән эшчеләргә көн күрсәтмәс булды. Акылы белән аңлый иде ул үзенең хаксызлыгын. Икенче яктан, тегеләрнең сау-таза булып, гайрәтләнеп, уйнап-көлеп йөрүләренә җен ачулары чыга иде.
Бердәнбер көнне күршесе Ясәви карт өстәп шом салды аның күңеленә. Халык арасында карт укымышлылардан санала иде.
– Син,энекәш, – диде ул, аны капка төбендә утырган җиреннән чакырып алып, – ул чир белән шаярма. Бөтенләй гарипләнеп калуың бар. Район врачларына ышанамы кеше? Аларның ни белеме? Туры Казанга бар, ныклап тикшерел. Аннан соң шуны аңла. Үтте сәвит заманнары. Хәзер врачлар туры караган өчен дә хак өмет итәләр. Коры кашык авыз ерта. Бераз төртергә кирәк аларга, күчтәнәч, акча-фәлән ...
Тазалыкны беренче урынга куярга кирәк, әлбәттә. Хатыны районга Гатаны бөтен каклаган каз тоттырып озатты. Әйтсәң дә, бөтенләй икенче караш икән кулларың буш булмаса. Аны өрмәгән җиргә утыртмадылар, туктамый язып, кулына тастымал озынлыгы кәгазь тоттырдылар. Анысы – башкала хастаханәсенә юллама була икән...
Кайнап торган халыкның күплеге һушын алды Гатаның башкалада. Больница коридорларында аяк басар урын юк иде, валлаһи. Илебез гел чирлеләрдән генә торамы икән әллә, дип тә уйлап куйды ул. Аны мәһабәт гәүдәле, көмеш чәчле профессор кабул итте.
– Әһә, әһә, даруларның файдасы тими, димәк. Нинди дарулар язганнар иде? Ладно, ладно, лапка борын … – дип үзалдына сөйләнгәләде ул, Гатаның китергән кәгазьләрен карап. – Чтож... без икенче яктан килеп карыйк. Сирәкләп булса да мондый сыйфатлар башка чир булуын раслый. Сез, күгәрченкәем, анализ бирерсез, ПСА... Бәлки, ачыкланыр диагноз. Хәзер язу язып бирәм, тәк, тәк, тәк...
Кушылганны үтәп, анализ тапшырып кайтты Гата. Әллә юл йөрү, әллә киң коридорларда дару исләрен иснәү хәлен яхшыртып җибәргәндәй булды аның. Турырак йөри башлады, биле дә көн азагында гына үзен сиздерер булды. Әллә шулай тернәкләнеп тә киткән булыр иде, фельдшер кыз аны район хастаханәсенә чакыртулары турында хәбәр итте. Чакырган җиргә барырга өйрәнгән Гата карышусыз җыенып чыгып та китте.
Әх, килмәгән булса ак сакллы карт буласы икән! Хәер, белмәгән булса, әллә үкенер иде соңыннан.
Аны көяз генә хатынкай кабул итте. Өстәл артына чакырды да теле телгә йокмый чат-чат тезеп китте:
– Абзый, сезнең диагноз дөресләнгән. Анализлар организмыгызда рак клеткалары хәкимлек иткәнен күрсәтәләр. Андый чир турында ишеткәнегез бардыр. Иң күбе 2-3 ай көрәшә организм андый чир белән. Все-таки дәвалап карарбыз ...
Ишеткән-аңлаган кадәресеннән күз аллары караңгыланды Гатаның, чак утырган урыныннан егылып төшми калды. Ә хатынкай, тезгеннән ычкынгандай, бер-бер артлы тезә генә иде коточарлык сүзләрне:
– Химиотерапияда бар өмет. Радиацион нурлар, бәлки, чирле клеткаларның үрчүен туктата алыр. Әлбәттә, башка әгъзаларга да зыян салалар инде алар. Чәчләр коела, аппетит бетә, кыскасы, дер селкетә организмны. Ну бит карап торып үтереп булмый кешене. Бар мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк. Бик кыйммәткә төшә бу чир белән якалашу. Алдан ук күп кенә сумма хәстәрли торыгыз. Башкалага барыр көнне соңыннан хәбәр итәрбез.Ә хәзергә кайтыгыз, өйдәгеләр белән киңәшегез ...
Кешелектән чыккан иде Гата больница ишекләрен ачып чыкканда. Шулай да өенә кайткач серне яшерерлек көч тапты үзендә. Хатынына:
– Ятып дәваланырга кушалар, күз күрер әле көне җиткәч, – дигән булды.
Моңа кадәр кешеләрдән ишетеп кенә белә иде ул яман чир турында Гата. Аның авылдашлары арасында да ул чирдән якты дөнья беләни хушлашулар булды. Әнә Фасаттар бабай, авыртуларга түзә алмый, карават тимеренә бау бәйләп, муенына элмәк салган, дип сөйләгәннәр иде кайчандыр. Теге тау башы Гөлсемнәрнең улы да ап-ак булып, коры сөяккә калып өендә бикләнеп ятты да гүр иясе булды. Ул баланыкын «кан рагы» диделәр. Андые да була, имеш… Химия, химия дип сөйләгәнәре дә колагына эләгеп калган иде. Анысы да көрчеккә терелгәннәргә дәва. Файдасы әллә була, әллә юк, әмма җелегеңне суыра инде, кешелегең калмый. Бил тирәсен нурландырабыз дип әйтерләр, түбәнрәк өлешләрежә дә зыян сала инде ул. Хатыныңа кирәгең калмый ул чакта, нинди гаилә тормышы турында сүз булсын...
Бигрәк беркатлы уйлар килә башына. Яшәрмен дип өметләнә. Кем исән калган, ди, әле ул чирдән ? Дөнья белән хушлаш, Гата, ләхет эченә кереп ятарга әзерлән. Һич тә үләсе килми иде Гатаның. 40 яшьтә – ир-атның кырган орчык кебек чагы, яшәргә дә яшәргә иде бит әле...
Тәмам өметсезлеккә бирелде Гата, көннән-көн биреште. Кайда күзе төшсә – шунда үлем шәүләсен күрде ул. Сыерына печән төшергәндә: «Быел киң алдырып печән чабарга язмагандыр инде миңа», – дип кара янды. Бер кочак утын күтәрсә: «Лесникны юмалап, каен утын хәстәрләп йөрисе түгелдер», – дигән төслерәк уйлар буталдылар башында. Хатынына да, балаларына да икенчерәк төсле карый башлады. Их, кадерләрен белмәде әлегә кадәр, соң инде, соң инде. Яши белмәде, нигә яшерергә? Менә иртәгә, берсекөнгә, 1 елдан соң чын-чынлап яши башлар төсле тоела иде аңа. Җүләр була адәм баласы...
Өн белән төш арасында суклыгып йөргәнендә, Гатаны тагын район больницасына чакырттылар. Бу юлы аны теге җилбәзәк хатын түгел, бер пеләш башлы ир уртасы адәм кабул итте.
– Ничегрәк итеп әйтергә икән сезгә? – дип уратты ул йонлач кулларын угалап. «Яр да сал инде булганын. Нәрсә йөрәкне телгәләргә? Абзыкаем, ак мыек, кәфенлегеңне хәстәрлә, дип әйт», – дип ачынып уйлады Гата, башын да күтәреп карамый.
– Гаеп бездә, абый. Медицина өлкәсендә дә хаталар булгалый, әйе. Билегез авыртуда авыр күтәрү сәбәп түгел, гап-гади радикулит. Шул тарафка дәва килешер… – дип елмайгандай итте врач.
Авызын ачты да катты Гата, теле көрмәлде.
– Ә рак чире? – дип сорарга көч тапты алай да, беркавым утыргач.
– Ә-ә анысы ...анысы – лаборанткалар хатасы, – дип кулын селтәде пеләш баш. – Әйтәм бит, гафу итегез инде безне. Менә радикулитны кирәгенчә дәваларбыз...
Урамда язгы кояш мул нурларын сибә иде. Ни әйтсәң дә яз – иң матур мизгеле ел фасылларының. Район үзәгендә корсагын киереп басып торган Гатаның халәтен сүзләр белән генә аңлатырлык түгел иде. «Радикулит» дидеме теге рәхмәт төшкере доктор? Кочаклап үбәсе калган үзен. Радикулит бит ул – иң яхшы чир дөньяда! Ходай бүләге! Рәхәтләнеп дәваланасың, түзәр әмәлең калмаса, аякларыңны күтәреп, караватка менеп ятасың. Зарланган буласың килештереп, ах-вах киләсең. Гомер буе чирләргә риза Гата ул чир белән, «эһ» тә итмәячәк бервакытта да...
Тагын кабатларга туры килә бер тапкыр язылган җөмләне. Җүләр була адәм баласы. Ниндидер чир өчен шулкадәр шатлансын инде...